Журнал «Безнең мирас»

Әрнәш җиле

Бүрсет суының югары агымында Әрнәш (Зур Арташ), Түбән Әрнәш, Урта Әрнәш (Албай), Югары Әрнәш (Казаклар) исемле керәшен авыллары сибелеп утырган. Әүвәл заманнарда бу төбәкне «Әрнәш ягы» исеме белән атап йөрткәннәр. Бу яктан – Бүрсет суы үзәнлегеннән Чулман елгасына таба кыш айларында еш кына үзәккә үтәрлек төньяк җиле исә. Элек мескен бүрек, чабата, суккан ыштан киеп йөргән заманнарда салкын төньяк җиле түбәнрәк урнашкан Ташлык, Югары Бүрсет, Үсәли, Бүрсет-Сөкәсе, Баскан, Катмыш, Еникей-Чишмә авылы кешеләренең теңкәләренә тигән. Үзәнлектән килүче менә шул салкын җилне халык «Әрнәш җиле» дип атаган да инде.


Шулай бервакыт Югары Бүрсеттән Хөснулла исемле кеше Казанга барып чыккан. Көн бик салкын, җилле икән. «Үзәккә үтә шушы Әрнәш җиле, инде Казанга килгәч тә тынгылык бирми каһәр!» – дип, Хөснулла абзый Казан урамыннан исүче салкын җилдән зарланып алган.


Фото: pixabay

Текстны, "Тел күрке - сүз" тапшыруында яңгыраган язмага нигезләнеп, Рөстәм Акъегет әзерләде. 


Безнең мирас. - 2020. - №7.

Теги: Мансур Фазылов Яңалыклар Тел күрке — сүз

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру