Ә маймылы кайда?
Без яшь чакта яңа әсәр укыганнан соң бәхәсләшерлек, киңәшләр бирерлек тә рәте булмаган язмага төгәл бәяләмә бар иде:
– Маймылы юк. Маймылы табылмаган.
Инде бу атама онытыла, югала бара. Шулай да соңгы елларда Туфан Миңнуллин язмаларында берничә мәртәбә ялтырап китте. Без инде күптәннән үзебезнең мәгънәле тәгъбирләребезне югалта барабыз. Европа латиннан үзләштергән, урыслар исә Европадан үзләштерә. Без аларга иярәбез. Шулай итеп, куян шулпасының шулпасы килеп чыга. Төп мәгънә халыктан ераклашканнан-ераклаша бара.
Шулай да каян килеп чыккан соң бу атама? Югыйсә бит узган гасырның 70-80 нче елларында инде бу бәяләмә әдәби кулланышка ук кереп бара иде.
Сугыштан соң беренче мәртәбә Казанга алдынгы колхозчыларны җыялар. Тантаналы җыелыш, бүләкләүләр. Менә аларны Казан буйлап экскурсиягә алып чыгып китәләр. Кунакларны журналистлар, язучылар, артистлар озатып йөри. Алар арасында Кави Нәҗми, Гомәр Бәширләр бар. Димәк, халыкка, аның язучыларына хөрмәт булган ул чакта.
Менә бер төркемне зоопаркка алып керәләр. Аларны маймыл кызыксындыра, чөнки сез маймылдан яратылган дигән фикер башларына нык сеңдерелгән. Шуңа күрә үзләренең шушы көнгә калуларының башын эзлиселәре, күрәселәре килә.
Менә колхозчылар маймыллар читлеге янында.
Гомәр ага Бәширов, үз гомерендә бер мәртәбә дә шаркылдап көлмәгән зат, җәелеп көлә иде. «Читлекләрне уратып алдылар, – ди, – ник шылт иткән бер тавыш булсын, тып-тын. Берзаман үзләренең ерак бабаларын сыйларга керештеләр. Өйләренә кайткач, бала-чагаларын сыйларга дигән тәмле кәнфит-перәннекләрен таратып бетерделәр. Тагын тын калдылар. Ә теге ач тәреләр, маймылланып, тагын сорый. Шунда берсе әйтеп куя:
– Юк, җәмәгать, без алардан түгел, алар бездән яратылгандыр. Бу кадәр ач булмаслар иде.
Зоопарктан соң, Шәриф Камалның музей йортына юнәләләр. Кереп тулгач, бүлмә кечерәеп кала. Ул чагында әле ул хәзергечә киңәйтелмәгән. Эчтән ягулы. Тын гына басып торып тыңлыйлар да – бетте.
Шунда бер җор телле колхозчы сорап куя:
– Ә моның маймылы кайда соң?
Бу сүзнең мәгънәсе иң әүвәл Кави Нәҗминең зиһененә барып җитә. Ул аны, кайтып, язучыларга сөйли. Әнә шуннан инде бу канатлы тәгъбир язучылар арасында таралып китә.
«Әгәр зирәк Кави игътибар итмәсә, мин, томана-лирик баш, бу сүзләрне колак тирәсеннән генә уздырган булыр идем әле», – дип сөйли иде Гомәр ага Бәширов. Әнә шулай итеп «маймылы кайда?» дигән атаклы гыйбарә барлыкка килә. Чиле-пешле әсәр турында «маймылы юк», дип юкка гына әйтмиләрдер...
2006 ел
Сәхифәне, Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз» тапшыруы язмаларына нигезләнеп, Рөстәм Акъегет әзерләде.
"Безнең мирас". - 2019. - №6.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА