Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Балалар язган иншалардан

Балалар язган иншалардан

Алмачуар кешнәп көлеп җибәрде.***Безнең авылда да Шүрәле бар. Тик ул Хәсән исемле.***Телсез Герасим беркайчан да ялган сүз сөйләмәде.***«Туп-туры аэропортка!» – дип кычкырды Хлестаков.***Чацкийның әти...

Алмачуар кешнәп көлеп җибәрде.
***
Безнең авылда да Шүрәле бар. Тик ул Хәсән исемле.
***
Телсез Герасим беркайчан да ялган сүз сөйләмәде.
***
«Туп-туры аэропортка!» – дип кычкырды Хлестаков.
***
Чацкийның әтисе әле кечкенә чакта ук үлгән.
***
Капка төбенә ике ат килеп туктады. Тарас Бульбаның ике улы иде бу.
***
Ростовларның өч кызы булган: Наташа, Соня һәм Николай.
***
Тарас атка утыргач, ат көлеп куйды.
***
Татьянаның күңеле мәхәббәт белән тулы иде. Бу мәхәббәтне ул кемгә багышларга да белмәде...
***
Пьер Безухов мәхәббәте уңышлы булмады – ул өйләнде.

"Безнең мирас". - 2022. - №3. - 112 б.


Фото: pixabay

#Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи