Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Наис Гамбәрнең тууына 75 ел

Шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Наис Гыймран улы Гамбәров 1947 елның 25 августында ТАССРның Мөслим районындагы Бүләк авылында туган.


Туган авылында башлангыч, Үрәзмәттә урта белем ала. 1966 елда ул Мөслим районында чыгучы «Авыл утлары» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шагыйрь Рәдиф Гаташның Үрәзмәт мәктәбенә практика үтәргә килүе аны шигърият белән мәктәп елларында ук кызыксына башлауга этәрә. Наис Гамбәров 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә һәм аны 1974 елда уңышлы тәмамлый. 1974-1978 нче елларда ул Татарстан китап нәшриятының Матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. Аның мөхәррирлегендә «Татар халык иҗаты» күптомлыгының беренче дүрт китабы, Таҗи Гыйззәт әсәрләренең 3 томлыгы, Мөхәммәт Гайнуллинның XIX гасыр татар язучылары иҗатына багышланган китабы дөнья күрә. Наис Гамбәров 1993 елның апреленнән вафатына тиклем «Казан утлары» журналында башта җаваплы сәркатип, аннары фән һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.


Ул 2005 елның 4 маенда вафат булды һәм туган авылы зиратында җирләнде.

Теги: Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру