Журнал «Безнең мирас»

Йолдыз

Салиханың җырчы буласы килә иде. Җырчының да ниндие әле – йолдыз. Әмма йолдыз булам дип сәхнәгә атылып чыгып булмый бит инде.
Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дигәндәй, чарасы да табылды тагын: ахирәтенең дус кызының дусты җырчы икән ләбаса. Телефон аша сөйләшеп, очрашырга да сүз куештылар. Очрашуга ахирәтенең дустының дусты Венера белән китте.
— Сылукай. Эстраданың иң якты йолдызы! — дип тәкъдим итте ул аны Салихага. Аннары, аңа борылып: — Ә бу Салиха була, – диде.
— О, сәлам, сәлам! – дип елмайды Сылукай. — Хәлләр ничек?
Ул җавап бирергә дип авызын ачкан гына иде, аның өчен Венера әйтеп өлгерде:
— Салиханың хәлләре сиңа бәйле, Сылукай. Эстрада җырчысы, синең кебек йолдыз буласы килә аның .
— Шулаймы. Ярый, постараемся. Только башта сиңа исемне үзгәртергә туры килер. Салиха, ничектер, старомодно. Әйдә, Сальеро дип куябыз.
— Үзебезчәрәк булмасмы икән, – дип карышасы итте Салиха.
— Вообще-то да. Алайса Сәлирә булырсың. — Сылукай, чытыкланып, сәхнә торышы алды: — Сәхнәдә — эстраданың яңа йолдызы Сәлирә! Алкышлар белән каршы алыгыз!
— Шәп, шәп, – дип, кулларын чәбәкләде Венера. — Син гений, Сылукай!
— Ярый, монысы булды, – диде Сылукай ирен чите белән генә елмаеп. — Хәзер инде кыска итәкле күлмәк кирәк. Аякларың шәп синең, просто прелесть булачак.
— Юбка гына ярамасмы икән, Сылукай? — дип кыенсынып кына сорап куйды Салиха-Сәлирә.
— Була, юбка да пойдёт. Анда инде кендегеңә персинг кирәк булыр.
— Идея! – дип бер урында сикеренде Венера. — Менә бу класс ичмассам. Бөтен ирләрнең күзе синдә булачак. Аяк тибеп кул чабачаклар.
— Ни бит, ирем нәрсә әйтер бит.
— Ерунда! – диде Сылукай исе китми генә. — Үзем сөйләшермен. Давай телефон номерын. Бүген үк эшенә шалтыратам.
Киемнәр алынды, кендек тә, тишелеп, энҗеле персингка ия булды. Сылукай да сүзендә торды: «Ильшатигың белән сөйләштем, барысы да о-кей. Суббота көнне Венера белән продюсерга тыңлауга барырсыз. Үзем авырып торам әле, сиңа да яткан килеш кенә шалтыратам», – диде.
Тыңлаулар әйбәт узды. «Тавышың бар, калганын җайларбыз», – дип канат куеп озатты продюсер Салиха-Сәлирәне.
Кич кенә кайтам дип чыгып киткән Салиха көндезге өчтә фатиры ишеге төбендә иде инде. Кыңгырау төймәсенә басып тормыйча, ишекне үзе ачып керде.Юыну бүлмәсеннән ишетелгән су тавышына исе китмәде аның: «Илшат юынырга кереп киткәндер», – дип уйлап куйды. Кухняга кереп, ашарга әзерләргә керешкән генә иде, хатын-кыз тавышы ишетелде:
— Ильшатик! Мин проголодалась. Берәр нәрсә әзерлә әле. Любимый, син кайда?
Алгы якка чыгуга, көтелмәгән хәлдән катып калды Салиха. Аның каршында ялангач тәненә Салиханың халатын ябынган Сылукай басып тора иде.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру