Борынгы татарларда хөкем һәм җәза
Гаепсез кешегә һөҗүм итү борынгыларда иң зур җинаятьтән саналган. Андый адымга барган кешене, җинаяте расланса, үлемгә хөкем иткәннәр. Яки аның шайтан сөяген (ашык сөяген) чәрдәкләгәннәр. Яисә җинаятьченең гаиләсе, каршы якка салган зыянын кайтарып бетергәнче, кол булып торган.
Сугыш вакытында һәр киселгән дошман башы өчен зур мөгезгә шәраб салып биргәннәр.
Сугышта кулга төшерелгән мал — җиңүчегә ганимәт, әсирләр җиңүчегә кол булган.
Фетнә күтәргән яки йортта кара гауга чыгарган кешене үлем җәзасына хөкем иткәннәр.
Бозыклык, фахишлек өчен (җинаятенең зурлыгына карап) ир кеше печтерелгән яки гәүдәсе кылыч белән урталай ярдырылган.
Башка берәүнең күзен яралаган кеше зыян күрүчегә кызы белән түләгән. Кызы булмаса, хатыны белән түләргә мәҗбүр ителгән. «Күз өчен кыз» гыйбарәсе шуннан калган, мөгаен.
Рабит Батулла "Борынгы татар йолалары"
Безнең мирас. - 2017. - №11. - 103 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА