Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге

59563976_ibnukhaldun0k1Ибне Халдун (1332-1406) – Вәли-әд-дин Габдеррахман Әбү Зәйд әл-Мәлики әл-Хәлрами (тулы исеме башкачарак күрсәтелгән чыганаклар да бар). Күренекле гарәп тарихчысы, социолог һәм философ.Туниста туган, чыгышы ягыннан затлы гаиләдән түгел. Туган шәһәрендә Коръәнне, хәдисләрне, фикъһене һәм грамматиканы өйрәнгәч, Фәс солтанында хезмәттә була. Анда сарайдагы эчке низаглардан туеп, Испаниягә китә (1362) һәм биредә гарәп идарәчеләренә хезмәт итә, аннары янә Туниста һәм Фәс шәһәре хакимнәре сараенда хат йөртүче булып эшли. 1382 елда Каһирәдә башта мөдәррис (профессор) хезмәтен башкара, аннары аны баш казый итеп сайлыйлар. Гадел булганлыктан, Ибне Халдунның шәхси дошманнары күбәя һәм аны берничә тапкыр хезмәтеннән дә азат иткәннәр, ләкин яңадан чакырып алалар. Аксак Тимер Сүриягә басып кергәч, Ибне Халдун, Мисыр солтанын Сүриягә озата барып, Аксак Тимергә баш ия. Ибне Халдунның нәзакәтьлелеге Урта Азия әмиренең күңеленә хуш килә һәм ул аны Мисырга элекке хезмәтенә – казый итеп җибәрә (1400).
Ибне Халдун тарихчы-прагматик буларак дан казанган.
«Китаб әл-гыйбарә...» («Гыйбрәтләр китабы...») дигән зур хезмәтенең «Кереш» («әл-Мокаддимә» – русчага «Пролегмоны» дип тәрҗемә ителгән) бүлегендә Ибне Халдун тарихка карата, хәзергечә әйтсәк, структур анализ ысулын кулланып, мәдәниятләр тәгълиматын бәян итә.
Галимнең фәнни методы – «ва­кыйгаларның сәбәпләреннән һәм фактларның үзләреннән дөрес сабак­лар алу», ә эш принцибы – «ялганчы демонны гакыл чырагы белән җиңү» булган.
Ибне Халдун фикеренчә, тарих милләтләрнең туу, аларның куәткә ирешү, әкренләп зәгыйфьләнү һәм түбән төшү чорлары кабатлана торган циклдан гыйбарәт. Ибне Халдунча, шәһәр – мәдәни җәмгыятьнең нигезе. Шәһәр кешесе нәзакәтьлерәк һәм ачыграк булганга, ул сугышырга яратмый һәм шул ягы белән бәдәвиләрдән көчсезрәк. Туганлык җепләре белән бәйләнгән бәдәви кабиләләр шәһәрне бик җиңел буйсындырганнар, ләкин дүрт буын алмашынуга шәһәр аларны «боза» һәм алар үзләре яңа буын бәдәвиләрдән җиңеләләр. Тарихта цикллы кабатланулар һәм географик мохитнең мәгълүм бер роль уйнавы турындагы фикере белән Ибне Халдун ХХ гасырның күренекле тарихчысы Лев Гумилёвның теориясен хәтерләтә. Хәер, тарихтагы цикллар турындагы концепция, милләтләрнең тууы, куәткә ирешүе, әкренләп артка китүе, түбән тәгәрәве, аннары яңарыш кичерүе турындагы фикер Библиядән үк килә. ХVII—ХVIII гасырларда яшәгән итальян тарих философы Вико Джамбатиста да халыкның балалык чоры – каһарманнар чоры – яшьлек белән алмашына, аңа алмашка җитлегү чоры – гуманитар (кешелек) дәвере килә дип күрсәтә. Аның идеяләре Н.Данилевский, К.Леонтьев, О.Шпенглер һәм, мәгълүм дәрәҗәдә, А.Тойнби фикерләренә якын. «Империяне кулга төшергәннән соң, – дип яза ибне Халдун, – җиһангирлар үз-үзләрен алҗытуга биреләләр... Алар гөлбакчалары һәм фонтаннары булган сарайларга хуҗа булып... Аллаһның әмер биргәнен (көтеп яталар)... Иртәме, соңмы империяләргә картлык килеп җитә, алар да, кешеләр кебек үк, үсәләр, җитлегәләр, ә аннары түбән тәгәри башлыйлар». Тарихта кабатланулар идеясен аңа кадәр Бируни әйтеп чыккан булган (973-1048).
Шунысы кызык, Ибне Халдунның әлеге фикерен ХIХ гасыр Казан математигы Н.Лобачевский сүзгә-сүз диярлек кабатлый. Тарихи үсештә кабатлану идеясен Карл Маркста да очратырга мөмкин. Татар әдибе Фатих Кәрими: «Чөнки тарих – гайне вакыйганың әзманаэ мөхтәлафә вә әмкянаэ мөгадәдә тәкрарыннан гыйбарәттер», – дип язган (1904). Безнең көннәрдә Н.Д.Морозов тарихтагы ритмлы кабатлануларны тикшергәч, «Бу дөньяда бөтенесе дә алдан ук хәл ителгән һәм билгеләп куелган һәм тормыш китабы әллә кайчан ук язылган», – дигән фикергә килә («Ритмы истории», М., 2001). Ул хәтта киләчәк заман формуласын чыгара алдым, дип саный һәм, асылда, пәйгамбәрлеккә дәгъва итә. Әйтергә кирәк, аның бу китабында акылга муафыйк фикерләр белән беррәттән, хыялый, мистик һәм астрологик фаразларга нигезләнгән нәтиҗәләр дә тулып ята.
Югарыда телгә алынган китабының башка бүлекләрендә Ибне Халдун дөнья яралганнан алып, Мөхәммәд пәйгамбәргә кадәр булган тарихны бәян итә, Африкадагы һәм Испаниядәге гарәпләр, аннары берберлар, Мисырда һәм Азиядәге вак мөселман династияләре турында яза. Аның хезмәтендә Алтын Урда дәүләте һәм Җүчи олысы тарихы да (Туктамыш ханга кадәр) яктыртыла, ләкин галимнең игътибар үзәгендә мәгъриб илләре һәм халыклары тора.
«Цивилизация – яманлыкның гәүдәләнеше ул» дигән ачы фикер дә Ибне Халдунныкы.
Ибне Халдун яһүдиләрне җир йөзендәге иң затлы кавемнәрдән саный, чөнки Ибраһимнан алып Мусага кадәр барлык пәйгамбәрләр дә яһүдиләрнең ата-бабаларыннан чыкканнар, ди ул. «Хәзерге еврейләрнең мәкерлелеге һәм каты күңеллелеге – аларның илдән куылуы, башкаларга буйсынуы һәм тормыш итү шартлары нәтиҗәсе», – дип яза Ибне Халдун. Аның фикеренчә, бу милләт инде бер тапкыр яңарыш кичергән, шушы нәрсә аларның тарихны ничек күзаллавын билгели һәм киләчәккә перспективалар ача.
1883 елда татар галиме Ш.Мәрҗани, Ибне Халдунга ияреп, «Мөкаддимә» исемле әсәрен бастырып чыгарган.
ИдишАтама урта нимес теленнән (yudisch – йәһүди), башкача – маме лошен («әңкәй теле», ягъни ана теле). Йәһүдиләрнең ашкеназ(и) төркеме сөйләшә торган тел, урта гасырларда нимес грамматикасы һәм борынгы гыйбрани (еврей) теле нигезендә оешкан. Кайбер галимнәр (мәс., Векслер) фикеренчә, идиш телен, герман төркеменә кертү белән бер үк вакытта, 15 нче славян теле дип тә карарга мөмкин, имеш.
1919 елда Мәгариф халык комиссариаты идиш телен «еврейләрнең бердәнбер дөрес теле» дип игълан итте (чөнки еврей пролетариаты шул телдә сөйләшә бит!), ә иврит, буржуаз һәм дини элементларның коралы буларак, законнан тыш дип карала башлады. 1920 елларда СССРда идиш телендә укытыла торган мәктәпләр, институтлар барлыкка килде... Ләкин 1930 елларда инде, Сталинның милли сәясәте кискен үзгәреп, еврей мәктәпләре, музейлары, нәшриятлары ябылып бетте.
Холокост елларында һәм СССРда антисемит сәясәте үткәрелү аркасында идиш теле бетүгә йөз тота һәм 1948 елда Израиль дәүләте оештырылганнан соң кабат торгызылган иврит теле тарафыннан тәмам кысрыклана.
Шулай да ХХ гасырның 90 нчы елларында идиш теленә игътибар яңадан артты дияргә мөмкин, чөнки бу тел еврей халкы тарихында шактый зур урын тота һәм, икенчедән, Украина, Белоруссия, Литва, Россия еврейләре идиш телендә аралашалар, АКШта яшәп калган еврейләр дә үз җәмагәләрендә шул телдә сөйләшә. Дөрес, яшьләр иврит телен өйрәнүне артык күрәләр һәм, кайберәүләр фикеренчә, киләчәктә идиш үле телгә әйләнеп, латин, санскрит һәм борынгы рус телләре белән бер рәткә басарга мөмкин.
ХIХ гасыр-ХХ гасыр башларына караган еврей әдәбияты башлыча идиш телендә язылган.
Тагы шунысы кызык, ХХ гасыр башында Одесса бандитлары идиш телендә сөйләшүдән полицийскийлар аңламый торган борынгы гыйбрани телдә сөйләшүгә күчәргә карар кылганнар. Мәс., бүген дә еш очрый торган жаргон сүз ксива (документ, белешмә) шул кадими еврей теленнән алынган.
1716Иске дамба тар. — Иске Казанда Адмиралтия бистәсен һәм «Усияне» (русча Устье — Казансу тамагы) шәһәр белән тоташтыра торган дамба. Аны 1847-1849 елларда төзиләр һәм Идел пристаньнарын Бакалтайдан яңа урынга күчерәләр. Беренче пароходны Казан 1820 елларда күрә. 1875 елда дамба буенча атлы тимер юл төзелгәч, шәһәрдән пристаньга кадәрге җиде чакрымлык юл беркадәр уңайлаша. Ләкин шәһәрдән Усиягә кадәр юл, җиңел извозчикка утырып барганда да, кимендә 45 минут вакытны алган.
Усия пристане язгы ташу беткәч тә эшли башлап, пароход һәм баржаларны навигация ахырына кадәр кабул иткән.
Tolstoy-cizimИслам һәм Лев Толстой – Бөек рус язучысы һәм фикер иясе, Петербург Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы граф Лев Николаевич Толстойның (1828—1910) православие диненә тәнкыйди карашы күпләргә билгеле. Шуның аркасында ул рус чиркәвеннән куылып, анафемага сөрелә. Бик күп эзләнүләрдән, уйланулардан соң, Лев Толстойның иманы Исламияткә якынайган.
Мөселман кешесенә кияүгә чыккан рус Е.Вәкиловага 1909 елның 15 мартында Ясная Полянадан язган хатында Лев Толстой түбәндәгеләрне әйтә: «Сүзләрем ничек кенә сәер тоелмасын, христиан идеалларын һәм хрис­тиан тәгълиматын асыл мәгънәсендә югары куйганым хәлдә, минем өчен мөселманлыкның тышкы формалары чиркәү православиесеннән чагыштыргысыз өстен торуы шиксез-шөбһәсез. Шуңа күрә, әгәр кеше каршына икенең берсен генә: йә чиркәү православиесен, йә мөселманлыкны тотарга дигән шарт куела икән, гакылы булган һәр кеше боларны сайлаганда шикләнмәячәк һәм һәркем теге катлаулы һәм аңлаешсыз илаһият – Өчлек, гөнаһны йолу, чиркәү сирриятләре, изгеләр һәм аларның сурәтләре, Аллага катлы-катлы дога кылулар урынына бер иманны, бер Алланы һәм аның пәйгамбәрен таныячак...»
Ә 1884 елгы бер хатын ул түбәндәге сүзләр белән тәмамлый: «Һәм шуңар күрә миңа хак мөселманга караган кебек карагыз, шулчагында бөтенесе әйбәт булыр».
Даһи фикер иясенең бу сүзләренә комментарий кирәкми торгандыр.
1908 елда Лев Толстойның юбилей көннәрендә Казан мөселманнары аңа тәбрик телеграммасы сугалар. Телеграммага ике йөз мөселман кул куя.
* Дәвамы. 2014 елның 3 нче саныннан басылып килә. Автор искәрткәнчә, «...бу сүзлекнең чирек өлеше 2007 елда «Мәгариф» нәшрияты тарафыннан 1000 данәлек тираж белән бастырып чыгарылган иде».

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру