Журнал «Безнең мирас»

Кариев театрының яңа бинасы ачылды

Бүгенге  көн Кариев театры өчен зур тарихи вакыйга буларак истә калачак – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында театр бинасы тантаналы рәвештә ачылды. Күптән көтелгән чарабызның бөек Тукаебыз туган көнендә – Туган тел бәйрәме чаралары кысаларында узуы тантанабызга тагы да зуррак мәртәбә өстәде.


Татарстан Президентын, бәйрәмебез кунакларын театр артистлары милли киемнәрдән каршыладылар.


Рөстәм Нургали улы һәм башка мөхтәрәм затлар яңа бина буенча сәяхәт кылдылар, театр артистлары, хезмәткәрләре белән аралаштылар. Кече залда артистларыбыз “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Аннары кунаклар өчен тамашачы залында Габдулла Тукай, Габдулла Кариев, Кәрим Тинчуриннарның иҗади дуслыгын чагылдыра торган, аларны татар театр сәнгатенә юл яручылар буларак ачып бирә торган “Артист” (Ркаил Зәйдулла әсәре буенча) спектакленнән бер  күренеш күрсәтелде. Бу спектакль Кариев театры репертуарында 2016 елдан.



  “Бик матур труппа, эшләргә теләгегез бик зур. Без бүгенге көндә тел, милләтебез турында сөйлибез. Театр булмаса, нинди тел булырга мөмкин?”, дип ассызыклады Рөстәм Нургали улы ачылу тантанасында ясаган чыгышында.  Ул шулай ук яшьләр, балалар театры биналары,  Камал һәм Тинчурин театрларының бер-берсенә бик якын урнашуын бик дөрес икәнлеген әйтте.  Президент шулай ук татар яшь тамашачы театрының республика театр сәнгатендә тоткан урынын, ролен билгеләде, коллективка зур уңышлар теләде. Рөстәм Нургали улы театрда хәл ителергә тиешле мәсьәләләр буенча да ярдәм булачагын җиткерде. Габдулла Кариев театры директоры Мансур Ярмиев, баш режиссер Ренат Әюпов һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, театрны оештыручыларның берсе,  аксакалыбыз Нуриәхмәт Сафин да үз шатлык-куанычлары белән уртаклаштылар, Президентка һәм барлык ярдәм иткән оешмаларга, затларга рәхмәт җиткерделәр. Театр ачу тантанасында ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, депутатлар, шагыйрьләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнашты.


Тантана күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Теги: Редакция Яңалыклар Сәнгати мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру