Хәсән Хәмидулла. «Тәрҗемәи хәлем»
Беренче өлешне шушы сылтама аша кереп укый аласыз
Бая утырыб уйлаб торгандагы карарым буенча, хатынымны дөканга куеб калдырыб, үзем шул эшкә яраксыз маллар белән Кемигә әти белән күрешергә китдем. Чикдән тыш әтиемнең шадлануына минем дә күңелем бик ярсуланыб, күземә яшьләрем килде. Әти миңа: «Угылым, бер дә курыкма! Син әле хаҗи кебек кеше булдың. Изге ислам йортындан изге туфракларын табтаб килдең. Әле монда Финляндиядә бик яхшы гына ябыш та, эшкә тотын... Син бит Төркиягә күчеб киткәндә фирмаларга бурычларыңны түләб китдең. Алар белән сөйләш. Алар сине яңадан күтәрерләр. Миндә 5000 марка акчаларың бар. Шуның белән әле алган кибетеңне бераз башкара белерсең. Эшең бик терәлсә, мин булышырмын», – диде.
Әтиемнең бу сүзләренә шадланыб, күңелем тынычланыб китеб, иске гадәтем буенча шул янымда алыб китергән чәпи малларымны җилкәмә узел бәйләб алыб, өйдән-өйгә йөреб сатарга китдем. Минем белән эш кылырга өйрәнгән мөштәриләрем мине күреб, шадланыб, кочаклаб алдылар. «Кайда йөрдең син?» – диеб сорауларына каршы мин вазыйгатемне аңлаткач, аларга бик җәллек кереб, шул китергән малларымны бик яратулары сәбәбле, ике көн эчендә бөтенләй, бик файдасын күреб сатыб бетердем. Кесәм акча белән тулды.
Хәзер инде минем байлыгым 10 000 маркага менде. Әтием дә, минем бу кадәр бәхетле булуыма хәйранга калыб, үзендән алачак бар булган 5000 марканы чыгарыб бирде.
10 000 марка саф акча белән Вазага кайткач, Төркиягә киткәндә 30 000 марка бурычымны түләб киткән фирма «Лясасила тикануя»га кердем. Алар мине Төркиягә киткәнемче бурычларымны түләгәндә белгәнләр иде. Алар, мине йөгереб каршы алыб: «Син кайттыңмы? Ник кайтдың?» – диеб сорадылар. «Хәзер инде сез миңа ярдәм итегез... Сездән маллар алганым тәкъдирдә түләве өчен абдыранмагыз», – дидем.
Бер шулай сөйләшкәнемез вакытында ап-ак сакалы белән «Лясасила...» хуҗасы үзе өстке катдан төшеб, мине күреб исе китде, үземнең хәзерге вазгыятем сөйләшкәч, ул миңа: «Бер дә курыкма! Монда без сине баетырмыз (диеб көлеб әйтеб), иртәгә безгә шундый маллар килә. Бүген әлдә гөмрүкдә (таможняда. – Х.М.). Ул малны без яһүди «Холстин»га гына сатамыз. Аларга сөйләмә, ул мал күпме булса да, әле китә. Ул бик модада... Фәкать шарты шул: «Холстин»га кайдан алганыңны әйтмә», – диде.
Дәвамы бар.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА