ТӘСБИХ (Миллият сүзлеге)
ТӘСБИХ г. - 1. Шул ук сөбха. Гарәпчә "мактау мәгънәсендәге сүз. "Сөбхан Аллаһ!" дигән гыйбарәне кабатлау. Риваятьләргә караганда, Идрис галәйһиссәлам һәр көн 12 мең тәсбих әйтә торган булган. Валерия Порохова "Хадисы Пророка" китабында тасбиха язылышын (женский род формасын) куллана. // Агач башкайлары тәсбих әйтә акрын гына искән җил белән. Җырдан.
Теологлар: "Сөбхан Аллаһ" гыйбарәсе Аллаһның ширеге яки берәр кимчелеге, йомшаклыгы, сәләтсезлеге юк икәнен дә белдерә", - диләр.
2. Зикерне санау өчен кулланыла торган «тәсбих мәрҗәнен» тәсбих (дисбе) дип йөртәләр (гарәпчә тулы исеме - «әлмисбат әл-вирдийят»). Чыганакларда мисбаха дип атау да очрый («четки»). Тәсбих Аллаһның мактаулы исемнәре санынча - 99 төймәдән гыйбарәт, алар, өч тигез өлешкә бүленеп, бер җепкә тезелгән. Тәсбих төймәләре сөбхи дип атала. Йөзенче зуррак төймә шаһданә яки нишанә халык телендә тәсбихнең мулласы (имамы) яки Мәрйәм анасы ("мәрйәмәнәсе") исәпләнә. Дөрес, Нурихан Фәттах: "Тәсбихтәге һәр 33 төймәдән соң "тәсбих анасы" куела", - дип яза. Ихтимал, "мәрйәмәнә" термины тәсбих төймәләрен еш кына мәрҗәмана агачыннан (байбай, мәрҗән агачы, карга миләше) кисеп ясауга бәйледер. "Татар теленең зур диалектологик сүзлеге"ндә тәсбих төймәләренең мәрйәмана дигән бүлмә гөле җимешеннән ясалуы телгә алына.
Габдулла Тукай үзенең Лев Толстойның вафат булуы унаеннан язылган "Мөбарәк тәсбих өзелде" дигән мәкаләсендә: "Андреев, Максим Горький, Потапенко, Куприн, Сологуб, Мережковский, Григорий Петров, Скиталец вә гайре бөтен Россиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән төзелгән мөбарәк тәсбихнең очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы, яки имамы өзелде"‚ - дип, тирән кайгысын белдергән иде. (Курсив минеке. - А.Т.)
Әлфинә Сибгатуллина: "Халыкта утыз өч яки илле төймәле, өч яки биш баш төймәле тәсбихләр мәгъкуль күрелгән», - дип яза. Ә суфилар йөрткән тәсбихләр йөз илле төймәле, унбиш нишанәле булган. Йәһүд дисбесе 13 төймәле.
Баштарак зикерне санар өчен вак чакматашлар (чуерташлар) һәм хөрмә төшләре дә кулланганнар һәм бу Мөхәммәд галәйһиссәламгә мәгьлүм булган. Шулай булгач, зикер кәлимәләренең санын исәпкә алу өчен мәрҗан итеп тезелгән тәсбихне дә, чәчмә ташларны да кулланырга ярый дигән сүз.
Югары катлау кулланган тәсбихләр асыл ташлардан ясалган була. Мәс., Иван Калитанын биографиясен язган Николай Борисов Алтын Урда ханы Үзбәкне: «Ляҗүрд (лазурит) дисбесен тартып, кымыз капкалап утыра иде», - дип тасвирлый.
Гомумән, тәсбих тарту гадәте Һиндстанда килеп чыккан дип уйлыйлар. Мөселманнарда беренче тапкыр тәсбих Әбү Нувайсның шигырендә телгә алына (миляди 808-813 еллар). Ләкин баштарак тәсбихне хатын-кызлар (суфиялар) гына кулланган. Тәсбих тарту будда динен тотучыларда һәм католикларда да бар. ХV гасырга тәсбих меселман илләрендә киң таралыш ала.
Суфилар телендә тәсбих мәрҗәне шайтанны суктыра торган камчы дип аталган.
Мисырда һәм Согуд Гарәбстанында намаздан соң тәсбих тартмыйлар икән, чөнки ул дингә соңрак кергән һәм анда бидгать гамәл булып санала.
Ваһһабиларның тәсбих куллануны тыюларын да әйтеп китик.
Тәсбих (дисбе) асылда функциональ яктан борынгы санар тактага (рустагы "счеты" - чут) тәңгәл.
Язучы Нурихан Фәттах Крит утравында табылган мәшһүр Фест дискысын "дисбе" дип атый. Монын өчен аңа ышанычсыз арифметик гамәлләр башкарырга туры килә: дисктагы «сүзләр» санын 100гә тутыру өчен, аңа бер яктагыларын икегә тапкырлап (33х2=66)‚ шуңа икенче яктагы «сүзләр» санын (34) кушарга кирәк була. Мондый ысул белән барганда, 66 санының ахырына янә бер 6лык өстәп, шайтани 666 санын хасил итәргә дә мөмкин, әлбәттә. Әмма иң әүвәле 3 мең яшьлек дискны дисбе дип атау хронология белән сыешмый.
//Шәрәфәтле иманыңны зикер-тәсбих белән сакла. Мөнәҗәттән. Бәдри карчык намазлык өстендә тәсбих чәкеб [тартып] утыра иде. Ф.Кәрими. Кайбер сөйләшләрдә тәсбих тартуны таш тарту дигәннәр. Монда "таш" тәсбих төймәләре ясалган җимеш төшен белдерсә кирәк. Тәсбих әйтү. Тәсбих санау. Тәсбих нуры. Тәсбих әҗере.
Адлер Тимергалин
Безнең мирас. - 2018. - №3. - 106-107 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА