Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге

«Дөмбер карчык йорты» тар. – Иске Казанда гадәттә татар бәндәсе тоткан фәхешханә, сәфаләтханә, тәтәйләр йорты. Г.Тукай «Дөмбер карчык»ның гомере «дөмбердәп» үткән, исеме шуннан килә, дип фараз итә. Икенче бер шигырендә («Казан вә Кабан арты», 1912) Г.Тукай фәхешханә тоткан карчыкны әкияти убырлы карчыкка тиңли һәм:«Ул өй алдында хисапсыз, ди, имеш, кыз түшкәсе, Мөслимә, ди, барчасы, юк бер генә Катюшкасы», – дип яза. Автор фахишәләрдән Рабигә, Гайшә, Мәрьям исемнәрен телгә ала, ихтимал, бу исемнәрнең чын ияләре дә булгандыр (мәс., шәкертләр җырында телгә алынган «җылы куенлы җырчы Мәрьям туташ»?). Без мондый фәхешханәләрдә үзенә бертөрле «дөмбер туе» үткән, дип фараз итә алабыз.
Рус законнары буенча фахишәлек (проституция) 1649 елда ук тыелган була. Ләкин 1843 елда фахишәлек «түзәрлек» (русча – «терпимая») нәрсә дип игълан ителә һәм Петербургта, Мәскәүдә, Варшавада, Казанда һәм башка шәһәрләрдә фахишәләрне ачыклау, теркәү һәм медицина тикшерүе аша үткәрү өчен махсус табиб-полиция комитетлары булдырыла. Рус телендәге «публичный дом» һәм «дом терпимости» дигән атамалар шулвакыттан калган. Закон фахишәлек кәсебен җенси азгынлыктан һәм никахсыз бәйләнешләрдән катгый аерган.
Ф.Әмирхан сүзләренә караганда, ХХ гасыр башларында Казанда уннан артык татар фәхешханәсе булган. Ркаил Зәйдулла рус телендә язучы татар әдибе Гадел Хаировның «Суконкин сын» әсәре буенча китергән мәгълүматларга караганда, ХХ гасыр башларында Казан шәһәрендә 17 фәхешханә булып, аларда 330 фахишә «хезмәт иткән», шуларның 282се марҗа, 29ы ләх хатыны, 19ы нимес хатыны, 2се яһүдә, 1се татар хатыны булган. Ләкин шуны искәртик, монда татар бистәләрендәге фәхешханәләр исәпкә алынмаган. Кеше аңламасын өчен татарлар фәхешханәне җиңгәчи яки мәхәл дип кенә атаганнар («мәхәл» — [теге] җир мәгънәсендә). Фәхишәләрдән һәм фәхешханә тотучылардан «Кәҗә Маһи», «Подвал Фатыйма», «Этле Хөсни», «Кәмали» (бусы Уфада) кушаматлары билгеле. Аларның үзләрен дә тәтәй дип атау булган: «Тәтәйләргә бик күп йөрсәң, Актык туның сатарсың», дигәннәр. Телдә «тәтәйләр рәте» дигән сүз йөргән. Г.Тукайда тагын «Прахуд Мәзүб» дигән кушамат очрый. Бу фахишә ахырда, «Казан муллалары һәм бер татар гәзитәсенең фатихаи хәйриясе бәрәкәтендә сихере кайтарылып, «тәүфыйклы» хатынга әйләнгән һәм эчми-тартмый торган татар сәүдәгәренә кияүгә чыккан», имеш.
ХХ гасыр башында арзанлы фәхешханәгә 20 тиенгә керергә мөмкин булган, ә «аруырак» фәхешхәнәләгә визит 1-2 сумга төшкән, диләр.
Җиңгәчи кызларының ачы язмышы Сәгыйть Рәмиевнең «Галәветдин хаҗи корбаны – Җаек Хәдичә» хикәясендә тасвирлана. Ризаэддин Фәхреддиннең «Әсма яки гамәл вә җәза» романында да татар кызларының фахишәлек баткагына ничек килеп эләгүләре турында шактый мәгълүмат бар.
Фәхешханәләрнең узган гасыр азак­ларында ук инде Казанда гына түгел, Төркестанда да тамыр җибәргәнлеге Заһир Бигиевкә Сәмәрканд сәүдәгәре Хөсәенов Гани бай әйткән сүзләрдән билгеле. Ул Төркестан мөселманнарында исерткеч эчүнең таралуы, картлар-яшьләрнең башларына чалма ураган килеш фәхешханәләргә барып, кәеф-сафа сөреп кайтуын бик борчылып сөйләгән.
