Журнал «Безнең мирас»

Дәүләтчелек һәм милли идея

Татар зыялылары инде 560 елдан артык милли дәүләтчелеген торгызу турында хыяллана. Арада вакыйгаларга иң бай булганы, мөгаен, XX нче гасырдыр. Әмма бу омтылышларның иң аянычлысы, фаҗига белән тәмамланганы – Болак арты республикасы. Аны большевистик идеяләр сеңдерелгән татарлар үзләре үк юк итә. Югыйсә, Болак арты республикасының үз-үзен якларлык яхшы өйрәтелгән хәрби көчләре, аларга җитәкчелек итәрлек шәхесләре дә була. Ләкин әлеге республика җитәкчеләре, хәрби конфронтация юлыннан китмичә, мәсьәләне сөйләшүләр юлы белән хәл итүгә өметләнә. Нәтиҗәсе гаять аянычлы:большевиклар хакимияте аларны бер төн эчендә кулга алып юк итә, гаскәри берләшмәдәге хәрбиләр төрле частьларга таратыла.


Соңрак Татар-башкорт республикасы төзү омтылышы да, татарларның яуланмаган хакимиятне бүлешә алмавы аркасында, уңышсызлыкка очрый һәм татарлар яшәгән тулы бер төбәк Башкортстан Республикасы составына кертелә. Моның ачы җимешләрен татар милләте бүген дә татый.


Дәүләтчелекне торгызуга өченче зур мөмкинлек күз алдыбызда булды һәм без аны, таркаулыгыбыз аркасында, янә кулыбыздан ычкындырдык. Ә бит җитәкчелек һәм халык үзара берләшеп, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать иткән очракта бәйсезлеккә ирешкән дә булыр идек. Татарларның Россиягә үз теләкләре белән кушылмавы, ил-дәүләтләренең колониягә әйләнүе тарихи факт ләбаса!


Бу таркаулыкның сәбәбе нәрсәдә соң? Әлеге дә баягы, яуланмаган хакимиятне алдан бүлешә  башлауда гынамы? Мөгаен, юктыр. Тарих безгә тагын бер мөмкинлек бирсә дә без аны нәтиҗәле файдалана алмас идек, чөнки милләтне берләштерүче, аны бер йодрык итеп туплаучы милли идея юк.


Дөрес, милли идея турындагы бәхәс матбугатта берара кузгалып алды. Әмма ул, киң яңгыраш алмыйча, күңелне бушатуга гына кайтып калды шикелле, Шулай да зыялыларыбыз эзләнүдән туктап калмады. Тәңречелек, яңа җәдитчелек агымнары – моның ачык мисалы.


 Һәркемгә мәгълүм, милли идеяләре булган халыклар зур дәүләтләр , империяләр төзүгә ирешкәннәр.Бәхеткә,  төрки бабаларыбыз ңалыклар иркен кысуга корылган империяләр түгел, ә дәүләт берләшмәләре, хәзергечә әйтсәк, конфедерация төзү юлыннан киткәннәр. Шуңа күрә ул берләшмәләр тотрыклы булып, аңа кергән һәрбер халык бу дәүләтне үзенеке, ә аның территориясен Ватаны итеп кабул иткән. Хәтта күрше халыкның аерым кенәзлекләре арасында барган ызгыш-сугышны да туктатып, аңа дәүләт оештырып биргән бабаларыбыз. Алай гына да түгел, ул халык белән кан катыштырып, асыл улларын бүләк итеп, ахыр чиктә аннан җәбер-золым күрүгә дучар ителгән. Ләкин дәүләтчелекне югалтуның төп сәбәпләре тирәндәрәк, татр милләтенең үзендә – үзара тарткалашта, көнчелектә, дәрәҗәгә омтылуда ята. ”Татар түрә булса, чабатасын түргә элә”, – дигән әйтемнең тууы да шуңа бәйле. Хәер, саный китсәң, ул әйтемнәрне тагын китерергә булыр иде.


Монда бер нәрсәне ачыклап китү кирәктер. Татар һәм урыс халыкларының менталитетлары капма-каршы. Милләтебезгә индивидуализм, үз шәхесен алга кую хас булса, урыспарга исә община, күмәклек психологиясе хас. Юкка гына:”Татар баеса – яшь хатын ала, урыс баеса – чиркәү сала”, – димәгәннәр. Дөрес, байларның да төрлесе булган. Арада үз исәбенә мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзетеп, аларны матди яктан тәэмин итеп, милләт алгарышына зур өлеш керткәннәре дә шактый. Ул мәдрәсәләрне тәмамлаган шәкертләртатар халкын гына түгел, тугандаш казакъ халкын агартуга да алынганнар.


“Хуш, – дияр милләттәшем. – Ә нәрсә тәкъдим итәсең соң син?” Һич кенә дә яңалык ачарга, мөгез чыгарырга җыенмыйм. Үрнәк – яһүдләр. Аларга да индивидуализм сыйфаты хас, әмма бу сыйфат яһүдләргә милли идеология тудырырга комачауламады. Ул идеология бу халыкны дәүләтчелекне . телне җуйгач та гасырлар дәвамында саклап килде. Үзенә файда китергәнгә күрә, милли идея һәр яһүднең күңелендә яши. Яһүд кешесе, дөньяның кайсы почмагында  гына гомер итмәсен, авыр чакта үзенә ярдәм кулы сузачакларын белеп-күреп тора. Гадиләштереп әйткәндә,милли идеяләренең нигезе үзара алыш-бирешкә, һәр нәрсәдән файда алуга корылган.


Татарга да үзенә файда алырлык милли идея, шул идеяне йөртүче идеология кирәк. Нәрсәдән башларга соң? Иң беренче милли үзаңы югары булган шәхесләрдән торган Милли үзәк         һәм Милли капитал булдырырга кирәк. Әлбәттә, ул үзәкнең тиешле тикшерү-күзәтү(контроль) органы да булырга һәм үзәк милләт алдында әледән-әле хисап тотарга тиеш. Үзәкнең төп максатларын болайрак күз алдына китерәм:1) һәр татар кешесен исәпкә алып, аңа тиешле ярдәмне күрсәтү; 2) эшмәкәрлекне үстерү; 3) татар гаиләсенә милли гореф-гадәтләрне, күркәм традицияләрне кертеп, балаларны милли рухта тәрбияләү;4) тәрбиядә дин-әхлак нигезләрен куллану;5)татар халкының интеллектуаль потенциалын милли ихтыяҗларга хезмәт иттерү... Бу исемлекне алга таба да дәвам итеп булыр иде. Милли идеянең, идеологиянең нигезендә үзенә файдалы хасиятләр , төшенчәләр ятса гына,татар кешесе аны үзенеке итеп кабул итәчәк. Ә без тырыша-тырыша татарның психологиясен үзгәртергә маташабыз. Холыкны үзгәртеп булмаган кебек, милли психологияне дә үзгәртеп булмый. Ул һәр милләттәшебезнең канында, геннарында. Милләттәшең дәрәҗәгә омтыла икән, нигә аңа ярдәм итмәскә! Тик бер шарт белән: үзең күтәреләсең икән, яныңда Гали белән Вәлигә дә урын хәзерлә һәм  алардан да шуны таләп ит. Милләттәшең динле һәм денле булса, сине бервакытта да  сатмас. Татар булуың белән һәркайда һәм һәрчак горурланырлык булсын. Горурлыгы булган кеше башкаларга охшарга тырышмый, ә үзе булып калырга омтыла. Милли горурлык, үз чиратында, милли үзаң барлыкка китерәчәк. Милли үзаң исә шәхес булып җитлегүгә кмтерә, нәтиҗәдә, кеше үз милләтенә,ана теленә, халкына булган ихтирамны гомер буе саклый.


Милли үзаң бөтен бер халыкны иңләгәндә генә милли аң барлыкка килә. Милли аңы булган халык кына милли идеяне гамәлгә ашыра – дәүләтчелекне торгыза ала.

Теги: Фирдәвес Зариф Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру