Миллият сүзлеге Уку өчен 1 минут

Миллият сүзлеге: тәрҗемә

Миллият сүзлеге: тәрҗемә

ТӘРҖЕМӘ г. - бер телдән икенче телгә күчерү, авыштыру, аудару. Рәҗәмә (кaйтaвaз, кайтып яңгырау, эхо) тамырыннан. // Xəрфиян тәрҗемә, хәрфи тәрҗемә - хәрефкә хәреф (сүзгә-сүз) тәрҗемә (русча — букваль...

ТӘРҖЕМӘ г. - бер телдән икенче телгә күчерү, авыштыру, аудару. Рәҗәмә (кaйтaвaз, кайтып яңгырау, эхо) тамырыннан. // Xəрфиян тәрҗемә, хәрфи тәрҗемә - хәрефкә хәреф (сүзгә-сүз) тәрҗемә (русча — буквальный перевод, дословный перевод). Тәрҗемәче - тылмач, телмәрче, тәрҗеман. Синхрон тәрҗемә - турыдан-туры телдән тәрҗемә (мәс., дипломатиядә тылмачлык).
Керәшеннәрнең дини текстларында тәрҗемә итү мәгънәсендә фәкать күчерү сүзе генә алынган (русча «перевод» сүзенең калькасы).
Тәрҗемәнең күплек саны шəкеле - тәраҗим.
Адлер Тимергалин
Безнең мирас. - 2017. - №07. - 95 б. 
Фото: pixabay
#Адлер Тимергалин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре #Тел күрке — сүз

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи