Журнал «Безнең мирас»

Белем (гаилә дәресләре)

Балалар тәрбиясе гомуми тәрбиянең нигезе булганлыктан, «хатыннарның тәрбиясе камил булган кавемнәр алга китәр» дигән кагыйдәне һич тартышмый кабул итмәк һәрбер хаклыкны белүчеләрнең бурычлары җөмләсеннәндер. Әгәр дә без шушы рәвештә кызларыбызга гыйлем вә һөнәр өйрәтүгә каршы торуыбызда дәвам итсәк, башка укымаган милләтләр кеби без дә тиздән бетәчәкбез.


Фикер белек нуры берлә нурланмаса, адәм наданлык караңгылыгында калыр. Тәрбияи фикрияләре камил булмаганнарның тән вә дин тәрбияләре дә яхшы булмас. Чөнки гыйлем вә мәгърифәт тәрбияи фикрия ияләрендә генә булып, тәрбияи фикрияләре булмаган адәмнәр үзләренең дөнья вә ахирәт эшләрен эшләүдә ялгышып кимчелекләргә төшәрләр.


Рух гыйлем вә мәгърифәт берлә камилләнер. Хәтта гыйлем вә мәгърифәт үзе хәят [тормыш] дип әйтергә дә мөмкин. Инсаннарның кадере мәгариф берләдер.


Гыйлем вә мәгърифәттән һичбер зарар күренгәне юктыр. Аны яхшы өйрәнмәк – һөнәрдер. Дөньяда никадәр явызлык булса, һәрберсе наданлыктан туар. Иң зур һәлаклек чокыры – наданлык вә адәмлекне бетерүче дә наданлыктыр.


Күркәм гыйлем алган, холкын төзәткән бер хатын, әлбәттә, һәр җирдә хөрмәтләнергә тиештер. Матурлык – узып китә торган бер зиннәттер. Мәгърифәт адәмнең үзе берлә бергә яшәр. Фикерен наданлык шомлыгыннан пакьләгәннәр намусын, гыйффәтен, хатынлыгының кадерен, шөбһәсез, бөтен мәгънәсе берлә белер. Белекле адәм һичбер нәрсәдә алданмас. Надан хатыннарның балаларына бирәчәк тәрбияләре дә кимчелекле вә төпсез булыр.


Адәмлек өчен кирәкле булган намус, гыйффәт, оят кеби фазыйләтләрне иң башлап тудыручы – гыйлем вә мәгърифәттер. Бәхетеңнең дә, рәхәтлегеңнең дә, байлыгыңның да нигезе, төбе – гыйлем вә мәгърифәттер. Галим вә камил булганнарның дәрәҗәләре бик зурдыр. «Гыйлем мәртәбәсе – мәртәбәләрнең иң олугысы» дигән сүз – бик тугры бер сүздер. Кайсы җирдә гыйлем вә мәгърифәт булса, ул җирдә бар бәхет, дәүләт оясыдыр. Кайсы җирдә наданлык урынлашкан булса, ул җир – бер файдасыз коры вә ташлык җирдер. Күркәм холыклар берлә бергә булган гыйлем адәмнәрне бәхетле итәр, тергезер вә югары дәрәҗәгә күтәрер. Кабахәт эшләргә сәбәп булган белекләр һәр җирдә, һәр диндә гаептер. Гыйлемнән максуд – күркәм эшләр вә изге гамәлләрдер. Шуның өчен белгәннәр белгәне берлә гамәл кылмак тиешледер.


Һәр хатынга үзенә кирәкле булган гыйлем вә һөнәрләр берлә бергә кул эшләрен вә йорт эшләрен үгрәнергә вә белергә тырышмак лязимдер.


Мөхтәрәм туташлар! Ничек тә адәм булырга тырышыйк, укып күркәм холыкларга, изге гамәлләргә якын булган мәгарифне өйрәнеп, ике дөньяда да бәхетле булыйк.


Фахрелбәнат Сөләймания


Безнең мирас. - 2016. - №1. - 52-53 б. 


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру