Драматург, актер, ТАССРның (1939) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1940), 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәт (Гыйззәтуллин) 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе...
Драматург, актер, ТАССРның (1939) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1940), 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәт (Гыйззәтуллин) 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы-Омга (Умга) авылында игенче гаиләсендә туган.
Ул үз гомерендә 37 пьеса яза. Аларның күбесе Татар дәүләт академия театрында куела (мәсәлән, «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Наемщик»).
Т.Гыйззәт 1955 елның 7 мартында Казанда вафат булды. Вафатыннан соң, Казандагы һәм Алабугадагы урамнарның берсенә аның исеме бирелде, 2007 елда Әгерҗедәге 3 нче мәктәптә музее ачылып, бюсты куелды. Әлеге мәктәп аның исемен йөртә.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала