Журнал «Безнең мирас»

Игътибар! Яңа конкурс

«ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы


Татарстан китап нәшрияты


«Безнең мирас» журналы редакциясе


ТАССРның һәм Татарстан китап нәшриятының


100 еллыкларына багышлап


«Хәтергә уелган китап» исемле конкурс игълан итә


 Конкурсның максаты – татар китап мирасын пропагандалау, республикабызда телләрне саклау һәм үстерү, яңа авторларны табу, алар белән хезмәттәшлек итү.
Конкурс 2019 елның 1 апреленнән 2019 елның 15 декабренә кадәр үткәрелә.
Конкурска үзегез бик тә яратып укыган, тормышыгызда мөһим роль уйнаган, хәтергә уелып калган яки сез “өстәл китабы” буларак файдалана торган китап турында татар телендә язылган очерк, эссе, мәкалә кабул ителә. Күләме А4 форматында, 12 нче кегельдә, 2 биттән дә артмаска тиеш.
Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен “Безнең мирас” журналына 2019 елның 2 нче ярты еллыгына яки 2020 елның 1 нче ярты еллыгына язылу турындагы квитанция фотосын (скан вариантын) беркетеп, yanamiras@mail.ru  электрон почтаcы адресына “конкурска” дип җибәрергә тиеш.
Конкурска җибәрелгән эшләр Татарстан китап нәшриятының генераль директоры һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире раслаган жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнеп, җиңүчеләр 2019 елның 1 декабрендә игълан ителә.
Җиңүчеләргә акчалата премияләр, Татарстан китап нәшриятыннан китап сатып алу өчен сертификатлар, “Безнең мирас” журналы редакциясеннән конкурста катнашу турында сертификат һәм дипломнар биреләчәк.
Барлык материаллар да «Безнең мирас» журналында яки http://beznenmiras.ru/ сайтында басылачак.
Конкурс турындагы мәгълүмат http://beznenmiras.ru/ сайтына урнаштырыла.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру