Журнал «Безнең мирас»

Яшәсен үгезләр!

Тәки үз эшен ачты Гарәпша. “Бер төнлек ир” ул хәзер. “Мир үгезе”, – дип, авызыгызны юкка ерасыз, бай, дәрәҗәле ханымнар гына чакыралар аны. Үзләренең ирләре юкмени, дисезме? Соң, чын ирләр бармак белән генә санарлык хәзер. Булдыксыз ирләрне ашатып ятканчы, болай арзангарак төшә икән аларга. Әле ул ирләрнең көен көйлисе дә бар бит. Ә болай беркем беркемгә тиеш түгел.
Кичә авылдан балдыз килгән иде. “Хәзер авыл ирләре дә ташка үлчим, егылып китеп эчәләр. Элек, ичмасам, ялгыз хатыннар күңелен күрергә төзүче әрмәннәр бар иде. Калхуз бөтенесен ашатып торды!” – ди.
Үзе дә авыл малае булганга белә Гарәпша: барысы да колхозларны таратудан башланды. Колхоз бетү белән пеләмән үгезләре дә юкка чыкты. Ә алар янына ирләр генә якын килә ала иде. Инде үгезләр булмагач, ирләрнең дә кирәге калмады. Бөтен эшне хатын-кыз үзе эшли.
Гел болай йөреп булмас анысы. Азрак мая туплагач, авылга кайтырга уйлап тора Гарәпша – пеләмән үгезләре үрчетергә. Алар булса, ирләр дә аякка басар нибуч!

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру