Журнал «Безнең мирас»

100 ел элек татар дөньясы

Татар телен гамәлгә кую


Бик күп төрле чараларны гамәлгә кертер өчен халыкның күпчелеген тәшкил иткән милләт телендә эшли алырлык күп кенә мәдәни көчләр хәзерләргә кирәк. Шуңа күрә Татар телен гамәлгә кую комиссиясе аң-белем тарату мәсьәләсенә зур әһәмият бирә. Комиссия Татарстан Өлкә партия мәктәбе һәм коммунистлар университеты белән нык галяка (берлек) ясап эшли. Алар Татарстан Җөмһүрияте өчен партия һәм совет эшчеләре хәзерлиләр. Комиссия татар укучыларына ярдәм эшләре оештырды. Моның өчен төзелгән ярдәмче комиссия татар укучыларына ярдәм итәргә сумма табарга, алар өчен көтепханә тәшкил итәргә һәм штат кыскартылган мөәссәсәләрдә (оешмаларда) татар укучыларын урыннарында калдырырга тиешле чаралар күрә. Аннан соң комиссия татар телен өйрәнү курсы ачарга Мәгариф халык комиссариатына тәклиф кылды (йөкләде).


Татарстан Җөмһүриятенең бер еллык гомерендә татар телен тәмамән гамәлгә куярга мөмкин булмады. Икенче елда моны эшләргә мөмкин иде, ләкин ашлык булмау сәбәпле, каты ачлык башланганлыктан, ул мәсьәлә икенче планга күчте.


Без узган елда Татарстан Җөмһүриятендә аң-белем тарату һәм башка эшләр белән шөгыльләнгән күп көчләрнең читкә таралганын күрдек. Шуңа күрә Татарстан Җөмһүриятендә калып эшләргә теләгән урыс эшчеләрен татар телен өйрәтә торган курсларга тиешенчә җәлеп итәргә мөмкин булмады. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен беркадәр генә курслар ачылды.


Ләкин анда да уку мәҗбүри ясалмады. Шулай булса да, ул вазыйфа икенче уңайлы вакыт килгәнгә кадәр кичектерелде һәм без ул уңайлы вакыт бу көз килер дип өмид итәбез.


«Татарстан». – 1922. – 1 август.


Көтепханәгә (китапханәгә) эшчеләр хәзерләү курслары


1921 елдан бирле Татар җөмһүриятенең бәгъзе бер кантоннарында татар көтепханә эшчеләре хәзерләү курслары ачылган булса да, бердән, аларның бик кыска мөддәтле – 2-3 атналык кына булулары, курста үтәргә тиешле фәннәрнең иң кыска, иң тар рамкада үтелүе, көтепханә эшләре белән өстән генә, назари гына таныштырылуы аркасында ул курсларның практический файдалары бик аз булды.


Икенчедән, ул курсларда укыр өчен кешеләр җибәрү эшләренә әһәмият бирелмәү, кем туры килсә шул кешене, аның аң-белеме дә ни дәрәҗәдә булуына карамастан, курска җибәрүләр һәм шуның аркасында курска җибәрелгән курсантларның аңбелеме дә бик төрле дәрәҗәдә булулары, күбесенең көтепханә эшчесеннән таләп ителгән белемнең аз гына өлешен дә тота алмаулары – менә болар һәммәсе татарлардан көтепханә эшчеләре хәзерләргә бик зур киртә булып килделәр.


Татарлардан курска 15 кешедән дә артык укучы алынмаганга, кантоннар үзләренә билгеләнгән разверстка буенча, иң ышанычлы, иң хәзерлекле авыл яшьләрен җибәрергә тиешләр.


Татар Җөмһүрияте көтепханәләре мөдире Г. Акбулат.


«Татарстан». – 1922. – 1 август.


Оренбургтагы Татар институты бинасы (1922 ел), элеккеге «Хөсәения» мәдрәсәсе

Татарлар институты


Бу ел кыш үткән елдагы кебек Шәрык институты (элекке «Хөсәения» мәдрәсәсе) ачылып укулар дәвам итте. Бу татар институтында июнь башларына кадәр укулар барды, йөзгә якын шәкерт укып чыкты. Соңгы вакытта аны рус институтына катнаштырып параллель ясау фикере кузгалып тора. Мәркәздән хөкүмәт челтәренә кертелү сорала. Бу ел бу институтны 9 кеше бетереп чыкты. Бер татар техникумы бар иде, ул русларныкы белән бергә кушылды. Шәһәрдә алты балалар йорты дәвам итә.


«Эшче». – 1922. – 12 август.


Шәрык музыка мәктәбе


Башта Оренбург татар яшьләре һәм приказчиклары тарафыннан ачылган бу мәктәп электә бик яхшы гына дәвам итеп килә иде. Татар-башкорт галәмендә бердәнбер башлангыч булган бу мәктәп, яңа икътисади сәясәт чыгу аркасында, хөкүмәттән тыш эшли башлаган иде.


Казакъстан мәгариф комиссариаты, бу мәктәпнең шәрык халкы арасында бердәнбер рассадник булганлыгы өчен, аның икътисади якларын яхшырту нияте белән, аны үз карамагына алды һәм юлга салып җибәрде. Хәзердә яхшы гына рәвештә дәвам итә. 80гә якын музыка өйрәнүчесе бар.


«Эшче». – 1922. – 12 август.


Сәхифәне Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 20-21 б. 

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру