Журнал «Безнең мирас»

Драматург Кәшшаф Әмировның тууына 100 ел

Драматург, 1985 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Кәшшаф Сафиулла улы Әмиров 1922 елның 7 апрелендә хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районындагы Яңа Зимница авылында туган. Үсмер чагы Үзбәкстанда уза, сугыш алдыннан Бохара укытучылар институтында укый. 1940-1945 нче елларда Үзбәкстан мәктәпләрендә укытучы булып эшли.


Кәшшаф Әмиров 1960 елда Татарстанга кайта һәм, Лениногорск шәһәрендә төпләнеп, җитәкче урыннарда эшли.


Кәшшаф Әмиров – «Гаделлек җиңә», «Вөҗдан әмере», «Упкын», «Кодалар», «Туй алдыннан» кебек дистәдән артык сәхнә әсәре авторы. Аның «Зөлфия» пьесасы аеруча уңыш казана –1983 елда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала, илдәге иллеләп театрның репертуарына кертелә. Әфган һәм СССР халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне заманча яктырткан әлеге әсәр, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Театр» журналында да басылып чыга (1983, №5).


К.Әмиров 1996 елда вафат булды.

Теги: Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру