Журнал «Безнең мирас»

Ишмөхәммәт хаҗи кыйссасы

Октябрь революциясеннән соң коммунистлар мәчет һәм мәдрәсәләрне җимерә, яба башлый, милли китапларны өеп яндыралар, зыялыларны, үз фикере булган галимнәрне милләтче, халык дошманы дип сөргенгә сөрәләр.


Дин әһелләре дә аяныч язмышка дучар ителә, аларның күбесе репрессия корбаны була. Коммунистлар динне бетерергә, буыннар бәйләнешен өзәргә, Исламга хезмәт иткән шәхесләрнең исем шәрифләрен халык хәтереннән җуеп ташларга тырышалар. Исеме тарих төпкелендә калдырылып, онытылуга дучар ителгәннәр арасында Ишмөхәммәт Заитов та бар. Заманында Ишмөхәммәт Заит (Заһит) улы Идел-Урал төбәгендә, Ислам дөньясында киң танылу алган күренекле һәм абруйлы шәхес булган. Аның бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанидән югары бәя алуы, Ислам гыйлеме галиме, мөфти Ризаэддин Фәхреддиннең Ишмөхәммәт хаҗиның дини эшчәнлеген җентекләп тикшерүе һәм өйрәнүе генә дә күп нәрсә турында сөйли.


Ишмөхәммәт 1750 елда Оренбург губернасы Бәләбәй өязенең Күбәк авылында (бүгенге Башкортстанның Бүздәк районы) туган. Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар» (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланган хәбәрләр) исемле әсәрендә тарихи вакыйгаларда нинди дә булса роль уйнаган тирән белемле руханилар турында язганда китабының икенче томында Ишмөхәммәт Заитовка да аерым туктала һәм аның шәҗәрәсен дә китерә: «Ишмөхәммәд бине Заид бине Бикмөхәммәд бине Әлмөхәммәд бине Алуш бине Урманчы бине Чытырман бине Аяз бине Бишмәт әл-Кибәки».


«Биредә Ишмөхәммәднең унбер бабасы телгә алына. Аларның сигезе, ягъни: Бишмәт, Аяз, Чытырман, Урманчы, Кызылбай, Колаш, Кулыш һәм Алуш – саф төрки исемнәр, ә инде Әлмөхәммәд, Бикмөхәммәд, Ишмөхәммәд исемнәре – төрки катыш гарәп, Заһид исә – саф гарәп исеме. Димәк, Ишмөхәммәднең әтисенең бабасы яшәгән чорда гына бу нәселдә (Ишмөхәммәд үзе 1750 елда туа, ата-бабаларына һәркайсына уртача 30ар ел чигергәндә, 1650 еллар тирәсендә) гарәп исемнәре кушыла башлаган. Ә аңарчы кушылган исемнәр буенча бу нәсел кешеләре яшәгән урыннарда урманлык-чытырманлык булган, дип фараз кылырга мөмкин. Чөнки төрки халыкларда да, Көнчыгыштагы башка халыклардагы кебек үк, җир-су, күк йөзе, табигать күренешләренә бәйле исемнәр киң таралган булган һәм ул традиция ХVII-ХVIII гасырларгача сакланган». (Мөстәфадел- әхбар… Баш сүз. Я.Г.Абдуллин, Ә.Н.Хәй­руллин. – Казан, 1989)


Шиһабетдин Мәрҗани язмасындагы «әл-Кибәки» сүзе Ишмөхәммәтнең акбабасы Бишмәтнең туган төбәген – Кибәкне күрсәтә. Кибәк авылы бүген Татарстанның Питрәч районына карый. Чал тарихлы әлеге авыл Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле.


Мәгърифәтче, галим, дин белгече Ризаэддин Фәхреддин дә үзенең «Асар» исемле хезмәтендә Ишмөхәммәт хаҗиның дини эшчәнлеген ихтирам белән искә ала, аның тирән белемле дин белгече, галим, мөдәррис һәм мөгаллим икәнлеген раслый.


Р.Фәхреддин Ишмөхәммәт Заи­товның тормыш юлын, дини эшчәнлеген өйрәнгәндә Күбәк авылына да килә. «Бу шәҗәрә, нәсел-нәсәбенең кулында булган берничә нөсхәсеннән күчереп бу җирдә язылды, – дип күрсәтә ул «Асар»да. – Бәләбәй өязендә Күбәк авылында имам вә мөдәррис булып, 100 яшендә, 1256 елның зөлхиҗәсендә (1841 ел) вафат булган. Кабере өстендә булган ташы югалганга, яңадан икенче таш куелып, болай язылган: «Хаҗи, ахун Ишмөхәммәд Заидов, вафат булды 95 яшендә (Кәмәрия (Ай) ел хисабы белән 100 яшь ахыры була), 1 фев­раль, 1841 елда, яздым мин Габделлатыйф Ишмөхәммәд угылы 1870 ел 3 сен­тябрьдә».


«Ишмөхәммәд хәзрәтләре яшь вакытында укый-яза белгәннәрдән булмый, – дип дәвам итә Р.Фәхреддин. – Авылдагы гади халык балалары илә берлектә вакытында эшләп, вакытында рәхәт чигеп, көн уздыра торган булган. Җырларга маһирлыгы сәбәбеннән, һәртөрле мәҗлесләргә чакырылып, төрле кешеләрнең кәефләрен күтәрә торган булган. Кыска вакыт эчендә скрипка уйнарга өйрәнеп, үзе кебекләр арасында кызыгырлык бу ике һөнәрне бергә туплаган. Шушы хәлендә яшәгәндә өйләнгән вә 22 яшендә, көннәрнең берендә, авылдан югалган».


Нигә Ишмөхәммәт, һич көтмәгәндә, беркемгә берни әйтми, туган авылы Күбәктән чыгып киткән? Ни кергән аның җырга, моңга бай күңеленә? Ишмөхәммәтнең һич көтелмәгән әлеге адымы сәер бер хәл була. Күбәк, пошаманга төшеп, шым кала – егетнең моңы авыл өстенә сирпелми, скрипка кыллары күңелләрне сызмый инде хәзер.


Р.Фәхреддин: «Биография – кешенең тормыш юлын яктырту ул. Ләкин шул ук вакытта һәр шәхси биография тарихыбызның бер бите булып тора», – дип әйткән. Шушы фикергә нигезләнеп, Ишмөхәммәтне авылдан чыгып китәргә этәргән алшартларны аңлау, ачыклау өчен, соңыннан аның күренекле шәхескә әверелеп китүенә булышлык иткән Русиядәге тарихи-сәяси мохитне искә төшерик.


***
Ислам дине мөселман халкында иң дәрәҗәле урын биләгән, ә 1552 елда Иван Грозный Казанны яулап алгач, мөселманнар күргән золымлыкларның иге-чиге булмый: бөтен җирдә суеш-үтереш, канга батырыш өстенә дингә каршы да сугыш игълан ителә: мәчет, мәдрәсәләр җимерелеп, алар урынына чиркәү һәм монастырьлар салына, Изге Коръән, башка дини китаплар өеп яндырыла.


Явыз Иван явы кылган вәхшилек турында халкыбызның бөек шәхесе Әхмәт Зәки Вәлиди түбәндәге сүзләрне язып калдырды: «Иван IV динсез дип фикер йөрткән мөселман ханнарының ка­берләрен туздырып, сөякләрен алып ташлатты. Мөселманнарның, казанлыларның үз диненә каршы дип тапкан гыйльми әсәрләрен, китапларын, язуларын – берсен дә сәламәт көйгә алып калмады. Ул заманда белем җәһәтеннән бик түбән урында торган рус гаскәре, динсез дип уйланган казанлыларның әсәрләрен бер дә кызганмады. Шулай итеп, Иван Грозныйның дини фанатизмы тәэсирендә безгә тарихыбызны, үткәннәребезне күрсәтерлек бернәрсә дә сәламәт калмады». (Р.Фәх­ретдин. – Казан ханнары. Казан, 1995. 174-175 б.)


Казан ханлыгында тарихның кара битләре язылган дәвердә үз диненнән, иманыннан ваз кичәргә теләмәгән Ишмөхәммәтнең борынгы бабалары, туган төбәкләре Кибәкне калдырып, башкорт ягына күченәләр һәм Күбәк авылында тамыр җибәрәләр. Ишмөхәммәт Заитов рәсми язмаларда, «башкорт, типтәр даирәсеннән», дип искә алына.


1740 елда чукындыру конторасы оештырыла, ләкин әлеге сәясәт көткән нәтиҗәләрне бирми, моңа каршы халыкның ачуы гына кабарып, күп урыннарда дин байрагы астында баш күтәрүләр дә булып тора.


Вакыт үтү белән патша хөкүмәте бу сәясәтеннән чигенергә һәм мөселман руханилары белән уртак тел табу юлларын эзләргә мәҗбүр була.


1762 елда Рәсәй тәхетенә Софья Фредерика Августа – Екатерина II утыргач, мөселманнар тормышында азмы-күпме уңай үзгәрешләр күзәтелә башлый:1764 елда чукындыру конторалары ябыла, дәүләт мөселманнарның дини оешмалары эшенә катышмый башлый.


1767 елның яз, җәй айларында Екатерина II Идел буйлап сәяхәткә чыга һәм Болгарда, Казанда була.


Патшабикәнең рөхсәте белән, 1771 елда Казанда Апанай мәчете ачыла.Екатерина IIнең 1773 елның 17 июнендә игълан ителгән указы нигезендә Рәсәй империясендә яшәгән халыкларның үз дини йолаларын үтәүләренә архиерейларның катышуларына чик куела, анда, һәр халык үз динен тотарга ирекле, Алла җирдәге бөтен динне дә кабул итә, дип әйтелә.


Екатерина II хакимлек иткән чорда дин тотучы мөселманнарга бирелгән мөмкинлекләр Ишмөхәммәткә ныклы карарга килергә булышлык иткәндер дә инде – күңеле белән Исламга тартылган Ишмөхәммәт Исламның бер баганасы булган хаҗ кылу сәфәренә җәяүләп чыгып китә.


***
Ул чорда хаҗ сәфәре җиңелдән бирелми, хәтта берничә елга сузылган ул, булачак хаҗиларга төрле куркынычлар да янаган.


Ишмөхәммәт, күп михнәтләр кичереп, Сәмәрканд, Бохара аркылы Әфганстанга барып җитә. Кабул, Пешавар һәм Бомбейны үткәч, Кызыл диңгезне пароходта кичеп, Җиддә шәһәренә килә. Монда хаҗга баручыларны «әмир әл-хаҗ» – махсус юл күрсәтүчеләр көтеп торган. Алар җитәкчелегендә хаҗ кылучылар, кәрвән белән Мәккәгә юл тоталар һәм ун сәгатьтән соң килеп җитеп, ялга тукталалар. Ялдан соң кәрван Мәдинәгә юл тота. Изге җиргә кадәр янә дә ун көнләп барырга кирәк булган.


Чүлдә ком бураны котырган чакларда адашып та йөриләр алар. Авырлыкларны күтәрә алмыйча һәм төрле йогышлы авырулардан интегеп юлда үлеп калучылар да була…


Мөселманнар өчен Хаҗ кылу гамәле барлыкка килгәннән бирле, аның тәр­тибе, үтәлеше үзгәрмәгән. Аерма бары тик хаҗга бару ысулларында гына. Элек җәяүләп җиде мең чакрым юл үтеп, Ишмөхәммәт мөселманнарның Изге җиренә барып ирешсә, бүген инде анда автобусларда, самолетларда очып кына баралар. Булачак хаҗилар өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Вәләкин барыбер хаҗ гыйбадәте авыр, мәшәкатьле, әмма әҗер-савабы күп булган гыйбадәт булып кала.


Гомерен ислам диненә хезмәт итүгә багышларга ниятләгән Ишмөхәммәт, хаҗ кылгач, сигез ел Каһирәдә яши һәм мөселман уку йортлары арасында иң күренеклесе булган Әл-Әзһәр мәдрәсәсендә укый.


Әл-Әзһәр мөселман руханилары, шәригать нигезендә эш итүче казыйлар, мәдрәсә мөгаллимнәре әзерләгән. Әлеге мәдрәсәдә гыйлем алган кешенең абруе дин тотучылар арасында ифрат зур була.


Ишмөхәммәт хаҗи мәдрәсәдә укыганда, бик өлгер, җитез акыл йөртүче фи­кер иясе һәм Коръәнне үзенчә матур итеп көйләп укучы буларак, шөһрәт казана.


Шәкерт чагында Ишмөхәммәт күп вакытын китап күчереп язуга багышлый. Аның каллиграфиясе бик матур булганлыктан, күчергән китапларына да сорау зур була. Ул күп акыл ияләренең, тарихчыларның хезмәтләре белән таныша, аларны өйрәнә. Гарәпчә, фарсыча һәм төрекчә иркен сөйләшә башлый.


Ишмөхәммәт хаҗи туган якларына үзе күчереп язган, моңа кадәр сирәк очраган «Әл-миркате шәрхел-мишкят» китабын алып кайта. Алты кисәктән торган әлеге китапны мөфти Шаһингәрәй улы Сәлимгәрәй Тәвкилев сатып ала һәм файдаланыр өчен Килем авылы мәдрәсәсенә бирә.


1897 елның 12 маенда булган янгында әлеге китап янып юкка чыга.


Ишмөхәммәт хаҗи үзе кулланган «Фәтавый» китабы Уфа Диния нәзарәтендә сакланган. Әлеге китапның бер битенә, Ишмөхәммәтнең үз кулы белән: «1823 елның 13 гыйнварында казага калган намазларымны янәдән каза кылырга башладым, мин фәкыйрь хаҗи Мөхәммәд, гәрчә сәфәр йөргәндә үтәгән булсам да», – дип язылган.


***
Хиҗазда кайсыбер шәехләргә ышаныч китереп, суфыйлыкта рөхсәте булса да, Ишмөхәммәтнең мөрид (рухани җитәкчесенең эзеннән баручы) тәрбияләүгә теләге булмый һәм ул, Әл-Әзһәр мәдрәсәсен тәмамлагач, Бохарадагы Күгелдаш, Сәмәркандтагы Хуҗа Әхрар мәдрәсәләрендә шәкертләрне Коръән уку серләренә төшендерә.1783 елда Казан шәһәренең беренче мәчете каршындагы мәдрәсәдә укучыларга сабак бирә. Әлеге мәчет Екатерина IIнең махсус указы белән салына, ул Казан шәһәренең тарихына, халык язмышына аерылгысыз рәвештә бәйле, ул үзендә бик борынгы хатирәләрне сак­лый. Әлеге мәдрәсәдә эшләгән чорында Ишмөхәммәт хаҗи Коръәнне матур итеп көйләп яттан укуы, матур язуы һәм тирән гыйлеме белән зур абруй казана.


«Коръән уку гыйлемендә остаз булган кебек, тавышы чиктән тыш гүзәл, башкаруы дөрес, язуы тиңдәшсез яхшы булганга, бу мәмләкәт олуглары хозурында мәртәбәсе югары булган», – дип яза Ризаэддин Фәхреддин «Асар» хезмәтендә.


Бу мәчеттә соңыннан, 1849-1889 елларда, имам булып Шиһабетдин Мәрҗани хезмәт итә. Әлеге көндә Казандагы ул мәчет «Мәрҗани» исемен йөртә.


Ишмөхәммәт хаҗи, Казан шәһәре­нең байлар мәхәлләсендәге мәчет (бүген – Апанай мәчете) каршындагы мәдрәсәдә укытканнан соң, акбабаларының туган төбәге Кибәк авылы мәдрәсәсендә шәкертләрне Коръәнне дөрес һәм матур итеп көйләп укырга өйрәтә.


Кибәктән Ишмөхәммәт хаҗи, мәд­рәсә җитәкчесе Габделгалләм хәзрәт­нең чакыруы буенча, Иж-Бубый авы­лы мәдрәсәсенә (бүгенге көндә Та­тарстанның Әгерҗе районына карый) эшкә килә. Ул заманда Вятка губернасының Сарапул өязе составындагы Иж-Бубый авылында ачылган мәктәп соңыннан мәдрәсә итеп үзгәртелә. Вакыт үтү белән әлеге уку йорты мөселман мәгърифәтчелегендә бик кирәкле үзәккә әверелә. Белемгә омтылган яшь егетләр, Русиядән генә түгел, Польшадан, Литвадан, Себердән, Төркестаннан бәләкәй генә авылдагы шушы мәдрәсәгә укырга киләләр. Уку 12 ел дәвам иткән. Программага алгебра, геометрия, тригонометрия, физика, биология, Русия һәм Шәрык тарихы, география, француз, рус, төрек, гарәп телләре кергән. Коръәнне өйрәнүгә, аны дөрес һәм матур итеп укуга аеруча нык игътибар бирелә.


Габделгалләм хәзрәтнең өлкән улы Габдулла Буби, атасының мәдрәсәсен тәмамлагач, аңа ярдәмче мулла булып урнаша. Ул мөселман гыйлемендәге яңа юнәлеш белән мавыга һәм үзе дә китап­лар яза. Аның язуы буенча, мәдрәсә тарихында Коръәнне Ишмөхәммәт хаҗи кебек матур һәм дөрес итеп укыган, аны шәкертләр күңеленә үтеп керерлек итеп аңлаткан, искиткеч матур каллиграфияле мөгаллим моңа кадәр булмаган.


Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстә­фадел-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар» әсәреннән өзек китерү урынлы булыр. Анда Ишмөхәммәт мөгаллимнең эшчәнлеге бәян ителә: «Таһир хәзрәт. Тумышы белән Сембер өлкәсе Кормыш өязенең Бәтракс карьясеннән. Казан иленә килгәч, башта Мәчкәрәдә мелла Мөхәммәдрәхим ахун мәдрәсәсендә белем ала, Саба карьясендә мелла Габдерәшид бине Габделкадыйр хозурында да укый. Ахырда Ишмөхәммәд бине әл Кибәкидән Коръәнне яттан уку гыйлемен ала һәм аның фатихасы белән Малмыж өязенең Адай карьясендә имам хатыйп була һәм Коръәнне дөрес һәм күрмичә уку дәресләре бирә. Озак гомер сөреп, күбәүләргә остаз булды.


Гадәттән тыш матур тавышлы, киң күкрәкле, озын буйлы кеше иде. Һәртөрле мәкамнәр белән укытты. Кайберсен хәрәмин көе, кайберсен коддыс көе дип атап, үзе дә төрле көйләр чыгара һәм шул көйләр белән укый иде. Әлеге көйләрдән максат – җыр-музыка калыбына салу һәм шәригатькә сыймаган көйләү түгел, ә матур тавыш белән җиренә җиткереп уку иде. Үзе Ишмөхәммәд хаҗиның шәкерте булса да, ә соңгысының укуы яхшы һәм тавышы матур булса да, мелла Таһирның өстенлеге һәм осталыгы ачык иде. Үзем аның шәкерте булмасам да, укуына гаять сокланучылардан һәм дә бик тә яратып тыңлаучылардан идем. Үзе: «Башлангыч кыйраәтне Мәчкәрәдә Мөхәммәдрәхим ахуннан алдым. Соңын­нан Ишмөхәммәд хаҗидан укыдым, ә ахырда Багдади хаҗидан гыйлем эстәдем. Хаҗи Багдади минем укуымны хуш күреп укыта иде», – дип сөйли иде. Ләкин биргән иҗазәтнамәләрен фәкать Ишмөхәммәд хаҗига бәйләп яза иде, – дип бәян итә Шиһабетдин Мәрҗани. – Ишмөхәммәднең шәкерт­­ләре: Таһир бине Сөбхан әл-Адайи, Габделлатыйф бине Сөбхан әл-Кыйрчый, Хәбибулла бине Габделваһаб әл-Чакмагышый, Таҗетдин бине Габдрәшид әл-Иштирәки, Тавабил бине Сабак әл-Йөгәмеши, Нурмөхәммәд бине Ибраһим әл-Казаный һ.б».


1734-1744 елларда Сенатның обер-секретаре И.К.Кириллов тәкъдиме белән, хәзерге Башкортстанның көньяк-көнчыгыш чикләрендә ныгытмалар төзү өчен, Оренбург экспедициясе оештырыла. Әлеге ныгытмалар системасы Урта Азия һәм Казакъстанны Русиягә кушу өчен плацдарм хезмәтен үтәргә тиеш була.


XVIII гасырның икенче яртысыннан башлап, ныгытмалар тирәсендә посад һәм бистәләр барлыкка килә, Оренбург, Троицк, Орск калалары эчке һәм тышкы сәүдә үзәкләренә әверелә башлый. 1738 елның җәеннән Оренбург аша Көнчыгыш илләре белән кәрван сәүдәсе юлга салына. Игенчелекне үстерү максатында Урта Идел буеннан крестьяннарны күчерү, ныгытмалар тирәсенә отставкага чыккан солдатларны, драгуннарны, казакларны урнаштыру башлана. Элеккеге Ашкадар тоз пристане урынында 1766 елда Стәрлетамак шәһәре төзелә, ә 1787 елда урыс казаклары ныгытмасы нигезендә Чиләбе шәһәре барлыкка килә.


Һиндстан һәм Урта Азия дәүләтләре белән сәүдә итүне тагын да киңәйтү максатында, Екатерина II идарә иткән дәвердә Оренбургтан дүрт чакрым читтә ярминкә йорты төзелә башлый һәм ул 1758 елда тәмамлана. Бик зур мәйданны биләгән, таш кибетләр белән уратып алынган әлеге төзелеш ныгытма рәвешендә була, анда 329 кибет эшләгән. Ел саен, август аеннан октябрьгә кадәр Алмаш (Меновой) ярминкәсенә Һива, Бохара, Һиндстан һәм башка дәүләт сәүдәгәрләренең кәрваннары килгән. Ярминкәнең даны еракларга таралып, товар әйләнеше дә арткач, Алмаш ярминкәсе биләмәсендә таштан мәчет һәм чиркәү төзелә.


1789 елның 17 сентябрендә генерал-губернатор Аким Апухтин Ишмөхәммәт Заитовны Меновой (Алмаш) мәчетенең мөдәррисе итеп тәгаенли һәм мәчет эшчәнлеге өчен кирәкле кешеләрне билгеләүне аңа тапшыра. 1790 елда Ишмөхәммәт хаҗи Каргалы бистәсе мәчетенә мөдәррис итеп күчерелгәч, Меновой мәчете мөдәррисе вазифасын Бөгелмә өя­зенең Баулы авылында туган Мансур улы Мөслим башкара.


Каргалы бистәсе заманында Оренбург төбәгенең мәшһүр мәгърифәт, мәдәният үзәге булган. Ул 1744 елда Оренбург шәһәреннән унсигез чакрым төньяктарак, Сакмар елгасына Каргалы суы койган урында төзелә башлый. Аны патшабикә рөхсәте белән Казан губернасыннан күчерелгән 200ләп татар гаиләсе нигезли. Оренбургтагы «Меновой двор» һәм якындагы башка ярминкәләрдә тернәкләнеп киткән бистә сәүдәгәрләре Русия белән Урта Азия арасындагы сәүдәне җанландырып җибәрәләр. Заманында танылган шагыйрь, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Каргалы бистәсендә туган Каргалый Әбелмәних Ишмөхәммәт хаҗиның шәкерте була. Соңыннан Әбелмәних үз язмаларында мөгаллимен тирән ихтирам белән искә ала.


Хәрәзмнән Ширнияз улы Ишнияз һәм Багдадтан Хәсән улы Вәлиятдин кебек мөхтәрәм затлар истәлекләрдә Ишмөхәммәт хаҗиның эшчәнлеген югары бәяләп: «Ул шәкертләргә генә түгел, ә безгә – мөгаллимнәргә дә – остаз булды», – дип яза.


1793 елда мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов тәкъдиме белән Ишмөхәммәт хаҗи Оренбургта бай казакъ балалары өчен ачылган мәдрәсәдә шәкертләрне Коръән уку серләренә төшендерә башлый.


Ишмөхәммәтнең якташы, фикер­дәше Мөхәммәтҗан Хөсәенов Уфа өязенең Солтанай авылында туган. Каргалы авылы, Бохара, Кабул, Оренбург мәдрәсәләрендә югары дини белем ала һәм өстәмә рәвештә Ишмөхәммәт хаҗидан Коръәнне көйләп уку осталыгына өйрәнә.


Мөхәммәтҗан Хөсәенов 1785 елда Оренбург экпедициясенең ахуны булып тора һәм шул ук елны патшабикә фәрманы белән өлкәнең беренче ахуны итеп билгеләнә.


1788 елның 22 сентябрендә Уфада ачылган Диния нәзарәтенә Екатерина II Мөхәммәтҗан Хөсәеновны мөфти итеп тәгаенли.


Мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов, иң беренче чиратта, казакъ далаларында йогынтысын көчәйтергә теләп, экспедиция оештыра һәм үзе белән ислам дөньясында зур абруй казанган Ишмөхәммәт хаҗины да ала. Алар далада, кышлаудан кышлауга күчеп, старшина, мулла һәм солтаннар белән очрашалар. Мөфти Мөхәммәтҗан үз вәгазьләрендә ислам дине, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәяхәтләре турында сөйли, хәдисләр бәян итә, ә Ишмөхәммәт хаҗиның Коръәнне яттан матур мәкам белән укуы җыелган кешеләрне әсир итә.


Икенче елны мөфти, үзенә юлдаш итеп Ишмөхәммәт хаҗины да алып, берничә тапкыр башкалага юл тота һәм ел ахырында, ниһаять, алар патша белән очрашалар.


1825 елның 30 сентябрендә Оренбург ахуны Габдессәләм Габдрахимов Оренбург диния нәзарәтенең мөфтие итеп тәгаенләнә.


Габдессәләм Габдрахимов 1765 елда Самара губернасының Бөгелмә өязе Габдрахман авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәчете каршындагы мәдрәсәдә ала. Соңыннан Казан шәһәрендә Ишмөхәммәт хаҗи хезмәт иткән беренче мәхәллә мәдрәсәсе шәкерте була, Каргалы авылы һәм Оренбург шәһәре мәдрәсәләрендә укый. 1799 елда, Ишмөхәммәт хаҗи тәкъдиме һәм фатихасы белән, Оренбург җамигъ мәчетенең имамы һәм мөдәррисе итеп тәгаенләнә.


Ул чорда остазыңнан фатиха алу зур ышаныч, дәрәҗә саналган һәм андый фатихалы кеше өчен һәр юл да ачык була.


***
Мөэмин-мөселман кеше белемгә өйрәнеп,үзенең белгәнен дин кардәшенә өйрәтсә, шул сәдаканың иң олысы булыр.
Хәдис


Җәяүләп хаҗ сәфәренә чыгып киткән Ишмөхәммәт, күп илләр, җирләр гизеп, егерме биш елдан соң гына туган авылы Күбәкнең туфрагына аяк баса. «…Бу вакытта яшьләре дә 47 булган икән. Фәкать бу юлы «скрипкачы Ишмөхәммәд» түгел, бәлки галим вә фазыйль Ишмөхәммәд хәзрәт буларак мәйданга чыккан. Байлыгы күп булып, тегермән вә кярханәләр (остаханә, фабрика) салып, күп урман вә җирләргә ия булган», – дип яза Риза Фәхреддин .


Ишмөхәммәт хаҗи, Фатыйма исемле кызга өйләнеп, гаилә кора. Фатыйманың нәсел-нәсәбәсен ачык­лар өчен, янә Риза Фәхреддиннең «Асар» хезмәтеннән өзек китерик: «Ишмөхәммәд бине Тукмөхәммәд (Тәмәк) бине Нияки бине Төнләч бине Сабырхуҗа бине Йәмаш бине Бәраш бине Байтөгәл бине Габдерразак бине Сардак бине Йәмин.


Тукмөхәммәд, Болгар шәһәреннән чыккан биләрдән булып, Дагыстан тарафына барып укыган һәм Тукмөхәммәд хафиз, Тукмөхәммәд шәех дип танылган. Ишмөхәммәд Малмыж өязендә Адай авылында XVII гасыр ахырларында аеруча шөһрәт казанган бер зат, Шәех баба дип танылган.


Уфа вилаятендә Көбәк (Күбәк) авылында имам булган хаҗи Иш­мөхәммәд бине Мөхәммәдзаһид калә­ме белән үзенең «Фәтави Һиндия» нөсхәсенә язганнан бер өзеге, бу урынга мөнәсәбәтле булганга, биредә китерелә: «Адай авылының Тәмәк Хафиз угылы Шәех баба булып, исеме Ишмөхәммәд. Аның угылы Балтай, Балтай кызы Ниязбикә исемле. Ниязбикә кызы Сәгадәт булып, Сәгадәтнең ике кызы булды. Берсенең исеме Хәдичә вә икенчесенең исеме Хәҗәр. Хәҗәрнең кызы Фатыйма бинте Гомәр булып, әл-хаҗ Мөхәммәд хатыны. Сәгадәт илә Хәсән икесе бертуган вә Ниязбикә бинте Балтай балалары булып, аталары да Габдулла исемле зат иде. Ишмөхәммәд хаҗи бине Мөхәммәдзаһидның «әл-хаҗ Мөхәммәд» дигән кешесе үзедер».


Әйтергә кирәк, Ишмөхәммәт хаҗи күп кенә язмаларында үз исемен «Мөхәммәд» дип язган.


Фатыйманың затлы нәселе бе­лән тагын да тулырак танышу өчен, Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөс­тә­фадел-әхбар…» әсәренә дә мөрәҗәгать итеп, бер өзек китерү урынлы булыр: «Мелла Әбелхәсән Гали бине Исхак бине Габделкәрим бине Балтай бине Ишмөхәммәд бине Тәмәк бине Нияки бине Төнләчи бине Сабирхуҗа бине Ямаш бине Бараш бине Байтәвәккәл бине Габдерразак бине Сардак бине Ямин әл-Каргалый. Оренбургтагы беренче мәчеттә имам булып, соңыннан урыныннан алынып, Казан шәһәренә килеп гомер итә һәм 1259 (1843) елда вафат була. Казанның яңа зиратына җирләнә, җеназасын мелла Сәгыйд бине Хәмид укый. Кыз балаларыннан башка балалары булуы мәгълүм түгел. Казанда Коръәнне чагыштыру белән шөгыльләнә. Халык арасында «Каргалы мәхдүме» дип танылган була. Югарыда китерелгән нәсел-нәсәбен үзе ачыклап төзи. Бу хакта мелла Мөхәммәдшәрифкә язган хатында болай ди: «Нәсел-ыру һәм бабаларыбыз хакындагы мәсьәләне үзебез белүебезчә, хосусан, хөрмәтле атабыздан һәм бабаларыбыздан ишетүебезчә, сезгә белдерәбез. Хәзрәтегезгә сер түгел, атабыз Каргалыда агач мәчеттә байтак еллар имам булып, 1216 (1801) елда, хәмәлнең унсигезенче көнендә вафат. Халык арасында «Көмешче Исхак хәзрәт» дип танылган, мәшһүр остаз. Мәшһүр мелла Габдеррахман хәзрәт, атабыз мәдрәсәсендә торып, гыйлем алып, аның кызына өйләнеп, кияве булды. Мәшһүр мәхдүм хаҗи Хәбибулла, мелла Гатаулла, мелла Хәйрулла әлеге тутабыздан тудылар. Кабере Каргалыда».


Атабызның әткәсе – мелла Габдел­кә­рим. «Шәехгәрәй хәзрәт» дип танылган. Ул Каргалыга беренче күчеп килгән кешеләрдән. Бохарага барып, «Җәһрия» тарикатындагы ишан Әмлага янында унсигез көн яшәп, иҗазәт (рөхсәт кәгазе) ала һәм Каргалыга кайта. Анда яраннар тәрбияләгән. Мелла Балтай һәм аның әткәсе Ишмөхәммәд шәех кабере – Адай авылында. Мелла Әбелхәсәннең атасы, Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Болгари тарихына караганда, Тукмөхәммәд булган. Әмма үзебезнең шәҗәрәдә Тәмәк икәнлеге билгеле. Тәмәк Нияки углы – изге Болгардан чыккан Чыңгыз хан биләреннән. Кошыбыз – күчкән, агачыбыз – карагай.


Әлеге өзектә очраган «би» сүзенең мәгънәсен хәтеребезгә төшерик. Би (бәк, бәй) урысларның кенәз дәрәҗәсенә тиң, ул төрки халыкларда ыруг-кабилә башлыклары, соңрак – эре аксөякләр титулы. Алтын Урда һәм татар ханлыкларында олыс, өлкә идарәчеләре дәрәҗәсе, хан диваны әгъзасы. Би дәрәҗәсенә нәселле аксөякләр – морзалар билгеләнгән.


Фатыйманың туган ягы – Малмыҗ өязенең Адай авылы 1780-1920 елларда Вятка губернасына, 1780 елга кадәр Казан губернасы биләмәсенә кергән төбәк. Адай авылы бүгенге көндә Татарстанның Кукмара районына карый. Вятка елгасының уң кушылдыгы Бөре буендагы Адай – 1678 елдан ук тарихта билгеле авыл.


1797 елда ахун дәрәҗәсенә лаек булган Ишмөхәммәт хаҗи, кайткач, Күбәк мәчетенең имамы һәм мөдәррисе итеп тәгаенләнә. Иң беренче эше итеп, үз исәбенә мәдрәсә өчен аерым бина төзетә башлый, ә ул әзер булганчы шәкертләрен өендә укыта. Аңардан сабак алырга күрше-тирә авыллардан да киләләр. Ишмөхәммәт мөгаллим дәресләрен яңача алып барган, гади, аңлаешлы итеп аңлаткан, шәкертләр дүрт-биш айда укырга-язарга өйрәнгән.


Коръәнне яттан белгән Ишмөхәммәт хаҗи шәкертләренә Коръәнне дөрес һәм матур итеп көйләп укырга гына түгел, ә аның телен, стилен һәм терминологиясен дә өйрәткән. Ул Коръән-Кәримдә очраган терминнарның (мәсәлән, «хәниф», «бәшәр», «адәм», «бәнү адәм» һ.б.) һәрберсенә дә аерым мәгънә салынганлыгына басым ясый, Коръәндәге һәр сүзне бары тик контекст­та гына өйрәнү зарурлыгын аңлата.


1831 елның 23 декабрендә Күбәк авылының җомга мәчете «җамигъ мәчете» итеп үзгәртелгәч тә, аның имамы, мөдәррисе итеп янә ахун Ишмөхәммәт хаҗи сайлана.


Ислам тәгълиматын таратудагы хезмәте, мөселманнар арасында патша хөкүмәтенең сәясәтен үткәрүдәге эшчәнлеге өчен ахун, хаҗи Ишмөхәммәт Заитов югары даирәләрнең Мактау Аттестатларына лаек була, ә 1833 елның 30 октябрендә патша указы нигезендә Көмеш медаль, язулы Анна лентасы белән бүләкләнә. Гомеренең соңгы елларында патша хөкүмәтенең Бронза медаленә лаек була .


Ишмөхәммәт хаҗи авылдашларына, якташларына дини йолаларны дөрес итеп башкаруда да ярдәм итә. Дөньяви мәшәкатьләргә дә вакыт таба тынгысыз җан иясе – Идәш елгасында су тегермәне корып җибәрә. Тегермәнгә килүчеләрдән алынган бер өлеш онны Ишмөхәммәт хаҗи ярлы авылдашларына биреп бара торган була.


Язу-каллиграфиясе ифрат күркәм вә гүзәл булган Ишмөхәммәт хаҗи шәмаил эшли торган остаханә дә ачып җибәрә. Шәмаил – бизәп язылган дога, аять, изге сүз. Ул алтынсу хәрефләр белән яктырып, гарәп язуының сәнгатьчә камиллеге белән балкып, нур чәчеп тора һәм рухи дөньяны чагылдыра. Ишмөхәммәт хаҗи остаханәсендә эшләнгән шәмаилләр сыйфат ягыннан гаять югары була һәм алар мөселман халыклары яшәгән бик күп төбәкләргә – Казан, Уфа, Оренбург, Казакъстан, Урта Азия якларына таралган.


Ишмөхәммәтнең язылган догалары халык авыз иҗатында да чагылыш тапкан. Нәселенең чыгышы белән Күбәк авылыннан булган, ә картлыгында Алан авылында яшәгән Хәбибә Маннурова үзе иҗат иткән мөнәҗәттә:


Юл буенча укып килдем,
Ишмә сызган догасын.
Тәкъдиргә шулай язгач,
Ничек аны бозасың, –


дип язган. Мөнәҗәттәге «Ишмә» исеме «Ишмөхәммәт» исеме белән бәйле. Әлеге исемнең халык телендә байтак кына фонетик үзгәрешләргә дучар ителеп: Ишмөхәммәт – Ишми, Ишмә, Ишмүк, Ишмәт формасында кулланылуы гадәти күренеш. Мәсәлән, «Бикмөхәммәт» исеме – Бикмәй, Бикмүш, Бикмәт, Бишмәт дип тә әйтелгән.


Күбәк һәм Таулар авылларын сал­кын җилдән сакларга теләгәндәй бө­гәр­ләнеп яткан Илбай тавы итәгендә безнең көннәргә «Ахун тугае» исеме белән килеп ирешкән төбәк бар. Табигатьнең матур да һәм бераз серле дә шушы урынына якын гына Уба сырты калкып тора, әрәмәлекләрендә борынгыда тамырланган карлыганнар әле дә татлы җимешләрен бирәләр. Уба үзендә ниндидер сер саклыйдыр сыман, чөнки борынгыдан, Уба ата-бабалар җирләнгән изге урын булып исәпләнгән һәм кешеләр анда килеп акбабалары рухына дога кылган.


-Tg4

Бу тарафта «Хөбәйбә тавы» дип аталган төбәк тә бар. Заманында анда җир җиләге, чия, кызыл карлыган мул булган, сәламәтлек өчен файдалы үләннәр дә күп үскән. Күбәктә яшәүче Хөбәйбә әби җәйләрен әлеге тау буйлары, урман-яланнан җиләк-җимеш, сихәтле үлән җыйган. Көн-төн җылы, матур торганда Хөбәйбә әби, авылга кайтып тормыйча, урманда гына куна калган.


Көннәрдән берендә ул югала. Эзли торгач, авылдашлары аның җансыз гәүдәсен әлеге тау башыннан табалар. Шушы хәлдән соң «Хөбәйбә тавы» атамасы халык теленә керә.


Әлеге җирләргә, урманнарга Ишмө­хәммәтнең ата-бабалары 1707 елдан ук хуҗа булганнар.


Үткәнгә күз салыйк: Заитның (За­һитның) өч улы булган: Ишмөхәммәт, Баязит һәм Әлмөхәммәт. Хөбәйбә – Әлмөхәммәтнең өлкән кызы. Баксаң, Хөбәйбә әби бер дә чит-яр җирләрдә җиләк-җимеш җыймаган икән – үз акбабаларының аяк эзләре сакланган газиз җирләрне гизгән ул һәм шунда мәңгелеккә күзен дә йомган.


Ишмөхәммәт хаҗиның нәсел дәвамчысы Хәләфетдин дә әүвәл акбабалары җире булган төбәктән 40 гектар җир ала һәм шунда иген игә башлый. Күбәк һәм Тугай авыллары арасындагы бу урын бүген дә «Хәләф җире»дип атала.


***
Гомерен, гыйлемен Ислам диненә, иленә һәм халкына хезмәт итүгә багышлаган, мөселманнарга Коръән серләрен ачарга булышлык иткән һәм күп шәкертләрнең остазы булган Ишмөхәммәт хаҗи картайган көнендә бик авыр хәлдә кала – Тарлау басуын (Ахун тугаен) өч вотчинник һәм 43 припущенник рөхсәтсез басып ала, урманнары да читләргә китә, мал-мөлкәте дә тарала.


Гомеренең соңгы еллары ничек кенә авыр булмасын, Ишмөхәммәт хаҗи элеккечә үк ачык һәм йомшак күңелле, һәр сүзеннән гыйлем байлыгы сизелеп торган акыл иясе, абруйлы дин әһеле, остаз булып калган. Үзенең яраткан бәндәсенә Алла, сынар өчен, байлыкны да, авырлыкны да бирер, дип юкка гына әйтмиләр инде.


-4b-clE

Инде картайган әтисенең авыр хәлен күреп, белеп торган улы Мөхәммәтлатыйф, яклау, ярдәм сорап, Оренбург-Самара генерал-губернаторына рапорт язарга мәҗбүр була. Әмма югары даирәләрдән, буш сүзләрдән гайре, юньле ярдәм күренми.


***
Татарстанның Әгерҗе районы Кыдырлы авылында әүвәл бертуган Әхмәтшакир белән Шиһабетдин Заитовлар яшәгән. Шиһабетдин җәяүләп хаҗга да барып кайткан. Бертуган Заитовлар, Чучкан авылы янындагы җирләрне сатып алып, Минзәлә өязендәге Югары Саклау авылыннан җирсез берничә гаиләне күчереп утырткан һәм үз акчаларына кызыл кирпечтән, шул чор өчен бик күркәм манаралы мәчет салдырган. Без, кызыл әләмнәр күтәреп, коммунистлар җитәкчелегендә социализмнан коммунизмга «китеп» барган чорда, әлеге мәчет хәрабә хәленә килә: түбәсе дә, түшәме дә, ишек-тәрәзәләре дә юкка чыга аның – бары тик стеналары гына утырып кала. Мәчет кенә түгел, юлсыз, мәктәпсез, кибетсез калгач, Саклау авылы үзе дә тарала – анда җәйләрен биш-алты кеше генә кайтып яшәп китәр була.


Әхмәтшакир белән Шиһабетдиннең нәселе дәвамчысы, Казан шәһәрендә яшәгән Шамил Заитов бабаларының ядкәре булган Саклаудагы мәчетне торгызырга алына һәм озак та үтми, яңартылган мәчеттә моңлы азан тавышы яңгырый.


Саклау мәчетенә яңадан «җан өрергә» әлеге мөхтәрәм шәхесне беркем дә мәҗбүриләмәгән, ә аны әлеге изге гамәлгә буыннан-буынга күчкән тылсымлы көч этәргәндер дә инде!


Ишмөхәммәт Заитовның туган авылы Күбәк белән иңгә-иң терәшеп торган Таулар авылында заманында дүрт мәчет булган. Илебездә коммунистлар хакимлеге урнашкач, әлеге Аллаһ йортлары халыкка хезмәт итүдән туктатылды, манаралары кисеп төшерелде, биналары хуҗалык ихтыяҗлары өчен кулланыла башлады. 2008 елның апрелендә Таулар авылында да мәчет нигезенә беренче таш салынды һәм ноябрь аена ике манаралы мәшһүр мәчет төзелеп тә бетте. Ике катлы әлеге Аллаһ йортын төзүгә мәхәллә халкы кулларыннан килгәнчә ярдәм итте, «Алга» хуҗалыгы да читтә калмады. Ә төп иганәче, мәчет төзүгә бик теләп алынучы – Ишмөхәммәт хаҗи нәселенең дәвамчысы – Әхмәт Вәлиәхмәт улы (әнисе – Рәзинә Гариф кызы) Ишмөхәммәтов булды. 2015 елның ноябрь аенда мәхәллә халкы Таулар авылы жамигъ мәчетенә «Ишмөхәммәт» исемен бирде.


Теги: Гали Гатауллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру