Хәсән Хәмидулла. «Тәрҗемәи хәлем»

Без Вазага килеб төшкәч, апам Хәлимә һәм җизнәй Садыйк Гайнеддинләрнең шадлыклары дөньяга сыймаслык булды. Аларның беренче сүзләре: «Сез инде монда калыгыз. Андый еракка Кемигә бармагыз…» – диеб безгә бәйләнүләре булды.

Бу без киткәндәге бер ел эчендә бик алмашынган шәһәрне багыб йөрергә китдек. Яңа эшләнгән чаршыда (базарда. – Х.М.) Хәлимәләрнең дә хатын-кыз күлмәкләре өчен яңа кибетләре бар булуы сәбәбле, шуны багарга китдек. Иске эшләрен дә ташламыйча, Вазаның рынкасында (базарында) чатыр белән Садыйк үзе сату итеб торганга, ул анда тукталыб калыб, без Хәлимә белән аның шул яңа чаршындагы күлмәкләр кибетенә аны ачарга китдек. Чөнки кибетләрне инде иртә белән ачу заманы иде. Кибет ачу белән үк ул, без һич уйламаганча, бик сату итә башлагач, безнең бик исемез китде, хәйранга калдык. Хәлимә безгә: «Менә бакыгыз: монда менә нинди сатулар шәб! Монда калсагыз, сезгә Алла бирер иде», – диде. Ул инде безнең фәкыйрьлегемезне белә, безгә инде мондый кибет кебекләрне ачыб маташырга насыйб түгел, безгә инде икмәк кайгысы гына кирәк. Кемидә бит бар да белгән, андагы финнең иң зур фабрикаларындагы эшче халкына өйдән-өйгә йөреб (асламчы) булыб сату итеб йөреб яшәргә була… Һәм әтием дә анда булганлыкдан һәм төреккә киткәндә әтием белән икәү бергәлеккә эшләгән өемезнең үз өлешемне аңарга сатыб киткән булсам да, әле дә әтиемдән 5000 марка алачагым да бар һәм минем анда яши белүем шөбһәсез булуы сәбәбле, Хәлимә апаемның монда калырга димләве мине мыскыллаган кебек кенә тоелды.

Шул өмидсез хыялларның һәм Хәлимәләрнең бик яхшы сату итү хыялла- ры белән төн буенча йокыларымда саташыб чыгыб, икенче көнне иртә белән шәһәргә чыгыб йөри-йөри шул чаршыга кердем. Хәлимә апам янә анда ишелеб-ишелеб сату итә иде. Унбишләб булган кибетләр арасында бу чаршының эчендә Хәлимәләргә каршы дүрт метр озынлыгында, ике метр киңлегендә бер кибетдә аз малы белән алучыларны көтеб утырыб торучы картрак ир янына барыб сүз башладым: «Кибетеңне сат. Мин аламын», – дидем. Минем ул сүземә ул бик шадланыб, мине сөйләшергә чакырды. «Кибетемне маллары белән сатыб алсаң, бирәм. Хакы 5000 марка», – диде.

Ләкин маллары да модадан чыккан, эшкә яраксыз чәчәкле критун, ягъни тәрәзә пәрдәләренә яки чаршауга гына яраклы булыб, алар да 500 метрдан артык юк һәм төрлесе төрле төсдә япун малы иде.

Мин, көлеб: «Болар бит берсе дә акча тора торган нәрсә түгелләр, боларны пичкә генә бәрергә. Бик бәя сорыйсың… Мин бушка да алмас идем. Ләкин Төркиядән акчамны бетереб киттем. 3000 маркадан артык акчам юк», – диеб, бик тырышлык белән хәлемне, вазыйгатемне аңлатдым. Һәм күземә яшьләрем дә килде.

Ул бераз уйлаб торды да: «Ярый алайса, хәлеңне белдем. Кызганыч кеше икәнсең… Мин барыбер моны ничек булса да бетерергә йөри идем. Кирасы (налогы. – Х.М.) бар бит. Бетде. Бир акчаңны», – диде.

Мин, акчаны биреб, ачкычны кулыма алдым. Кибет минеке булды. Кибетче булдым.

Мин әле уйга талдым: «Нишләдем мин, тилердемме? Бөтен акчам бит кулымдан китде. Кемигә барырга билет алырлык да акчам юк бит. Хәлимәләрдән алып торсам да бит, килер-килмәс аларга йөк булу бик оят булыр, моның да бит кирасы бар, аны кайдан алыб түләрсең (160 б.). Бу эшкә яраксыз маллар белән бит монда терәлеб торыб булмый…»

Шул кечерәк дөканымның (кибетемнең. – Х.М.) урындыгына утырыб хыялланыб торуымны мөштәриләре (сатып алучылар. – Х.М.) юк вакытда каршыдагы Хәлимә күреб, яныма йөгереб килде. «Нәрсә бу? Ник монда утырыб торасың? Иясе кайда?» – диде.

Мин аңарга: «Иясе инде мин булам! Сатыб алдым. Мин моның белән нишлим әле диеб уйлаб торам», – дидем. Ул, исе китеб: «Синеке? Сатыб алдың? Бу эшкә яраксыз чәпиләрне, төсләре киткән чүпрәкләрне?! Гакылың кайда иде? Күпме түләдең? Нишләрсең әле бу черегәнләрең белән?!» – диде.

Ләкин мин инде бу маллардан котыла белү чарасын хәзергә уйлаб алган, күңелем тынычланган иде. Ул тагын миңа: «Тиз генә боларны күздән югалт. Кешеләрдән яхшы түгел. Көлмәсенләр. Без сиңа сатарга үземезнең сатылмый торган күлмәкләрне бирәмез. Сатылмаса – кире кайтару шарты белән», – диде. Кешеләр көлүендән котылу өчен, аның китми торган малларын дөканыма. . . төяб, тезеб куйсак да бит, минем максадым – маллар сатылсын да, шуның белән яшәб булсын һәм кирасын да түли алыйк иде.

Дәвамы бар

Комментарий язарга