Патша Россиясе заманында фахи­шәләргә сары кәгазьгә басылган паспорт («сары билет») бирә торган булганнар.
Җаһилият чорында гарәпләрдә фахишәлек бик зур гаеп саналмаган. Мәшһүр фахишәләр үзләрен белдерер өчен ишекләренә махсус флаглар (өленгеләр) элеп куя торган булганнар.
Пәйгамбәр заманында яшәгән бер монафыйк Габдулла ибне Гобәй фахишәлек өчен кәнизәкләр тоткан. Бу кеше хәзрәте Гайшә турында гайбәт таратып йөрүе белән дә билгеле. Шулай да, Габдулла ибне Гобәй вафат булгач, Пәйгамбәр үзенең иң явыз дошманын гафу иткән, дип сөйлиләр.
Исламият, зинаны катгый сурәттә тыеп, аны кылучыларга тиешле җәзалар билгеләгән.
Казанда рәсми рөхсәт ителгән фә­хеш­ханәләрнең күпчелеге Кабан буендагы Пески (соңгы вакытларга кадәр Дегтярная) урамында булган. Губерна земство идарәсе мәгълүматларына караганда, ХIХ гасырның 80 нче елларында шәһәрдә шундый «ханәләр» 30лап булып, аларда 250 хатын исәпләнгән. Ләкин ялгыз килеш яисә яшерен йортларда «эшләүчеләр» берничә тапкыр күбрәк исәпләнгән. Алары еш кына «сунарга» хәзерге Опера театры янындагы бакчага чыкканнар (бу хакта Галиәсгар Камалның «Уйнаш» әсәрендә шактый мәгълүмат бар).
Фәхешханәләрнең ишегенә кызыл фонарь элеп куйганнар, шуңа күрә мондый йортлар «кызыл фонарьлар» яки «фонарьлы йорт» дип тә аталган. Галимҗан Ибраһимов язганнарга караганда, «кызыл фонарьларга якынлашу белән тыштан ук гармунның исерек кулда гырылдаган тавышы, «Дүдәк» көенә әйттерүләре» ишетелеп торган. Мәйханә һәм трактирларда җырлана торган «Кече (Кәҗә? –А.Т.) Маһи» көе дә булган («Татары», 2001). Гаяз Исхакыйның «Теләнче кызы» романы, аерым алганда, Казан шәһәрендәге фәхешханәләр, андагы «эчке» тәртипләр һәм әхлаксызлыклар, фахишәлек юлына баскан татар хатыннары, фәхешханәгә килеп йөрүче мөселманнар турында шактый тулы мәгълүмат бирә.
Фәхешханәләр өчен төзелгән рәс­ми кагыйдәләрдән бер өзекне русчадан тәрҗемә итеп бирәбез: «Караватлар бер-берсеннән бүлеп алынган яки, һич югында, чаршау белән аерылган булырга тиеш. Хуҗабикә хатын-кызларының урын-җир һәм эчке киемнәренең пөхтәлеген ничек саклауларын, гаурәт җирләрен җылы су белән юып торуларын, бигрәк тә кыз-кыркыннарның бер кунактан икенчесенә юынмыйча һәм ял итмичә генә күчмәүләрен, айлыклары тотканда һөнәрләре белән шөгыльләнми торуларын күзәтергә тиеш».
Казанда Пески урамында яшәгән халык якындагы «кызыл фонарьлар» шау-шуыннан, исерекләрдән, гауга-талашлардан тәмам туеп, җирле хакимиятләргә күптапкырлар шикаять иткән. Ниһаять, Георгий чиркәве каршындагы мәхәллә нәзарәте (попечительлеге) рәисе А.О.Тихомирнов (большевик В.А.Тихомирновның әтисе) акчасы хисабына монда чиркәү мәхәлләсе мәктәбе салгач, гамәлдәге закон нигезендә, уку йортларыннан 150 сажиннан да якынрак булган фәхешханәләрне ябалар. 1907 елның ахырында Кабан күле буендагы йорт хуҗалары, фәхешханәләрнең үзләре янына күчеп килүен булдырмас өчен, якында часовня төзергә урын сорап Шәһәр думасына үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр. Дума аларның да үтенечен канәгатьләндерә. Дөрес, фәхешханә хуҗалары Пески белән янәшәдәге башка урамнарда яңа урын тапканнар. Өлкән буын вәкилләре хәзерге Свердлов урамының «Победа» кинотеатры (хәзер «Офицерлар йорты») тирәсендә кичләрен кызыл оек кигән фахишәләрнең әрле-бирле «сунарда йөрүләре» турында сөйлиләр. Шунда ук Александр Пушкинга да таныш «Горловой кабак» эшләп торган.
Тукайның сатирик «Кисекбаш»ыннан Карахмәтнең прототибы, Тукай белән бер кунакханәдә яшәгән цирк артистына «чылбырсыз алтын сәгать» бүләк ителүен беләбез. Ул заманнарда исә «чылбырсыз көмеш сәгать» дип венерик авыруны атаганнар икән. Цирк баһадиры «алиһә чире»н (диалектта – «кыргаяк» авыруын) якындагы Пески урамында йоктыргандыр, дип фараз итик.
Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә 250ләп фахиш «Досуг» фирмасы бар, диләр. Болардан тыш, аерым «эшләүче» бихисап «индивидуалка»ларның телефон номерлары йорт диварларында чекерәеп тора... Бу язуларны кырып бетерү өчен генә дә шәһәр хакимияте аена бер миллион сумнан артык акча исраф итә, имеш.
Ләкин фахишәлек пропагандасы алай гына бирешми. Хәзерге вакытта «индивидуалка»ларның адресларын йорт стеналарында гына түгел, интернетта да табарга була, диләр. Кайбер илләрдә фахишәләр өчен берничә айлык курслар эшләп килә.
Ихтимал, безнең көннәрдә яңа битлек кигән фәхешханәләргә һәм массакүләм секс индустриясенә каршы көрәштә югарыда әйтелгән кебек «сыналган» чаралар һәм алымнар эзләргә туры килер. Вөҗдансыз уен автоматларын шәһәр урамнарыннан сөргән кебек, бәлки, «Дөмбер карчык йортлары»н да җимереп ташлый алырбыз...
Дуни – Русча: Донской (Дон – Тын елгасы). Дмитрий бине Иван әд-Дуни (бу исем Ш.Мәрҗани хез­мәтләрендә очрый) – Дмитрий Иванович Донской (1350-1389), Кал­та­лы Иванның оныгы. Шунысы кызык, Көнбатыш Европада Дмитрий Донcкойны «Урус-хан» дип йөрткәннәр икән (С.И.Валянский, Д.В.Калюжный).
Олуг кенәз Дмитрий Донской – болгар-татарларга да мәгълүм шәхес. Әле Дон буенда Мамайга каршы сугышканчыга кадәр, ул 1376 елда кенәз Дмитрий Михайлович Волынский җитәкчелегендә Болгар өстенә Мәскәү гаскәрен җибәрә. Рус гаскәре мондагы авылларны, кышлакларны (рус елъязмасында – «зимовища») һәм Идел буендагы бакалтайларны туздыра башлый. Бу сугышта болгар-татарлар ук-җәяләр генә түгел, туп та кулланганнар, дигән хәбәр бар. Ләкин алар мәскәүлеләр чирүенә каршы тора алмаганнар һәм Олуг кенәзгә мең сум, яу башларына һәм гаскәргә 3 мең сум түләргә мәҗбүр булганнар. Мәскәүлеләр Болгарда һәм Казанда үз даругаларын һәм тамгачыларын утыртканнар, элек исә аларны Алтын Урда ханы билгели торган булган.
1380 елда Куликово кырындагы (И.Р.Мусинада – Һәлак кыры) сугыштан соң, Дмитрий Донской Мәскәү кенәзлегендә акча сугу эшен кабат торгыза. Ул чыгарган акчалардагы язу шактый кызыклы нәтиҗәләр ясарга урын калдыра. Мәс., Дмитрий Донской акчасының бер ягына: «Султан Туктамыш хан. Да упрочится царство его» дип язылган. Ягъни «Туктамыш хан-солтан. Ныгысын аның хакимлеге» була инде. Димәк, Мәскәү кенәзе үзен һич тә Алтын Урданы җиңүче дип санамаган, киресенчә, ул ханлыкның ныгуын теләгән. Бөек кенәз Василий Дмитриевич (Дмитрий Донскойның улы) чыгарган акчаларда да шундый ук язма бар. Ә Мамайны җиңүгә килгәндә, Мамай – хан түгел, бәлки ханнарга буйсынудан чыккан «төмән башы» гына. Хәер, кайбер тикшеренүчеләр Куликово сугышында Донской җиңмәгән, дип тә хисаплыйлар. Аның Донской – Дуни кушаматына килгәндә, анысы да Куликово сугышыннан соң башта Серпухов кенәзе, шулай ук Калталы Иван оныгы Владимир Андреевичка (1353-1410) бирелгән була. Сугыш тәмамланып, куркак Дмитрий Иванович агач астыннан сау-сәламәт килеш табылганнан соң исә, «гомуми җыелыш» Донской исемен Дмитрийга тагып, Владимирга «Хоробрый» (Храбрый) ләкабен бирергә карар чыгара.
Югарыда сөйләнгәннәр нигездә «рәсми тарих» мәгълүматларын кабатлаудан гыйбарәт. Ләкин соңгы елларда аерым галимнәр (Фоменко А.Т., Носовский Г.В.) күтәреп чыккан «Яңа хронология» гипотезасы Куликово сугышын Тула өлкәсеннән Мәскәү шәһәре территориясенә («Куличково/Кулишки кырына») күчерә. Сугыш кырында ятып калган күп меңләгән рус сугышчылары, рәсми тарихта язылганча, Куликово кырында (сигез көн буена!) җирләнгән, ләкин анда үткәрелгән җентекле археологик эзләнүләр җир куенында бернинди кеше сөякләре дә таба алмады. Аның каравы Мәскәүнең үзендә ХХ гасырның 30 елларында ЗИС (Сталин фаш ителгәннән соң ЗИЛ га әйләнде) автомобиль заводының Культура сарае төзелгән урында әле хәзер дә күпсанлы туганнар каберләре ачыла тора. Бу онытылган каберләр нәкъ менә «Куликово/Куличково кыры» сугышы булган чорга нисбәт ителәләр. Тагын шунысы әһәмиятле: җир астыннан чыккан баш сөякләренә караганда, монда җирләнгән кешеләр башлыча яшь кешеләр булып, тешләре таза һәм яхшы сакланган икән. Соңгы факт аларның сугышта үлгәнлекләре турында сөйли. Әлеге гипотеза авторлары сугышның Мәскәү территориясендә булуына шактый саллы башка дәлилләр дә китерәләр («Мамай сугышы»на нисбәтле барлык географик атамаларны Мәскәүнең үзендә табып була икән, шул ук вакытта аларга тәңгәл обьектларны Дон – Непрядва буйларында таба алмыйсың). Бу сугыш турында төп чыганак булып исәпләнгән «Задонщина» хикәятендәге «Дон» һәм «Непрядва» атамалары да соңыннан өстәлгән булырга охшый. Янә шунысына басым ясап әйтергә кирәк, Дмитрий Донскойның атлы гаскәрендәге сугышчылар арасында керәшен татарлары, шулай ук Себер һәм Идел буе болгар-татарлары да булган (Л.Н.Гумилёв буенча). Шуңа күрә Мәскәүдәге әлеге каберлектә гади чокырларга тәртипсез рәвештә шыплап тутырылган адәм сөякләрен антропологик яктан тикшерү дә соң түгелдер әле. Казан алынганда һәлак булган «рус» сугышчыларының Казансу уртасындагы пирамида эчендә саклана торган баш сөякләре арасында да төркиләргә хас сөякләр бар, дип сөйлиләр бит.
Әгәр бу гипотеза раслана калса, рус тарихындагы иң зур вакыйгаларның берсе булган «Куликово кыры сугышы»н бөтенләй башкача бәяләргә һәм кенәз Дмитрийның үзен Донской ләкабеннән «мәхрүм итәргә» туры киләчәк.
Икенче яктан исә, Алтын Урда чикләрен тикшергән В.В.Похлебкин язганча, хәзерге Тула өлкәсендәге «Куликово поле» территориясе Алтын Урда җирләре саналган һәм куркак табигатьле Дмитрий Донскойның бирегә гаскәр белән килүен «Мамай явы» һөҗүме дип атап булмый. Шуңа күрә «Куликово сугышы» вакыйгасының чынлап та хәзерге Мәскәү территориясендә булу ихтималы арта.
Билгеле булганча, 1382 елда Туктамыш Мәскәүгә яу белән килгәч, Дмитрий Донской каладан чыгып кача. Ә шәһәрдәге «яман бәндәләр өй борынча йөреп, нәүрәпләрдән бай хуҗаларның ачы балларын алып чыкканнар һәм ләх булганчы эчеп исергәннәр». Туктамышка Мәскәүне алу инде кыен булмаган... Дмитрий Алтын Урдага яңадан баш ияргә мәҗбүр булган.
Дмитрий Донской чорында (1367 елда) Мәскәү кремле диварлары таштан торгызылган.
Патша Россиясе чорында әйләнештә йөргән 5 сумлык кәгазь акчага Дмитрий Донскойның сурәте басылган була.

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру