"Күңелем белән иркәләп уздым"
6сында «Татарстан» идарәсенә бардым. Рәмзи белән сөйләшеп уздым. Бу Рәмзи дигән халыкта кешелек ягы бик шәп түгелдер, ахры. Эшемне бетерер өчен Мәхмүт Максудка бәйләп куйды тагы. Обкомолда бетә торган эш булгач, нигә идарәгә китереп йөртәдер.
Шамил Усманов белән таныштырдылар. Яшь кенә җегет икән әле. Язуларым хакында тәти сүзләр әйтте. «Безнең юл» өчен биргән «Чишмә янында» дигән шигыремне укып, бик ошаттылар. «Бик көчле һәм табигый язасың», – дип, гел язарга киңәш бирде.
С.Җәләл «Безнең юл»ның секретаре икән. Язмамны кабул итеп, язып торырга нык димләде. «Ни генә җибәрсәң дә, басмый калдырмабыз», – диде. Бер данә журнал бирде.
Гәрәй Хәсәни, Ш.Шәһидуллин, М.Гали, Г.Газиз, Г.Рәхим кебек мөхәррирләр – бар да монда эшлиләр. Кайсылары белән танышмыйча гына таныштым. Кайсылары белән танышып йөрергә вакыт та булмады. Артык кызыксынмадым да.
Комбинатка бардым. Пьесаларым матбагага бирелде. Тинчурин, З.Вәлиев, Мостафиннарны күрдем. Фуад Кулиев белән күрештем. Шагыйрь Һади Такташ белән дә сөйләштем.
Әхмәт Гомәров кабинетына алып кереп, анда сөйләшеп утырдык. Конгресска дигән пьесам «Адашкан күңел»не тапшырдым. Бу Әхмәт Гомәров та минем өчен бик уңайлы кеше булып чыкты. Үзе теләп «Фәрештә» белән «Авыл бәйрәме»м өчен русча да, татарча да мөкаддимәләр язарга өстенә алды. Сәяси һәм башка яклардан тикшерәм, ди. Мин шуңа рөхсәт итеп язу бирдем. Өенә чакырган иде, бара алмам, дидем. Казанга килеп торырга тәүсыя итеп калды. Хәтта әле үзе язган пьесаларын миннән тәхлил иттермәкче (тикшертмәкче) була.
Бер ресторанга кереп обедать иттем дә Тинчуринга бардым. Заһидә ханымны да күрдем. Кыйраәтханәгә (китапханә) бардым.
Татпечать китап кибетенә барып, Шәһид Шәфигов дигән кешегә биш миллиард акчамны калдырып киттем. Иртәгә червонецка алмаштырып бирергә булды. Бу червонец дигән нәрсәкәй, акчаның бәһасен төшерми сакларга бик шәп булган лабаса.
Һәркем Казанга килергә димләде.
Урамда Нәсимә апай белән Зыяны күрдем. Ник килмәдең, диләр. Озак сөйләшеп тордым. Вакытым тар булганга, Габбасларга кадәр генә дә бара алмадым.
7сендә. Бүген сәгать 3тә китәчәк пароходка өлгерергә уйладым. Почтага барып, «Чыгам», дип, Орскига телеграмм бирдем. Обкомолга барып Мәхмүт Максудны көттем. «Кызыл Шәрык яшьләре»ндә басылган нәрсәм өчен гонорар алдым. Исхаков белән утырдым.
М.Максуд белән таныштым. Бергә фатирына бардык. «Кызыл йолдыз»ны карап чыккан икән. Хәзер бастырырдай көчләре булмаганга, үземә ала тордым. Фикерләрен сөйләттем. Кешесе күп, ди. Хәйнең коммунистлыгы зәгыйфьрәк, ди. Байтак сөйләшеп, мөнәсәбәтне ныгытып чыктым.
Комбинатка барып, договордан копия алдым. Эшне бетереп, хушлашып чыктым. Шәфигов 5 червонец китереп бирде.
Апайга бүләк итеп духи, сабын, чәй, күлмәклекләр-фәләннәр алдым. Бер җиргә кереп обедать иттем.
С.Җәләл белән очрашып сөйләштем. Бик ачык, күңелле кеше итеп таптым үзен. Казанда Ибраһим Кулиев, Әхмәт Гомәров, Садри Җәләл бик якын булып; Мөхәммәт Кулиев, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Шамил Госманов, Ш.Шафигов җагымлы кешеләр булып күңелемә сеңделәр. Һәркем белән аз вакытта танышып, күрешеп кенә үткәнлектән, башкалар хакында хөкем итә алмыйм әле.
Мин пристаньга төшкәндә зур, дәһшәтле, матур «Красная Латвия» исемле теплоходның Самарага карап чыгуына 15 кенә минут вакыт калган иде. Чак төшеп өлгердем. Ләкин первый класска билет сатылып беткән булып, хур итте. Ирексез генә второйга алдым. Өстә бара алу бәхетеннән аерылдым.
Теплоход оча, ифрат шәп йөри. Акрынрак йөргәндә селкенгәне дә сизелми. Бөтен нәрсәсе җитеш. Буфет, парикмахер, почта, мунчалар – бар да бар. Тик каютасыз баруы гына матлубсыз булды. Второйда тыгызрак, соңлау аркасында койка да эләктерә алмый калдым. Шулай да бер урыс җегете – эшче белән дуслашып алып, ул берәүдән табып бирде. Хатыны белән бер койкага урнашты да үзенекен миңа бирде. Маладис!
Палубадан Волга буйларын тамаша итеп, теплоход белән очу, әлбәттә, күңелле инде. Пристаньнарда кура җиләге, чия, караҗиләкләр ифрат күп. Аны пристань саен алып кереп ашыйм. Җәйнең рәхәтләре белән мәнфәгатьләнеп, форсатларны качырмаска тырышам.
Сембердән төнлә үтеп, күрә алмадым.
8ендә теплоход парикмахерыннан, марҗадан, сакал кырдырдым. Буфетта ике рәт чәй эчтем.
Волга буе күренешләре артыграк матур, ахры. Бик ямьле рәвештә яратылган бормалы җирләр җаннарны рәхәтләндерә. Матурлыгына сокланып, карап туймыйм. Жигули тауларына барып тоташкан җирләрнең матурлыгын, Жигулиның ямьләрен онытырдай булмадым. Каршыма очраган зур пароходлар, теплоходларны тамаша итеп уздырып җибәрүләре дә бер зәвык.
Самараның матур дачаларын карап бару да күзгә бер бәйрәм.
Самарага сәгать өчтә җиттек. 100 сумга извозчик яллап, вокзалга киттем. Хуш, Волга! Саулыкта күрешик!
Вокзалда ыгы-зыгы. Ялгыз кешегә нәрсәләрне югалтмый билет алу бик кыен. Кесә көченә таянмый чара юк. Нәрсәләремне хранениега бирдем дә үзем билетка бардым. Кырыктан ишкән дилбегә кебек кеше касса янына тезелгән. Калган билет аз, поезд озакламый китә. Һичбер бүген китә алуымның ихтималы юк – хезмәт тәкъдим итеп йөрүченең химаясенә керми чара булмады. Кассирша белән файда уртакка кәсеп итә торган бу халык чиратсыз барып билет алды. Нәрсәләремне күтәреп вагонга бик һәйбәтләп урнаштырды. Хезмәт хакына алган 200 миллионын исәпләмәгәндә, рәп-рәхәт булды. Ләкин Самарадан Оренбурга бару 600 миллионга төште шул.
Озакламый кузгалып киттек. Классный вагонның бер койкасын биләп, рәхәтләнеп тирбәлеп йокладым. Акчаның хакы чыкты.
9ында сәгать 5тә Оренбурга җиттек. Нәрсәләремне хранениега биреп, Орски поездын белештем. Берсекөнгә сәгать иртә 6да икән. Җәяү генә калага менеп киттем. Мәхмүтгәрәй абый өе турысыннан «үткәннәр»не уйлап узып, Харис абзыйларга бардым. Мидхәт, Җәүдәт, Шәүкәтләр дөбердәшеп каршы алдылар. Әти-әниләре Мәскәүдә икән. Балалар үрле-кырлы сикерделәр. Гаеттә бездә бул да, бездә бул, дип, тирәмдә әйләнгәләп, нишләргә белми йөриләр. Мидхәт йортның зур кешесе булып, ахиранә генә мөдир булып йөри. Чынлап та, җегет булып килә үзе. Бик матурлап чәй эчерделәр. Кымызлары бар. Бакчалары рәхәт. Пианино алганнар. Йорт-җир ике баштан шәп. Бик күңелле!
Ял итеп, бүген чыгасы итмәдем. Күңелле энеләрем белән ирмәкләндем. Җәүдәтнең гаять осталык белән пианино уйнавына кызыгып әллә ни гомер уйнатып утырдым. Мидхәт мандолина белән кушылды, әйттерәләр.
Бик матур җиһазлы бүлмәнең мамык кебек хәзерләнгән караватында ятып йокладым.
10сында. Мидхәт урогына китте. Җәүдәт рәсемнәр күрсәтте. Гомәр Хөсәеновның туган түгелмелегендә тагы шикләр туды.
Базарга чыктым. Апайга күчтәнәчләр алдым.
Өйгә кайтып чәй эчтем дә Рокыяләргә бардым. Бәхетсезлек! Рауза малярия белән авырый. Рокыя, гаеткә хәзерләнеп, пешеренеп йөри. Сара кодача шаулап килеп керде. Китмә дә китмә, дип бәйләнә дә башладылар. Бөтен сәбәпләр белән җиңелеп гаҗиз калдым. Мидхәт, Җәүдәт, Рокыя, Сараның – дүртле иттифакының – бердән һөҗүм белән самими үтенечләре каршында вөҗданым борчылды.
Вокзалга төшеп нәрсәләремнең саулыгын белештем. Киләсе поезд Куандыкка гына бара икән. Кондуктор №8гә акча калдырып, третий класска билет алып куярга куштым. Үзем поезд китәрдә генә төшәргә булдым.
Мидхәтләрдә бәйрәм ашлары белән чәйләр эчтек. Габдулла Тимушев белән таныштым. Пианинолар уйныйлар; сөйлиләр, сорыйлар; китмә, дип бәйләнәләр.
Мидхәт белән Рокыяләргә бардык. Рауза да айныган. Бераз утырып Рокыя белән өчәүләп Сараларга бардык. Китәчәгемне белдердем. Тагы бер кыстап карадылар, булмады. Озак утырдык. Сөйләштек, көлештек. Күңелле булды. Сара юл азыгы итеп тәмлекәйләр биреп җибәрде.
Кайткач, чемердәп кенә торган кымыз эчеп яттык.
11ендә. Иртүк тордык. Бәйрәм ашлары – чәк-чәк, чия ләвешләре, фәләннәр белән чәй эчтек тә, Мидхәтләр гаеткә китте, мин – вокзалга.
Беренче звонок бирелгән иде. Кондуктор билет алган. Классный вагонга кертеп урнаштырды. Орски поездына да утырдым. Бер-ике-өч кенә татар күренә. Таныш урыслар бар. Туган илгә якынлаганлык сизелеп тора.
Поезд кузгалгач, Оренбур IIне үткәч, Каргалы авылын озак тамаша итеп барып, күңелемне ямьләгәч, ятып йокладым. Шпаллар начарлык аркасында, кайсы урыннарда поезд бик акрын барып, тәмам эчне пошыра. Кыштырдап барып, җәяү төшеп йөгерердәй итә. Юл буе ауган вагоннар дәһшәт биреп тора. Крушение булмасын тагы.
Яңавыл, Утар авылы турыларын яратып карап, күңелем белән иркәләп уздым.
Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.
Безнең мирас. — 2021. — №9. — 32-39 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА