Журнал «Безнең мирас»

«Юксыну» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай


Юксыну
(Сибгат Хәким сүзләре, Шакир Мәҗитов көе)



Күз карашым нинди уйчанланды,
Син беләсең микән, юк микән;
Син киләсе юлдан күзем алмый,
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.



Яратам мин, әйтмим генә аны,
Син йөрәкне минем белмисең;
Кошлар кайта безгә, син һаман юк,
Син һаман юк, никтер, килмисең.



Бакчабызда шомырт агачлары
Җәй буена сине көттеләр;
Син килмәдең, көзге җилләр инде
Яфракларын җиргә сиптеләр.



Бу вакытлы гына юксынуым,
Дусларымның исе китмәсен;
Тик ярата белгән кеше генә
Сагына шулай үзенең иркәсен.



«Юксыну» – халыклашып киткән бик популяр җырларның берсе. Яшь шагыйрьләр рәтендә йөргән Сибгат Хәким әле сугышка кадәр үк «Юксыну» исемле мәхәббәт шигыре яза.


«Халык ул шигырьне сугыш вакытында сугыш еллары җыры итеп кабул итсә дә, ул миңа багышлап 1938 елда ук язылган шигырь иде. Нинди көчле шигырь! Ул мине тетрәндерде!» – дип яза үзенең истәлекләрендә шагыйрьнең хатыны Мөршидә Вилданова.


Авыр һәм дәһшәтле 1942 ел. Ил өчен иң хәвефле көннәр! Радио көн саен безнең гаскәрләр калдырган калалар, авыллар турында хәбәр итә. Әнә шундый көннәрнең берсендә композитор Шакир Мәҗитов Сибгат Хәкимнең шигырь җыентыгында «Юксыну» шигырен күреп ала.


«Син киләсе юлдан күзем алмый
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән», –


дигән юллар композиторны тәэсирләндерә.


Шигырьне укып дулкынланган композитор бер төн эчендә аңа көй яза һәм, таң атуга, дусты композитор Заһид Хәбибуллин янына йөгерә. З.Хәбибуллин Ш.Мәҗитовны иҗат уңышы белән котлый. Җырны беренче булып Зифа Басыйрова башкара.


«Юксыну» берничә айдан бөтен республикага тарала.


Сибгат Хәким «Юксыну» җырын беренче мәртәбә сугыштан кайткач кына ишетә. Беркөнне урам буйлап барганда, аңа Зифа Басыйрова очрый. Исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашкач, җырчы «Юксыну»ның халык тарафыннан гаять җылы кабул ителүен, бик популяр булуын әйтә.


– Минем ул җырны ишеткәнем дә юк бит әле, – ди Сибгат Хәким.


– Булмас ла! – дип гаҗәпләнә Зифа Басыйрова. – Син алайса Татарстанда ул җырны ишетмәгән бердәнбер һәм иң соңгы кеше буласың!


Җырчы шунда ук шагыйрьне радиокомитетның студиясенә алып керә һәм җырлап күрсәтә.


«Мин кызыксынып тыңладым һәм шул вакытта Зифа Басыйрова минем күңелдә әле генә булып узган авыр сугышның бөтен кичерешләрен «Юксыну» җыры аша халыкка җиткергән онытылмас бер образ булып гәүдәләнде», – дип яза соңыннан Сибгат Хәким үзенең бер истәлегендә.


Бу җыр З.Сәхәбиева, С.Фәтхетдинов һәм Г.Сафиуллина репертуарында да бар.


Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге»
тапшыруы (авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева)
материалларына нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №12. - Б. 102-103. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру