Журнал «Безнең мирас»

Илһам абый

20 май, 1999 ел. «Әниегез исәнме?»


Ульяновскидагы Ленин мемориалының Зур залында Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының концерты булды. Солистлар – җырчылар Илһам Шакиров, Айдар Фәйзрахманов, Резидә Галимова, Рөстәм Маликов һәм халык уен коралларында уйнаучы Виктор Киреев, Ольга Вайспекер, Гүзәл Мөхәммәтдинова. Концертның алып баручысы мин идем.


Булачак концерт турында өлкәнең «Өмет» (1 май, 1999 ел) газетасында «Илһам Шакиров килә» дип белдерү биргәндә мине дә искә алганнар иде: «Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировны күрү бәхетенә ирешербез. Татарстанның халык артистлары Айдар Фәйзрахманов белән Рөстәм Маликовны да сагынып өлгергәннәрдер инде тамашачыларыбыз. Әлеге сандугачларның күптәннән безнең якларда булганнары юк иде. Концертны алып баручы Фәрдия Сәфәргалиева шулай ук күпләргә таныш, чөнки ул хезмәт юлын Сембердә башлап җибәрде, хәзер исә Казанда уңышлы гына эшли». Анда яшәгәндә «Сембер җыры» конкурсларының гала-концертларын алып барган идем шул.


...Концерт гөрли, сәхнәдә Айдар энемнең җырлаган чагы. Мин сәхнә артында киләсе чыгышны игълан итәргә әзерләнеп, шигырь юлларын шыпырт кына кабатлыйм. Янәшәмдә Илһам абый басып тора икән: «Үзеңнекеме?» – дип сорап куйды ул шигырь турында. Кызык өчен генә сорагандыр, «Сәйдәш» поэмасын укымый калмагандыр, әлбәттә. «Юк, Равил Фәйзуллинныкы», – дидем мин, тагын шигырь юлларын кабатлый-кабатлый:


«Халыкларның җаны ул – җыр, диләр,
Җыр, диләр дә, бездә – моң, диләр.
Телгәләсә, киссә бәгырьләрне,
Татар җыры инде шул, диләр».


«Әниегез исәнме?» – дип сорап куйды Илһам абый бераздан. «Юк шул, Илһам абый... Былтыр май аенда җирләдек, 83 яше тулар алдыннан вафат булды...» – дидем. Илһам абый, ниндидер дога укып, тынып калды. Башка сөйләшү булмады, миңа сәхнәгә чыгарга кирәк иде.


Концерт матур узды. Зал тулы тамашачы бик җылы кабул итте безне.


Илһам абыйның сәхнә артында әниебез турында сорау бирүенең сәбәбен соңыннан да аңларга тырышып карадым. Аның үз әнисенә җылы карашта, рәхмәтле, ихтирамлы булуын, «Казанның кайсы җиреннән телисең, шуннан фатир бирәбез», – дигәч тә, тору урынын сайлап йөргәндә, әнисе күрсәткән йорттан фатир алганын белә идем. Алай гына да түгел, барлык әниләр турында уйлануы турында да.


«Әниемә хат» җырын җырлавым да очраклы гына булмады. Җырны башкарганда мин үз анамны гына күз алдымда тотмадым. Бөтен аналарга да үз улларының хисләрен, үз улларының сәламнәрен ишеттерәсем килә иде», – дип язган Илһам Шакиров җыр тарихы турында («Татарстан яшьләре», 1959 ел, ноябрь).


Бәлки, әнисе Нуриәсма апаның концертларына килеп йөргән елларда шатланып, горурланып яшәвен исенә төшергәндер... Безнең әниебез дә, исән чагында, Айдар энемнең концертларын карап, «күкләргә менгәндәй» шатлана иде.


15 ноябрь, 1999 ел. «Картлыктыр инде...»


Илһам абый белән сөйләшеп алдым, иртәнге планеркадан соң булды бу. 22 ноябрьдә Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗат кичәсе булырга тиеш иде. Мин анда алып баручыларның берсе һәм кичәнең режиссеры. Шул кичәне уздыру турында сөйләштек. «Бу көннәрдә авырдым әле, – диде Илһам абый, – бер атна авырып алдым... Әлмәткә концерт белән барырга чыккан идек, күз ачмаслык буран булды, күп итеп кар яуды, концерт куя алмыйча кайттык. Әллә шунда салкын тиде инде, белмим. – Аннан соң: Картлыктыр инде...» – дип өстәп куйды.


Илһам абыйның авырганлыгы йөзенә чыккан. Елмайса да, кыяфәте моңсу иде. «20се Мәскәүгә барам, Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсенә, аннан 21ендә Лупповның иҗат кичәсендә җырлыйм әле», – диде Илһам абый. «Бик авырга килмәсме?» – дип сораган идем, Илһам абый: «Әйбәт ул», – диде. Артистка сәхнә, тамашачы кирәк шул! Йа Ходаем, исәнлек бир җырчыбызга. Җырчы өчен сәхнәдә чыгыш ясау – үзе бер шифа.


Ноябрь ахыры, 2000 ел. «Чыга ул аңа кадәр...»


Яздан башланган иде, көзләргә кадәр начар хис иттем үземне. Врачларга да йөрдем, ачыклый алмадылар. Нервлар какшаган, дигән нәтиҗәгә килеп, «Новопассит» эчәргә куштылар. Аптекадан алдым да, хәзер хәлем рәтләнер инде болай булгач, дип, тизрәк шул даруны эчтем. Бүлмәдә берүзем. Бераздан, даруның тәэсире булдымы икән, ниндидер бер томан эчендә калгандай булдым, берни эшли алмыйм, кыймылдарга да көч тапмыйча, тик утырам. Куркыныч булып китте. «Шушында үлеп китсәм?» – дигән уйлар килде хәтта башыма... Үземне ничек тә урыннан күтәрелергә мәҗбүр итеп: «Андый-мондый хәл була калса, кеше арасында булырмын, ичмасам», – дип, автобуска утырдым да өйгә кайтып киттем. Кайта торгач, хәлем рәтләнде. Икенче көнне тикшеренеп, сәбәбен ачыклап, дәвалану өчен хастаханәгә ятарга туры килде. Аннары, икенче авыру табып, операция дә ясадылар. Озакка китте. Барысы да узгач, ноябрь ахырларында гына эшкә чыктым. Бүлмәмә керешкә афишага күзем төште: Филармониянең концерт залы ачылышына багышланган, 18 ноябрьдә узган чара афишасында режиссер дип минем исем язылган. Бүлмәдәш кызлардан сорашкан идем: «Илһам абый яздыртты, – диләр. – Без аңа Сезнең хастаханәгә керүегезне әйткәч: «Чыга ул аңа кадәр», – диде». Гаҗәпләндем: минем бит Илһам абый белән беркайчан да авыруым, хастаханәдә дәвалануым турында
сөйләшкәнем булмады. Шул ук вакытта шатландым да! Илһам абый яздырткан бит!


19 гыйнвар, 2001 ел. «Янып китмәде...»


Илһам абый бүлмәбезгә керде, сөйләшеп утырдык: «Уфадан кичә генә кайттым. Хәмдүнәнең концерты иртәгә бит инде, аны Филармония эшләмимени? Ниндирәк була икән инде ул? Мин дә җырлармын, дигән идем Хәмдүнәгә, хуплап алмады, җырламам инде, – ди. Бераз тын торганнан соң: – Янып китмәде... – дип куйды Илһам абый. – Алайса кирәкмәс инде дип уйладым».


«Уфага баруым шул булды, – дип дәвам итте ул. – Күзләремне караттым. Бер хирургны, Мулдашев фамилияле, бик мактаганнар иде, аңа эләгеп булмады. Икенчесенә күренергә туры килде. Күңелемне теге хирургка салган идем, булмады инде. Монысы да бик әйбәтләп карады үзе, әллә ниләр белән. Кабинеттан-кабинетка йөрттеләр». Бераз тын торганнан соң: «Һаман да шул Мулдашевны эзләп барсаң, монысы алдында уңайсыз инде хәзер...» – дип куйды Илһам абый.


Әңгәмәбез тагы да дәвам иткән булыр иде, безне бүлдерделәр. Илһам абыйны эзләп олы яшьтәге бер апа килгән иде.


8 февраль, 2001 ел. «Син «5»кә түгел, «6»га чишкән идең мәсьәләләрне...»


«Әллә нинди сызымнарны сыза идек. Нинди генә дәрәҗәгә күтәрми идек саннарны! Мәсәлән, 15 санының квадраты – 225. Ә 25нең квадраты 625», – дип сөйләп китте Илһам абый, бүлмәбезгә керә-керешкә. 5кә тамамланган саннарның квадратын тиз генә табу «сер»ен мин белә идем, ләкин Илһам абыйны бүлдереп, уңайсыз хәлгә куясым килмәде. «Мин, укыганда, математикадан бик көчле идем. Әллә нинди катлаулы мәсьәләләрне чишә идем. Әллә нинди катлаулы юллар белән дә чишә идем. Өйгә биргән эшләрне чишә идем дә, берсенә дә бирми идем, – дип көлә-көлә дәвам итте сүзен Илһам абый. – Берзаман шулай контроль эш эшлибез. Мин бик катлаулы мәсьәләне бик катлаулы юллар белән чишеп бетердем. Артта утырган кыз, төрткәләп, күчерергә бирүемне сорый. Мин, моны жәлләп, бирдем инде. Шуннан икенче көнне укытучы икебезгә дә икеле куйган иде... «Мәсьәләне бик катлаулы юллар белән чишкәннәр, тик икесенеке дә бертөрле бит», – диде укытучы». «Илһам абый, әллә математик булырга теләк бар идеме?» – дип сорап куйдым. «Буласы идем шул, – диде ул, – Алабуга педучилищесына барып имтиханнар да бирдем. «Бишле»гә чиштем мәсьәләләрне, укырга керермен дип уйлаган идем. «Төрмә белән бәйле гаилә», – дип, кабул итмәделәр мине. Ул вакытта анда Люстиг дигән немец иде укытучы. Еллар узгач, Алабугага инде җырчы булып концерт куярга килгәч, Люстиг, минем янга килеп, гафу үтенде... «Син «5»кә түгел, «6»га чишкән идең мәсьәләләрне», – диде». Бу сүзләреннән соң мин: «Шундый моңлы тавышың була торып, нигә инде математик булырга хыялланырга?» – дияргә өлгермәдем, ул: «Математик булсам, җырлап йөреп булыр иде дип уйлый идем. Хәзер менә җырлап йөрим, математик булып булмый», – диде дә, бүлмәбездән чыгып китте.


Дәвамы бар


Фәрдия Сәфәргалиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе


«Безнең мирас».  — 2022. — №9. — Б. 98-101.

Теги: Фәрдия Сәфәргалиева Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру