Журнал «Безнең мирас»

Мөфти мәдрәсәләрне "Безнең мирас"ка яздырды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәдрәсәләрен, РИУны һәм “Тынычлык” мәчетен үз хисабыннан “Безнең мирас” журналына яздырды.


Бу уңайдан мөфти Казанның тарихи Галиев мәчетендә “Безнең мирас” журналы мөхәррире Ләбиб Лерон белән очрашты. Очрашуда сүз татар матбугаты ярдәмендә рухи мирасыбызны саклау һәм халыкка җиткерү турында барды. Камил хәзрәт “Безнең мирас”ның бу эшкә зур өлеш кертүен билгеләп узды. Татарстан мөфтие рухи-дини мирасыбыз ядкарьләрен бүгенге көн укучыларга таратканнары өчен журнал хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. Шулай ук алга таба да хезмәттәшлек итәргә, дини мирасыбыз хакында бергәләп фикерләшергә, дини тарихыбызны өйрәнергә кирәклеге хакында әйтте.


“Бүген “Безнең мирас”ны 9 мәдрәсәгә һәм Россия ислам институтына яздырырга килештек. Шулай ук “Тынычлык” мәчетенә алдырачакмын. Республикабызның башка мәчет-мәхәлләләре дә рухи байлыгыбызны яктыртучы “Безнең мирас”ка язылырлар, акциягә кушылырлар дип уйлыйм”, - диде мөфти.


Баш мөхәррир Ләбиб Лерон рухи байлыгыбызның 80 процентын дини мирас тәшкил итүе хакында әйтте. Бүгенге көндә журналның һәр санында бу өлкәгә зур игътибар бирелүен, тарихи чыганакларга таянып, үткән һәм бүгенге дини тормышыбыз яктыртылып барылуы хакында сөйләде. Халкыбызның ерак гасырларга барып тоташкан бәяләп бетергесез бай тарихи үткәне, тирән тамырлы әдәбияты, мәдәни җәүһәрләре – милли мирасы бар. «Безнең мирас» журналы битләрендә ерак гасырлардан сакланып килгән тарихи, дини-иҗтимагый хезмәтләргә, борынгы һәм хәзерге заман әдәбияты үрнәкләренә, сәнгать әсәрләренә бәйле мәгълүматларга киң урын бирелә,чорыбызның мөһим вакыйгалары, әдәбият, сәнгать яңалыклары яктыртылып барыла.


***


Белгәнебезчә, бу көннәрдә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр акциясе бара. "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин бу хакта: "Безнең әти-әниләр генә түгел, балалар да яздыртуга мохтаҗ. Бу бер үк вакытта "Татмедиа" басмаларына, милли мәдәнияткә, телгә ярдәм итү. Бу акция басмаларга игътибарны арттырыр дип өметләнәбез", - дип белдергән иде. Акция 18 июньгә кадәр бара.


Чыганак: http://dumrt.ru/news/news_13845.html 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру