Мәдәният Уку өчен 2 минут

Тукай – безнең кыйблабыз

16 апрельдә Казанның ТР Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

 

Марат Әхмәтов «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. /gossov.tatarstan.ru фотосы.

 

 

Татарстанда татар телендә әдәби әсәрләр конкурсы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап ТР Язучылар берлеге һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә уздырылды. Әйтергә кирәк, республикада әдәби әсәрләр конкурсы өченче мәртәбә оештырыла.

 

«Тукай йолдызлыгы» бәйгесе 8 номинациядә үткәрелде. Тукайның юбилее уңаеннан, анда «Тукай дәресе» һәм «Тукай тәрбиясе» дигән яңа номинацияләр дә кертелде: аларда гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре катнашты. Бәйгегә йөздән артык гариза килгән.

 

Бәйгенең йомгаклау тантанасында җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.

 

– Без – бәхетле, мәгърифәтле һәм бай рухлы халык. Чөнки безнең Тукай кебек шәхесләребез күп. Алар гасырлар дәвамында милли мәгърифәтчелеккә хезмәт иткән, шуңа күрә халкыбыз гыйлем туплаган. Безнең һәм бездән соң киләчәк буыннар да шушы вазифаны дәвам итәчәк, һәм аларга да җиңел булмас, чөнки бүген нинди мохиттә яшәвебезне күрәбез. Әмма без бөек Тукаебызга, рухи кыйблабызга тугры калырга тиеш, – дип белдерде ул.

 

Марат Әхмәтов «Шигырьләр шәлкеме» һәм «Поэма» номинацияләрендә җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премиягә сертификат белән бүләкләде. Мәсәлән, «Шигырьләр шәлкеме» номинациясендә I урынны – Ләйсән Гатина, II урынны – Айрат Суфиянов, III урынны – Рәмис Аймәт алды. «Поэма» номинациясендә I нче урынга – Лилия Гыйбадуллина, II урынга – Лениза Вәлиева, III урынга Хәбир Ибраһим лаек булды.

 

Башка номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Дания Заһидуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды. Бәйгедә катнашучылар арасында кызыксындыру премиясе алучылар да булды.

 

Ркаил Зәйдулла әдәби конкурсны оештырырга ярдәм күрсәтүләре өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәт әйтте.

 

Әдәби әсәрләре I урынга лаек булган авторлар исемлеге:

 

«Шигырьләр шәлкеме» номинациясе

Ләйсән Гатина (Сәйлән)

«Күңелем Тукай белән сөйләшә»

 

«Поэма» номинациясе

Лилия Гыйбадуллина

«Түр»

 

«Хикәя» номинациясе

Марат Кәбиров

«Мәңгелеккә сәфәр алдыннан»

 

«Бәян» номинациясе

Факил Сафин

«Әлислах»

 

«Пьеса» номинациясе

Гөлүсә Батталова

«Лампа эчендә май кими»

 

«Эссе» номинациясе

Лилия Фәттахова

«Тукай милләтчеме?»

 

«Тукай дәресе» номинациясе

Рәхимә Хайрова

«Тере музей»

 

«Тукай тәрбиясе» номинациясе

Камәрия Вафина

«Күбәләк гомере»

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи