Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов: “Эш булса, яшьләр авылда кала”

print_53450


5 августта Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Әлки һәм Спас районнарында булып, уры-җыю эшләре белән танышты, яңа социаль объектлар ачуда катнашты.


Үз сәфәренРөстәм Миңнеханов Әлки районындагы “Кызыл Шәрыкъ“ агрохолдингы һәм “Хузангаевский” авыл хуҗалыгы кооперативы кырларын караудан башлады. Биредә урып-җыю кампаниясенең нәкъ уртасы. Хәзерге вакытта ул якынча 50 процентка тәмамланган инде. Биредә уңдырышлылык күләме бер гектарга 21,7 центнер тәшкил итә, басу-кырларда 90нан артык комбайн эшли. Быел әлеге район кукуруз һәм көнбагыш уңышы буенча республикада беренче булыр дип фаразлана.


Биредә шулай ук Әлкинең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тарафыннан җитештерелгән товарны сату өчен махсус кибет ачарга әзерләнәләр икән. Бу яңалык Рөстәм Миңнехановның күңеленә бик хуш килде. “Авылларда җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре товарлары өчен кибетләр ачу – азык-төлек куркынычсызлыгының нигезе булып тора. Бу бит әле табыш дигән сүз дә. Өстәвенә, хәзер халык товарларны эре сәүдә челтәрләреннән түгел, ә җитештерүчеләрнең үзләреннән сатып алырга тели, — дип ассызыклады ул.


Түбән Колчура авылында исә Татарстан лидеры 100 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты ачуда катнашты. “Мәдәният йорты, кибет, яхшы юллар һәм эш урыннары булу авылны яшьләр өчен дә кызыклы итә, аларны биредә саклап калырга булыша”, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


Билгеле булганча, республика авылларында күпфункцияле үзәкләр төзү “Авыл мәдәният йортлары” программасы нигезендә тормышка ашырыла. Ел азагына кадәр Татарстанда барлыгы 42 яңа клуб калкып чыгарга тиеш.


Хузангай авылында исә районара күз хирургиясе үзәге ачылды. Ул республиканың шактый еракта урнашкан район һәм авылларында гомер итүчеләрне сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк. Биредә елына 1-1,5 мең операция ясарга планлаштыралар.


Рөстәм Миңнехановның Спас районына сәфәре һавадан игеннәрне карап чыгудан башланды. Шуннан соң ул Болгар икмәк кабул итү оешмасына килде. Биредә 48 кеше хезмәт куя, ел саен саклауга 30 мең тонна иген урнаштырыла. Сентябрь аенда шунда ук көнбагыш һәм рапс мае җитештерү цехы да ачарга планлаштыралар.


Болгар шәһәрендә исә Татарстан лидеры “Дулкын” йөзү бассейнын ачуда катнашты. Биредә балалар өчен уйнау бүлмәсе дә, тренерлар бүлмәләре, сауна, табиблар өчен бүлмәләр каралган. Гомуми мәйданы 2915 кв. м. тәшкил итә. Ел азагына кадәр республикада 10 яңа спорт комплексы гамәлгә керергә тиеш. Аларның 5се – бассейнлы. Объектлар федераль программа кысаларында Татарстан бюджеты акчаларына төзелә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, йөзү – ул теләсә кайсы яшьтәге балалар өчен иң яхшы спорт төре. Мактаулы кунаклар исә Россиянең бер генә төбәгендә дә Татарстандагы кадәр бассейннар белән мактана алмый. Бассейн ачылу уңаеннан Чаллыдан чакырылган синхрон йөзү осталары чыгыш ясады. Ә тренажер залларында инде җирле халык спорт белән шөгыльләнә иде.


Текст   www.idel-tat.ru сайтыннан.


Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру