«Күңелемне тартып калды»

1ендә иртүк уяттылар. Чәй генә эчтек тә, Һашим ат җикте. Яңадан килү уйларында да торганга, китү авыр тоелмады. Тик Сәетгәрәй абый бик читенсенә. Икрам, Әхмәт, Мөхәммәт йоклап калдылар. Арбага утырыр алдыннан абый, җиңги белән бакчага кердек. Бүген төннән пешкән кура җиләкләрен үзем җыйдым. Җиңги ак карлыган, абый виктория җыеп китереп бирде. Учым тулы җиләк булган хәлдә арбага мендем. Арба өстеннән абый, җиңги, Һашимнарга да ашаттым. Сәетгәрәй абый, Кунерга кадәр озатачак булганга, безгә утырды. Җиңги капка төбендә озатып калды. Нык торсам да, күңелем азрак йомшады. Өйдә дога кылдырганнарында бер бөртек яшем дә чыга язып калды. Гади генә ташлап китеп булмый. Хуш, Шода, хуш, туганнар, хуш, күңелемнең якыннары – җегет-кызлар! Сау йөреп, сау яшик. Бәлки, күрешербез дә, кем белә.

Артыма әйләнеп Шодага карый-карый Кунерга җиттек. Сәетгәрәй абый белән Кунер урамында хушлаштык. Йомшак тавыш белән әйткән соңгы «хуш»ы күземнең яшен актырып чыгарды. Шулай да тиз генә тыелдым. Сәетгәрәй абый калды. Авылны чыкканчы артка әйләнеп карадым. Баскан урынында бездән күзен алмый карады да торды. Кызганыч булып торып калды. Хуш, иң зурыбыз булып калган Сәетгәрәй абый! Саулыкта тагы күрешеп куанышыйк!

Һашим белән барабыз. Бер туганым – яраткан, дуслашкан энем янымда әле. Аның белән җуандым. Ул миңа күп уйланырга юл бирмәде. Күңелле кыланып, җырлап, сөйләшеп, дуслыкны ныгытып барабыз. Дворганы үттек, Сәрдек, Пожмара, Кучким, Кырымданнарны үтеп, Заводка җиттек. Бу күңелемә берәү аркасында кәгъбә булып әверелгән авылда бик матур ике пар кыз күреп, бик матур йортлар күреп үттек. Нүнәгәр дә зур, матур, күңелле авыл икән. Күңелемне тартып калды.

Гәрәйләр авылы Чутайны тыштан гына күреп үтелде. Үҗәли, Чуаллар үтәли Малмыжга җиттек. Йөреш-килеш күңелле, хатирәле булды. Яшә, Һашим!

Җизни чәй эчерде. 500 миллион акча биреп торды. Сөйләштек. Малы-нәрсәсе күп, бай булган җизни варис эзли. Малын калдырыр бер кешесе дә булмау өчен кайгырып, миңа: «Өйләнеп кил дә, бергә торыйк, варис булырсың», – дип мөрәҗәгать итте. Мөмкин булмавын, малга кызыгып хөрриятемне җуя алмавымны анык белә торып та, сөкүт белән (дәшми торып) өздердем. Карт җизниемне өзелгән җавабым белән борчып китәргә теләмәдем. Мәгъзур җизни, үз ирегемә йөрү алтыннан мең өлеш кадерле! Байлыгың мине кызыктырмый!

Малмыж пристаненың юлы бик күңелле аның. Кызыклы итеп бардык. Һашим бик җылап, көзге байлыкта тагы килергә чакырды. Матур сүзләр әйтте.

Пароход килмәгән дә, белмиләр дә. Никакой расписание юк. Пароход көтүчеләр бар икән, мин дә калырга булдым. Пристаньда пассажирларга урын юк. Ачык далада, җиргә әйберләрне куеп, кешеләр янына чукайдым. Һашим китәргә булгач (бер-ике сүз сызылган, укылмый – Р.Ш.), хушлашып кул бирештек. Кинәт авыр булып китте. Шодадан чыкканда да, Сәетгәрәй абзыйдан аерылганда да булмаган дәрәҗәдә йомшадым. Һашим белән гел бергә йөреп, бергә шаулап килеп тә, хәзер шыр далада япа-ялгыз, кайчан килүе билгеле булмаган пароходны көтеп торып калу бик зур әллә нәрсә кебек тоелды. Мин нәрсәләремнән бик аерылмый гына читтәнрәк кенә карап тордым. Ул арбасына утырып кузгалды. Тагы бер хуш диештек. Авырсынсам да, сер бирми, көлеп кенә исәнләштем. Шулай да горбәттә ялгыз торып калуым Һашимны борчыды бугай, аз гына атлагачтын да иелеп күзләрен басты. Шуны күрү белән мин дә җыладым. Ул түбәтәен болгый-болгый күздән югалды; мин җылый-җылый яулык болгап тордым. Шулай итеп Һашим белән аерылу бик авыр булды. (Соңрак автор, ярты биткә аркылы, кызыл кара белән өстәп язган: «Бу битне җыртып алу турында күп уйлап тордым. Теге ягын югалтмас өчен калдырдым. Җылавымнан оялам. Хәйдәр. 1926». – Р.Ш.)

Нәрсәләрем янына утыргач та тыела алмый җылап утырдым. Бергә гөрләп килеп тә күңелсез, карарсыз җирдә ялгыз торып калу, актык туганнан да аерылу. Һашимның сөйкемле итеп аерыла белүе түзүемне алды. Урыслар белән ияләшеп, нәрсәләремне аларга ышана башлагач, шул аерылган җиргә барып, картинаны күз алдыма китереп, җылап ала-ала кич җиткердем. Һашим киткән юл күзләремә кәгъбә булып әверелде. Хуш, җегет! Хуш, идеядәш энем! Хуш, яшь крестьян! Саулыкта күрешик!

Пароход юк. Кич булгач, утыру күңелсезләнде. Эч поша, һичбер җуаныч юк. Тирәмдә җыен урыс. Ифрат җайсыз, ифрат моңлы. Бервакыт башыма чүкте. Караңгыланып күренмәс булганчы, Һашим юлына карап тордым. Аннан нәрсәләрем янына килеп утырып уйларга бирелдем.

Йокы килә. Йокласам, нәрсәләремне алырлар дип куркам. Соңга таба түзмәдем, нәрсәләремне астыма җыеп, башымны бүрәнәгә куеп йоклап-йоклап ала башладым. Пароход юк та юк.

2сендә. Черкинең талаулары астында бүлә-бүлә аз-маз черемләп кояшны чыгардым. Кояш белән бергә күтәрелдем. Торгач та Һашим юлына күз ташладым. Ул миңа горбәттә бер иптәш кебек хис ителә. Аерылып калу минутларын уйлап йомшап-йомшап алам.

Озакламый югарыдан пароход килде. Иртәгә сәгать 8дә «Внучка» атлы пароход белән газаплы Малмыж пристаненнан кузгалып киттек. Акчам җитми калыр дип куркып, второй класска гына 90 сумга билет алдым. Вяткада пароход икегә генә бүленгәнгә, второй борынгы третий урынында (бу кечкенәләрдә четвертый урынында) гына. Тар, кешеләр белән бәрелеп утырулар кызыксыз. Идәннәргә урнаштык. Монда йөрүнең әүвәл-ахыры шушы булсын дип теләдем.

Өскә менеп, Малмыж пристане күздән югалганчы карап бардым. Һашим юлы, Дилбәрләр күңелемне күбрәк биләде. Бу якта күреп үткәргән нәрсәләр, бәндәләр берәмләп уйдан кичте. Саулыклар, күрешүләр тели-тели күзләремне кәгъбәсеннән аердым.

Йомарланып ятып кына йоклаштырдым. Өскә менеп карап баргаладым. Ләкин утырган урын таза булмагач, рухланып булмый. Күңелемне ямьләрлек танышлар да чыкмады. Шулай да, йөргәндә нәрсәләремне күзәтерлек урыс танышлар ясадым. Файдаларын күрдем. Юлда һичбер уйламаган танышлар табылып, бер-береңә файдачы булып китәсең. Шунысы уңай әле.

Бер авылның ямьле дә, гармунчы да, шахтер да булган җегете генә хатирәмә бизәк булып калды. Һәрбер татар хатыны белән дә дусландык соңгарак.

Соколкига төнлә 12дә җиттек. Пароходыбыз төртелә-төртелә килде. Бер җирдә бер сәгатьтәй утырып та тордык. Су ифрат сай.

Пристаньга төшкәч, иртәгә сәгать өчсез пароход булмавын, Уфадан «Судосоюз» киләчәген белдек. Бу Ак Иделнең иң зур пароходы инде. Ләкин көтәсе күп бит. Нихәл итәсең. Тарлыкта бөршәеп, бөкләнеп йоклаган төсле итеп төн үткәрдек.

3ендә. Көтәбез шул. Караҗиләк, кызыл бөрлегәннәр алып ашадым. Мамадышның бер кешесе белән танышып алдым. Йоклаштыргаладым. Теге җегетнең гармун уйнауларын тыңлаштырдым. Шулай үткәрелде вакыт.

«Судосоюз» вакытында килде. Торган чагымда Уфаны яратмасам да, хәзер Уфадан килгән пароходны әллә нинди итеп каршыладым. Ник, Ак Идел пароходы бит ул; Әҗәкүлдән дә үткән бит ул!..

Первый класска пласкартсыз билет алдым. (180 сум.) Берүзем бер каютага урнашып, рәхәтләнеп, рухланып алдым. Халык аз булганга, пласкартсыз билетларга да берәр каюта җитә. Кеше булса гына, урын саен ике кеше җибәрелә.

Пароход зур гына, матур; йөреше шәп кенә. Выжлатып алга китте. Ифрат күңелле! Кузгалып китү белән калган йокыны түләргә тотындым. Яттым да тибрәнеп кенә йокладым.

Пароходның көпчәге ватылып, ике сәгать якорь салып торган, мин белмәдем, йокым нык булган.

Пароходта Уфада күрелгән кешеләр бар, ләкин минем танышлар түгел. Кич Чистайга җиттек. Пристаньнан күмәч, сөт, чияләр алдым. Бер кадак чияне авызымнан төшерми ашап рәхәтләндем. Кичке манзарада тирәне карап палубада бераз утырып бардым да ятып йокладым.

4ендә. Каманы бетереп Волгага чыктык. Кама – кап-кара булып, Волга ап-ак булып, бер-берсенә кушылмый, аерылып торалар. Бераз бер-берсенә бирелми агып баралар. Ике төрле ситсаны җалгап куйган кебек, бик кызык булып күренә.

Богородскийда кура җиләге алып ашадым. Җәйге йөрешнең бер рәхәте шулар инде. Казан байларыннан Закир Апанаев белән таныштым. Байтак сөйләшеп бардык. Шулай ук Казан мулласы һәм мөхәррире Шәһер Шәрәф белән дә утырыштым.

Читтән Казан бик матур күренә. Уфа кала мени ул…

Көндезге 3тә Казанга җиттек. 80 сумга извозчик яллап, Казанга мендем. «Гранд отель» дигән урыс номерына урнаштым. Проломныйга якын гына яңа ремонт ителгән, тыштан матур, эчтән бигрәк тә матур булган номерның суткасы 45 сумлык бер бүлмәсен алдым. Иң түбән дәрәҗәдәге саналган бүлмәм искиткеч таза, чиста, зиннәтле. Өр-яңа мәгкий мебельләр белән җыештырылган, идәннәре паркетлы. Рәхәтләнеп киттем.

Ашагач та урамга чыктым. Иң элек Галимҗан Ибраһимов, Рәмзиләрне күрергә дип Второй Дом Советовка киттем. Рәмзи юлда очрады. Ибраһимов Казанда юк, ди. Рәмзи белән дә иртәгә күрешергә булдым.

Зәйтүнә кодачаны күрү өчен Дом Советовка керсәм дә, ул да киткән икән. Аннан Гайшә абыстайларга киттем. Аларның капкасы бикле, ача да алмадым. Болар да Оренбурдадыр әле, дидем. Киттем Сәмигулла Салиховларга. Алар кичә генә Малмыжга киткән. Шулай иттереп, киткәннәр дә киткәннәр. Тинчуринга да бардым, ул да авылда.

Бер столовойга кереп котлет ашадым. Заллары матур, музыка уйнап тора. Казан – яхшы ук зур, матур, газыйм кала. Зур урамнар, биек йортлар, матур гыймарәтләр тулып ята. Шулай ук «Татарстан»лык та күзгә бәрелеп тора. Ничек тә Казанны яраттым мин.

Кич язып утырдым.

5ендә комбинатка бардым. Ибраһим Кулиев бик ачык каршылады. Шундук бүген эшемне бетереп бирергә приказ да бирде. Хәбибрахман Зәбирине дә күрдем. Договорның шартларын төзедек. Хәзер үк матбагага бирелә. Табагына алтын белән 15 сумга килешеп, 7 табакка 105 сум (9 миллиард 555 миллион) акча алдым. Саулыкта хәерен күрү насыйп булсын!

Ибраһим Кулиевтән чын-чыннан разый булдым. Аның простойлыгы, ачык һәм илтифатчанлыгы, яхшы күңеллелеге белән рәхәтләндем. Ике килешемдә дә һич җанымны кыйнамый эшемне бетерде. Казанга килеп тору хакында вәгъдәләр бирде. Башка турыларда да сөйләштек. Казандагы йөрәк авыруларына хас мәшһүр профессор Зимницкийның угылы белән таныштырып, атасына минем хакта әйтергә кушты. Сәгать 5тә барачак булдым. Шулай итеп Ибраһим Кулиев күңелем каршында фәрештә төсле тоелып калды.

Садри Җәләл белән таныштым. Ул Орскига барып кайткан икән. Рәфгатьне күргән. Ул монда артистлыкка килде.

Рәмзи артыннан Татарстан идарәсенә бардым, обкомолга бардым, юк, акылсыз. Исхаков дигән җегет белән сөйләшеп тордым. Кушай да Казанда, ди. Татнаркомпроска барам ди торгач, адашып китеп, Казанның очына барып чыктым, тәки тапмый кайтып киттем.

Столовойга кереп, пилмән ашап, зельтерский эчеп, 48 миллион түләп чыктым.

Профессор Зимницкийга бардым. Үзе каршылап алып керде. Баласы әйткән икән, фамилиямне дә онытмыйча «Фәйзи» дип эндәште. Картрак кына кеше икән. Чишендереп, бик ныклап карады. «Зур порок», – диде. Шулай да өметсез дәвергә чыкмаган. Беркадәр яхшыртырга да була. Яхшы сакланганда бик озак яшәргә мөмкин, дип, бик куандырды. Нәрсәләрдән саклану хакында бик төпчеп, төшендереп сөйләде. Элекке саклыклар өстенә «өйләнмәү дә мәслихәтрәк»не ялгады. Үзе дә пороклы икән. Үзе кулланган даруны күрсәтеп, шул дару кушылган капляга рецепт бирде. Гел эчеп торырга кушылмый, көчле нәрсә, ди. Үзе кулланганын бирергә бөтенләй курыкты. Язу эшләрем хакында да сорашты. «Син кирәкле кеше, яшәргә тиеш!» – ди. Үпкәң сау дип тә куандырды. Йөз сум бирдем. Кул биреп күреште. Озатып калды. Рухланып чыктым. Бусы өйрәнгән авыру булу өстенә, профессор да өметләндергәч: «Башка авырулардан имин булып, бусын тәрбияләп, яшәп маташыйм әле», – дип теләдем. Сау булыйм!

Кайткач булки, чия, монпансьелап чәй эчтем. Рәхәт булды.

Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Безнең мирас. — 2021. — №9. — 32-39 б. 

 

Дәвамы бар

Комментарий язарга