Журнал «Безнең мирас»

"Не правдышний"

1948 елны  Чистай шәһәр театры сәхнәсендә М.Әмирнең "Тормыш җыры" драмасын уйныйбыз. Ахыргы пәрдәдә сугыштан кайтучыларны халык каршыларга тиеш, ә безнең халык юк диярлек. Гастрольгә үзебезнең 6-7 яшьлек балаларыбызны алып чыккан идек, аларны да сәхнәгә чыгардык. Минем улым Ринат, Каюм Бариев улы, тагын кемнәрдер бар.


Сугыштан кайтучылар шатлыгыннан балаларга конфетлар бирәләр. Бариев улы түземсезләнеп, конфет кәгазен ачып, конфетны авызына капкан иде, елардай булып, сәхнәне яңгыратып кычкырып җибәрде:


- Әй! Не правдышний конфет!


- "Правдышний" булырга, ул бит спектакль өчен агачтан эшләнгән уенчык конфет! - дип, баланы көчкә тынычландырдык.



Әзәл Яһүдин


Мирас. - 1994. - №11/12. - 87 б.  


Фото: pixabay


Теги: Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру