Журнал «Безнең мирас»

Түбән Кама урманында каберлек булырга мөмкин

Түбән Кама урманчысы, гөмбә җыярга баргач, урманда борынгы кабер ташы тапкан. Бу хакта «НТР 24» телеканалына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Плитәдә голгофа хачы, аның кырыйларында сөңге һәм кул таягы (шулай итеп алар хачка кадакланган Иисус Христосны мыскыл иткән) сурәтләнгән була.
Кабер ташындагы язу монда гади кеше җирләнүе хакында сөйли. «Биредә 1846 елда чәчәк авыруыннан вафат булган Мамадыш шәһәре кешесе Павел Усолин җирләнгән», - диелгән анда.
Бер версия буенча, урман борынгы зират территориясендә үскән. Тарихчы Җәлил Газизов әйтүенчә, XVII гасырда әлеге урында, хәзерге Ильинка авылы каршында, Миньково авыллыгы урнашкан булган. «Әлеге каберлек шуңа карыйдыр, мөгаен», - дип фаразлый ул.
Мамадыш кешесенең ни өчен туган шәһәреннән шулай еракта җирләнүен ачыклап булырмы, анысы билгесез. Ничек кенә булмасын, әлеге кабер ташы зур кызыксыну уятачак, чөнки Түбән Кама – яшь шәһәр.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру