Ана (Миллият сүзлеге)
АНА – балага карата – әни, әнкәй, инә. Гомумән, тудыручы, дөньяга китерүче, хөрмәтле җитәкче (чын мәгънәсендә җитәкләп йөртүче), авторитет (болары матриархат чорыннан ук килә). Телдә анакай (русча — «матушка») сүзе дә бар. «Дастан Бабахан»да анака — тәрбияче ана (Таһирны анакалар тәрбияли), шушы ук дастаннан Зөһрәне тәрбияләү өчен йөз инәкә тәгаенләнгән булуын беләбез. Анака һәм инәкә — бер үк төшенчәне белдерә, әлбәттә.
Җир-Ана (Хәсән Туфанда – «әнкәй җир»), Мәрьям-ана, Тәңре анасы (Матерь божья — XIII гасырда яшәгән төрки телле әрмән авторы Ованнеста очрый), Өммел-кора, Өммел-Китаб, Өммел мөэминин, Сөт анасы, Йорт анасы, Мунча анасы, Су анасы, Кое анасы (мишәрләрдә теркәлгән), Җил анасы (инәсе), Басу анасы, Арыш анасы, Чәчәк анасы, Идел-ана кебек сүзләр - аналар культының эзләре.
Мәҗүси татарларда күзәтелгән «оло җараткан ана» — «великая сотворившая мать», «кече җараткан ана» — «малая (младшая) сотворившая мать» кебек терминнар да борынгы тотемистик мифологиягә барып тоташа. Борондык инәй – диалектта егетнең әти-әниләре тарафыннан киленгә туй вакытында әни итеп билгеләнгән якын туганы. Мондый гадәт русларда да бар («посаженая мать»).
//Йорт анасы илә корт анасы бер мисалдадыр. Р.Фәхреддин.
Адлер Тимергалин
Безнең мирас. - 2014. - №8. - 107 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА