Журнал «Безнең мирас»

Питрәчтә Мәүлә Колыйга багышланган фәнни җыен узды

Питрәчтә "Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәне-бүгенгесе" дигән темага төбәкне өйрәнүчеләр конференциясе узды. Чарада 17 нче гасырда яшәгән суфи шагыйрь Мәүлә Колый иҗатын өйрәнү, исемен мәңгеләштерү, истәлегенә мемориал таш кую, Мишә буенда аның исемендә парк ачу мәсьәләләре күтәрелде.


Галим Марсель Әхмәтҗанов заманында “Мирас” журналында Мәүла Колый биографиясен тасвирлап, аның Питрәчтәге Чыты авылында дөньяга килгәнен исбатлады. Академик туплаган мәгълүматларга караганда, Мәүлә Колый Бәйрәмгали Колыев (Бимкә суфый) булган икән. Шагыйрьнең безнең көннәргә кадәр сакланып калган йөзгә якын хикмәте тупланган кулъязма мәҗмугасын Татарстанның Зәй-Каратай авылы кешесе Гайшә Мөхәммәдиевадан әдәбиятчы Фазыл Туйкә күчереп ала. Раиф Мәрданов хезмәтләреннән күренгәнчә, М.Колыйның ике поэмасы теркәлгән кулъязма җыентык 1990 елның гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районындагы Яңа Аккуҗа авылында яшәүче Фазлетдин ага Габдрахмановтан алына. Алар үз заманында “Безнең мирас” журналында һәм башка матбугатта дөнья күрделәр.


Шагыйрь илдәге кыен шартларда татар халкын, аның асылын, әхлагын һәм, әлбәттә, дин исламны саклап калу өчен зур эшләр башкара. “Баш яратди, баш эчрә солтан гакыл...” дигән юллары белән М.Колый акыл белән эш итәргә чакыра, гакылны башның солтаны дип атый. “Нәчә кусаң, үткән гомер янә булмас” дип һәр мизгелнең кадерен белеп, изге гамәлләр кылыр өчен ашыгырга куша.


Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру