Журнал «Безнең мирас»

Нишләргә икән?

Соңгы вакытларда үзендә картаю галәмәтләре сизә башлады Вәли. Көндезләрен генә түгел, төннәрен дә... Эштә өйрәнелгән анысы, гадәттәгечә көйле генә бара. Әле бит аның төннәрен көчле зат бурычын үтәү дигәннәре дә бар! Менә анысында сынаткалый шул. Дөрес, телевидение рекламаларында хәл итү юлларын күрсәтәләр күрсәтүен. Ярты хезмәт хакы шуңа китеп бара. Тик файдасы гына сизелми.
Аптырагач, “Кремль таблеткалары”н алып карарга булды. Ил башлыклары куллангач, шәптер инде. Ничек яшәртүен аңлап бетерми бетерүен. Имеш, таблетка эчен микрочип куелган. Ашказанына төшкәч, ул нәмәрсә, тоташып, сәламәт организм тирбәнешләрен бирә башлый икән. Шуннан бөтен әгъзалар үзләрен 18 яшьлек егетнеке кебек сизә ди.
Әллә шуның файдасы тиде, әллә хатыны күбрәк иркәли, хәйран да яхшырды Вәлинең хәлләре. Бер генә җайсыз ягы бар – йокы туймый. Хәзер менә эштә йоклап утыра. Җитмәсә, башлык кисәтү дә ясады. Сезгә серне чишүе дә шуннан. Киңәш бирмәссезме?!.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру