Журнал «Безнең мирас»

Кубызның нинди серләре бар?

Кубыз – төрки халыкларда музыка коралының гомуми исеме. Татарлар «кубыз» дип сызгычлы уен коралын (кыл-кубыз – скрипканың бабасы), шыбырны (волынка), бер кыллы җәяне (җәя-кубыз), үзьяңгырашлы варганны (агач кубыз, тимер кубыз), хәтта гармунны да шулай атаганнар. Варган төренә аерым тукталырбыз.



Соңгы чорларда таралыш тапкан кубыз – уртасында теле булган дуга формасындагы тимер уен коралы (тимер кубыз). Андый рәвештәге музыка коралы бик күптәнге заманнардан (безнең эрага кадәр берничә мең ел элек!) үк билгеле. Kyбызга охшаш җиз телләр гармун эчендә дә бар. Димәк, гармун тарихы кубыз белән бәйле.


Төрки халыклар арасында кубыз татар, башкорт, кыргыз, алтай, тыва һәм якутларның мәдәниятендә аеруча зур урын тоткан.


XIX-XX гасырларда татарлар кубызга кушылып җырлап-биергә яраткан. Көнкүрештә ир-атлар һәм хатын-кызлар уйнаган. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның кубыз тартып йөрүе дә мәгълүм.


Кызганыч, хәзерге вакытта тимер кубыз гадәти тормыштан төшеп, сәхнәдән генә яңгырый. Мисал өчен, Татарстанның Ютазы районында - «Сердәш», Бөгелмә районында - «Наза» фольклор төркемнәре бу юнәлештә уңышлы гына эшли.


Бүгенге көндә фестиваль-бәйгеләрне үткәрү борынгы инструменталь традицияләрне торгызуга сизeлeрлeк этәргеч бирә. Ләкин уйнарга теләүчеләр алдына кубызларның җитмәве (ә күп очракта – булмавы) проблемасы килеп баса.


Күренекле музыкант Ифрат Хисамов ясаган кубызлар (барлыгы - 600 данәдән артык!) халыкта хәзер дә кадерләп саклана. Әмма дә, табигый ки, музыка кораллары тора-бара искерә, сына, ватыла. И.Хисамовның бакыйлыкка күчкәненә дә байтак ел инде.


Кайбер музыкантлар кубызларны күрше Башкортстан Республикасыннан алып кайта (анда бу мәсьәлә яхшырак каралган). Икенчеләре, аптырагач, вьетнам үрнәкләрен кулланып карый (тик әлеге кораллар озакка чыдамыйча, тиз сына икән). Ниһаять, Казандагы махсус кибетләрдән яңа кубызларны сатып алу да
башкаручыларның сусавын басмый, чөнки бу коралларның тавышы үзгә, традицион яңгырашына туры килми.


Дөрес, аерым осталар бездә бар. Тик ясаучылар бик аз һәм алар турында халык белеп бетерми. Алдагы елларда исә скрипка, мандолина, гармуннарны авыл кибетләрендә иркен итеп сатып алырга мөмкин иде (фәнни экспедициялар барышында уенчылар шулай сөйләделәр). Хәзер дә андый шартлар тудырсак - этник музыка кораллары өлкәсендә алга китер идек!


Эльмир Каюмова


"Безнең мирас" журналы - 2017. - №10. - Б.68


Фото: khomus.ru

Теги: Эльмир Каюмова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру