Мәдәният Уку өчен 1 минут

Дәрәҗәле премия

Халыкара театр көнендә Россиядә театр сәнгатен үстерүгә өлеш керткән һәм театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен махсус премиягә лаек булган ундүрт лауреатка «Алтын битлек» тапшырылды. Быел әлеге махсус премиянең лауреатлары арасында Татарстан Республикасы Рәисе дә бар.

 

Владимир Машков кулыннан театр өлкәсендә иң дәрәҗәле премияләрнең берсе саналган «Алтын битлек»не ТР мәдәният министры Ирада Әюпова кабул итеп алды. /Фото – mincult.tatarstan.ru.

 

 

Мәгълүм булганча, «Алтын битлек» – Россиянең Театр әһелләре берлеге тарафыннан 1993-1994 елларда гамәлгә куелган, премия һәм фестивальне үз эченә алган иҗтимагый проект. Аның кысаларында ел саен, төп конкурс номинацияләреннән тыш, махсус премияләр дә билгеләнә. 32 нче сезонга быел июнь аенда, җиңүчеләрне игълан итеп, Омск шәһәрендә нәтиҗә ясалачак. Театр сәнгатен үстерүгә күп көч куйган, әлеге сәнгатькә һәрьяклы ярдәм күрсәткән өчен махсус премиягә ия булучыларны (алар арасында Вологда, Архангельск, Улан-Удэ, Тверь, Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү вәкилләре бар) исә 27 мартта Мәскәүдә оештырылган тантанада бүләкләделәр. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов өчен «Алтын битлек»не республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова кабул итеп алды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

 

«Театр сәнгате бөек актерлар, рәссамнар, драматургларның иҗатын гына түгел, бу сәнгатькә ышанган һәм аны хуплаган кешеләрне дә үз эченә ала. Узган ел без «Алтын битлек» премияләрен тапшыру тантанасын Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында уздырдык. Бу гаҗәеп матур театр һәм, әлбәттә, Рөстәм Нургали улы күп милләтле Россия мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен бик күп эшли», – дип белдерде Россия Театр әһелләре берлеге рәисе, «Алтын битлек» премиясе һәм фестиваленең президенты Владимир Машков махсус премияне тапшырганда.

 

Ирада Әюпова республика җитәкчелегенең театр сәнгатенә зур ихтирам белән каравын һәм аны үстерү өчен мөмкин кадәр шартлар тудырырга омтылуын билгеләп үтте. «1999 елның 5 апрелендә «Алтын битлек» Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә тапшырылды. Ул чакта аны Юрий Михайлович Лужков тапшырды һәм шаярып, бу бүләк губернаторлар арасында иң яхшы ир-ат роле өчен бирелә, дип әйтте. Моңа җавап итеп Минтимер Шәрип улы канатлы гыйбарәгә әйләнгән сүзләрен әйтте: “Сәясәтне битлексез алып барып булмый, әмма битлек астында да җиңел түгел”», – дип искә алды Татарстанның мәдәният министры. Чыгышының ахырында Ирада Әюпова бу бүләкне татар театрының 120 еллыгы елында алу аеруча дәрәҗәле булуын әйтеп, татар театр сәнгатенең нигезендә торган шәхесләр турында сөйләде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи