Чулпылар
TP Милли музеенда сакланучы хатын-кыз бизәнү әйберләренең берсе — чулпы белән танышып китик.
«...Чулпыны чәчне йөртүдә тиешле тәртипне саклаган барлык татар хатын-кызлары да таккан. Кыз баланың чәче билгеле бер озынлыкка җитүгә үк, ул чулпы тага башлаган һәм аны үлгәнче йөрткән. Һәрбер чулпыда тәңкәләр саны уннан егермегә кадәр булган, хатын-кыз хәрәкәт иткәндә матур чылтырау тавышы чыккан...», - дип яза Н.И.Воробьёв.
Чулпыларның бик күп төрләре булган. Мәсәлән, икеле чулпы. Аны еш кына көянтәле чулпы дип йөрткәннәр. Чөнки ике аерым чулпы көянтә аша бер-берсенә тоташкан була. Ул төрле җиз тәңкәләр, асылташлар - сердолик, фирүзә, яшма һ.б. белән бизәлгән.
Руфия Мөхетдинова
Безнең мирас. - 2014. - №12. - 94-95 б.
Фотолар: ТР Милли музее
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА