Журнал «Безнең мирас»

Айдар Фәйзрахмановның "Олы юл" дип аталган яңа китабы басылып чыкты

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт филармониясенең һәм ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның "Олы юл" дип аталган яңа китабы басылыпчыкты.

img_2070А. Фәйзрахманов җырларыннан һәм романсларыннан төзелгән беренче, "Яшәү барыбер кызык" дип аталган китап,2014 елда чыккан иде. Анда Ш. Җиһангирова, Р. Корбан, Г. Рәхим, Г. Мөхәммәтшин, Р. Әхмәтҗанов, М. Әгъләмов, Р. Харис, М. Хафизов, Г.Афзал, Г.Зәйнәшева, Х.Әюп, Р. Мөслимов, И. Иксанова, Н. Исәнбәт һәм халык сүзләренә язылган 25 җыр кергән.

"Олы юл" дип аталган яңа китапта Айдар Фәйзрахмановның Г.Морат, И. Юзеев, М. Әгъләмов, Р.Әхмәтҗанов, И. Иксанова, Р.Корбан, Х. Әюп, Р. Әхмәтҗанов, Ф. Сафин, М. Әгъләмов, Р. Бакиров, С. Әхмәтҗанова, Ш. Биккол, Р. Мингалим сүзләренә язган 35 җыры тупланган.

Ике басманың да төзүчесе һәм мөхәррире – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлшат Шәрәпова. Ноталарны Илнар Фәйзетдинов язган.

Китап 1000 данә тираж белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында басылган.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру