Журнал «Безнең мирас»

Ә сез "эт көннәре" турында беләсезме?

Эт атамасына бәйле сүзләр, тәгъбирләр, әйтемнәр телебездә йөзләрчә. Алар барысы да ниндидер тискәре, кире, начар мәгънәне белдерә: «эт көненә калу», «этле-мәчеле яшәү», «эт белән эт булу», «эт итеп сүгү», «эт каешы», «эт туе», «эт сугару», «эт – эткә, эт – койрыкка», «эттән туган нәрсә», «этлек», «этләнү», «этләү» һ.б.


Ә менә шушы эткә уңайрак караш белдерә торган, аны «эттән алып, эткә салып» сүкми торган берәр җылы сүз бармы? Бар! Ул да булса – «каникул» сүзе. Әйе, әйе, ул – укучыларның гына түгел, хәтта конгрессменнарның да җәен һәм кышын рәхәтләнеп күңел ачып яткан вакытын белдергән сүз.


«Ә этнең бу каникулларга нинди катнашы бар соң?» – диярсез. Турыдан-туры, чөнки юнанча (грекча) канис – «эт», каникула – «эт баласы» (көчек), каникуллар (каникуларис диес) – «эт көннәре» дигән сүз. Барлык европа телләрендә дә каникул сүзе эт исеме белән бәйле. Немецча – «һунде таген», французча – «йоурис канис», инглизчә – «догдейс». Нигә бу күңелле ял вакыты эт исеме белән йөртелә соң? Моның тарихы юнан (грек) мифларына барып тоташа: Юнанстанда бөтен яктан да килешле чибәр пәһлеван, мәргән, сунарчы егет Орион яшәгән. Аңа Зевс хода кызы Артемида һәм таң ходасы гүзәл Эос та гашыйк була. Артемиданың мәхәббәте шундый көчле, шашкын була ки, ул, көнләшүдән ярсып, Орионны үтерә. Юнанның Олимп ходалары гаепсез үтерелгән Орионны күккә иңдерәләр. Ул йолдызга әверелә. Орион артыннан аның иң яраткан ике эте дә күккә иңә. Шулай «Орион», «Олы эт», «Кече эт» йолдызлыклары барлыкка килә. «Олы эт» («Созвездие Большого Пса») йолдызлыгындагы Сириус – галәмдә иң якты йолдызларның берсе. Ул күк йөзендә җәйге челләдә, иң эссе көннәрдә пәйда була, бөтен эшләр, укулар «эттәй эсселек» бераз сүрелгәнче туктатыла – җәйге каникуллар, җәйге «эт көннәре» башлана.


Ә бу этләрнең иясе – Орион йолдызы күк йөзендә елның иң салкын көннәрендә, этләр ояларыннан чыгарга курка торган чатнама салкыннарда – кышкы челләдә күренә башлый. Тагын «эт көннәре» – кышкы каникуллар килеп җитә, тагын мәктәпләрдә укулар туктатыла, парламентлар, конгресслар ялга таралалар.


Күрәсез, «эт көннәре» вакытлыча, үтә дә китә, ә менә халык кичерә торган эт көннәре, озакка сузылып, эт тормышына әверелмәсен иде.


Рәис Сәфәров
Текстны журналга, Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз»
тапшыруында яңгыраган чыгышка (1980) нигезләнеп,
Рөстәм Акъегет әзерләде.


Безнең мирас. - 2020. - №4. - 113 б.


Фото: pixabay


Теги: Рөстәм Акъегет Яңалыклар Тел күрке — сүз

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру