Мәдәният Уку өчен 1 минут

Туган көнгә яшьләр бүләге

Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бөек җырчыбыз Илһам Шакировның туган көнен быел яңача – Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band коллективы концерты белән билгеләп үтте.

 

Фото – Ф.Гыйниятова, intertat.tatar

 

 

Исегезгә төшерәбез: үткән елның сентябрендә Казанның Горький исемендәге ял паркында Yummy Music Band музыкантлары җырчы Илһам Шакировның (1935­2019) 90 еллыгы уңаеннан тәкъдим иткән концерт 12 мең тамашачыны җыйган иде. Аннан соң музыкаль онлайн­-мәйданчыкларда коллективның бөек җырчы репертуарындагы 15 җырдан торган җыентыгы дөнья күрде. Милли китапханәдә әлеге альбомны музыка сөючеләргә тәкъдим иттеләр. Озакламый исә бу концерт яздырылган винил пластинкалар чыгачак.

 

Илһам Шакировның туган көнендә филармониянең концерт залында узган кичәнең бүтән еллардагылардан аермасы шул – зал тутырып яшь кызлар һәм егетләр килгән. Бакыйлыкка күчкән җырчы, композиторларны искә алу чараларында гел өлкән яшьтәге тамашачыны күреп күңел сызлана иде. Татар җыры онытылырмы дигән уй бәгырьне телде. Бу концертта исә шулкадәр яшьләрне күреп, күңел мәтәлчек атты. Арада өлкәннәребез дә бар иде, әлбәттә. Урта буын тамашачы да рухланып килгән.

 

Сәхнәдән моң патшасы Илһам Шакиров репертуарыннан популяр җырлар – «Ак калфак», «Керфекләрең синең нигә кара?», «Ай, былбылым», «Сандугач», «Чыгарсыңмы каршы алырга?», «Синең хакта», «Әдрән диңгез», «Сәрвиназ», «Чулпан», «Гел елмай», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Син сазыңны уйнадың», «Кышкы романс», «Әйдә барыйк урманга», «Җиз кыңгырау моңнары», «Гөлмәрьям», «Идел буе каеннары» яңгырады. Аларны җырчылар Илгиз Мөхетдинов, Илгиз Шәйхразиев һәм Руслан Закиров башкарды. Концертта бер артык сүз юк, программа минутына кадәр төгәл уйланылган. Сәгать ярым вакыт сизелми дә үтеп китте.

 

Җырлары Илһам Шакировныкы булса да, аранжировкалары Yummy Music Band коллективыныкы. Музыкант егетләрнең профессиональлегенә сокланмый мөмкин түгел. Татар аһәңенә зыян китермәүләре исә күңелдә башкаручыларга карата ихтирам уятты.

 

Ирексездән, «Үзгәреш җиле» фестивале искә төште. Ике проект та башкалабыз Казанда үтә, татар җырлары башкарыла. Әмма максатлары икесенеке ике төрле. Беренчесе татар җырының зур һәм данлы милләт йөзен билгеләгән мөстәкыйль сәнгать әсәре булуын танымыйча, аны Европа музыкасы белән тигезләү, шунда «эретүне» күз уңында тотса, Yummy Music Band музыкантларының нияте, асылын саклаган хәлдә, заманча авазлар белән баетып, татар җырының гомерен озынайту икәнен күңелең белән тоясың.

 

Филармониягә татар концертына шулкадәр яшьләр җыелган икән, җырчының туган көненә шуннан да зуррак бүләк булырга мөмкинме?!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи