Журнал «Безнең мирас»

«РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: «БЕЗНЕҢ НИГЕЗ — БУ ҖИРДӘ ЭШЛӘҮЧЕ ҺӘМ ЯШӘҮЧЕ КЕШЕЛӘР»

29 нчы июль көнне Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Норлат, Яңа Чишмә һәм Түбән Камарайоннарында эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Сәфәр вакытында Татарстан Лидеры кыр эшләрен күзәтте һәм авыл хезмәтчәннәре белән аралашты.


Искәртеп үтәргә кирәк: бүгенге көндә Татарстан — күпчелек икътисади мәсьәләләр һәм авыл хуҗалыгы буенча Россиянең алдынгы регионы санала. Республика җитәкчелеге ярдәме белән, үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре татарстанлыларны барлык продукция белән тәэмин итә ала.


Рөстәм Миңнеханов һәр өч районның кырларын карап чыкты һәм механизатор, инвестор, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар оештырды, урып-җыю эшләренең темплары турында сөйләште. Очрашу барышында билгеле булганча, урып-җыю эшләре белән бәйле бернинди авырлыклар да юк, барлык эшләр дә үз вакытында үтәлеп бара. Татарстан Лидеры исә һәр көннең, һәр мизгелнең файдалы узуын теләп калды.


Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов республикакүләм президент программаларының үтәлеше һәм 13 сентябрьдә булачак Бердәм сайлау көненә әзерлек белән кызыксынды.


Эшлекле сәяхәт вакытында Республика Лидеры Югары Уратма һәм Караул Тавы авыллары мәдәният йортлары ачылу тантанасында да катнашты. Рөстәм Миңнеханов “Авыл клублары” программасының республикада инде дүртенче ел тормышка ашырылуын искәртеп узды. «Республикада утызлап программа тормышка ашырыла, аларның күбесе эшли, шул исәптән авыл халкы өчен. Безнең нигез – ул җир, әлеге җирдә яшәүче һәм эшләүче кешеләр, ә безнең бурыч – алар өчен шәһәрдә булган шартлар тудыру», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


Яңа Чишмә районының Черемухово Бистәсендә Татарстан лидеры яңа мәктәп төзелешен карады. Әлеге мәктәп республика казнасыннан финансланган 56, 43 миллон сум, федераль бюджеттан бүленгән 14,3 миллион сум акчага төзелә. 100 балага исәпләнгән мәктәп быел 1 сентябргә ишекләрен ачар дип көтелә. Республика президенты программасы кысаларында Татарстанда ел дәвамында барлыгы 13 мәктәп сафка басар дип ниятләнә.Икътисади шартларга карамастан, республикада бюджет хисабыннан башкарыла торган 30 уникаль президент программасы эшләвен дәвам итә.


Эшлекле сәфәргә нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов «Урып-җыю эшләре башланды, техника эшли, ягулык бар, кешеләрнең кәефе яхшы. Социаль объектлар, мәктәп, мәдәният йорты, юллар төзелеше билгеләнгән план буенча бара. Мин барысыннан да кәнәгать», — дип белдерде.


Тәрҗемә "Ялкын" журналы сайтыннан


Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру