Журнал «Безнең мирас»

Әнгам Атнабаев: КӨЛӘМ

"Ник көләсең?" - диләр.
Мин һаман да көләм...
Бу дөньяда кызык беткәнмени —
Юктан кызык табам да көләм.
Кайчагында ярлылыктан көләм,
Кайчагында барлыктан көләм,
Кайчагында, унҗидесе тулган
Кызлар кебек, ярыктан көләм.
Төштә үземне патша итеп күрәм,
Уянам да шуңардан көләм;
Кайберәүләр өндә патша кебек
Исем китеп, шулардан көләм.
Кайчагында, сигаретым беткәч,
Махра сорап төргәннән көләм;
Ярты эчкәч, берәр йөз граммлык
Акча сорап йөргәннән көләм.
Кайчагында юк кайгыны бар дип,
Елап йөргән дуслардан көләм;
Дусларымның һәрбер уңышына
Кара көйгән дошманнан көләм.
Бу дөньяның рәхимсезлегеннән —
Кышыннан һәм көзеннән көләм...
Һич булмаса, менә шул турыда
Шигырь язган үземнән көләм.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру