Журнал «Безнең мирас»

Имән

Татар халкы мәдәниятендә имән агачы үзәк урыннарның берсен алып тора. Һуннар күзаллавынча, куе ябалдашлы биек имән агачы – кешене, ыруны, җирне күктәге Тәңре белән бәйләүче агачтыр.

Имән 400-500 ел, кайберләре хәтта 1000 елга кадәр яши. Шуңадыр да, имән агачы образы ыруның озын гомерлелек, тормыш куәте, муллык билгесе санала. Аның сурәте, саклагыч символ буларак, болгар хатын-кызларының күкрәкчәләренә, хәситәләренә дә төшерелгән.


Татарларда имәнлекләр хәзергәчә изге урыннар саналып, анда кылган догалар ата-бабалар рухына, һичшиксез, барып ирешә дип исәпләгәннәр. Имән шулай ук нәсел агачы функциясен дә үти: тамыры борынгы бабалар булса, яфраклары, ботаклары яшь буынны гәүдәләндерә.


Имән гаилә ныклыгы символы да. Татарларның гаилә йолалары буенча, гаилә нык, котлы булсын, дигән теләк белән, яшь гаилә өй каршына имән агачы утырткан. Гаиләдә бала туса да, тазанык, сәламәт булсын, дип, имән агачы утыртканнар.


Имән ул татар аңында яшәү көче бирүче дә. Татарстанның Чүпрәле районында май аенда үтә торган Каталау бәйрәме бүгенгәчә сакланган. Йола буенча, авыл халкы ел саен бу көнне дәррәү урманга барып, «имән агачын коча һәм үләндә тәгәрәп ауный». Аннары, Аллаһ ризалыгы өчен булсын, дип, имән белән серләшеп, алдагы ел өчен көч-куәт, сәламәтлек сорый.


Казан арты татарларында көтүнең беренче көнендә «иске ут»ны сүндереп «яңасын» табу йоласы саклана. Әлеге йола вакытында бөтен йортларда утны сүндереп, аннары бер урынга җыелып, имән агачын борынгыча бер-берсенә ышкып «яңа ут» тапканнар. Бу утны бөтен кеше дә әз-әзләп үзе белән өенә алып китә һәм өендә яңа учак кабыза. Әлеге йола һәртөрле йогышлы чирләрдән, афәтләрдән ышанычлы саклану чарасы саналган.


Билгеле булганча, имән кораб төзелешендә, күперләр, тегермән салганда, шпаллар, паркет ясаганда кулланыла.


XII гасырның күренекле сәяхәтчесе Әбү Хәмид Мөхәммәт әл-Гарнати үзенең язмаларында Болгар дәүләтенең диварлары һәм капкалары имәннән булуы турында яза.


Сәхифә «Татар халкы традицияләрен
саклау һәм үстерү «Татар ядкярләре»
шәхси учреждениесе (җитәкчесе –
Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова) белән
берлектә әзерләнде.


"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 108 б. 


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Табигый ядкярләр

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру