Журнал «Безнең мирас»

Капитализм

“Дөнья бит ул куласа, бер әйләнә, бер баса”, диләрме әле... Безнең ил дә, җитмеш елдан артык социализм куласасында әйләнгәннән соң, яңадан капитализм тәгәрмәче астында калды. Шунда инде Маркс бабайның “Капитал”ын искә төшердек. Хәер, гади халыкка караганда алыпсатарлар аны яхшырак өйрәнгән булып чыкты. Менә кайда ул интеллект: без “товар-акча-товар” дип укып ятлаганда, алар практика үтеп яткан икән ләбаса. Хәтта күрше Хөббениса түти дә аны Маркс бабайдан ким үзләштермәгән булган. Яшел суган кыягы, редиска үстереп саткан да аны акчага әйләндергән. Ул акчага ашлама сатып алып, күбрәк товар җитештергән дә яңадан акча ясаган.
Бәй, бездә капитализм шул чакта ук керә башлаган була түгелме соң?! Юкка гына Хөббениса түтине спекулянтка дип хурлаганнар, чын кәсәбәче булган икен бит ул. Предприниматель, ягъни мәсәлән... Шундый уңган затларыбыз булганга, базарга йомшак кергәнбез дә инде. Бөтен ил базардан гына тора хәзер: энәдән алып бер кичлек хатыннарга хәтле сатыла. Соңгысын, теләгең булса, аркылыга-буйга бантик бәйләп, бүләк рәвешендә шәрә килеш китерәләр ди. Могҗиза булып, Ленин терелсә, атеист килеш “Ахырзаман” дияр һәм куркуыннан яңадан мавзолейга кереп ятар иде.
Капитализм дигәч тә, бабайлар заманындагы кебек 12 сумга ат сатып алып булмый инде. Атны хәзер 12 меңгә дә бирмиләр.
Аның каравы, спорт алга китте: бер спортчының аяк-куллары миллион доллар тора. Ә академикларның башы очсызланды, күп булса, 10-15 мең сум булыр.
Кибетләрне дә муллык басты, гади халык анда хәзер музейга йөргән кебек йөри: карарга ярый, ә алып булмый, чөнки бәяләр “тешли”. Зурлыклары исә кечерәк авыл хәтле.
Менә капитализм нишләтә. Гомергә хәерче булган Россия дә череп баеды. Җитәкчеләр миллиардлаган нефтедолларны кая куярга белми интегә икән: халыкка өләшсәң, бөтен товарларны алып бетерүләре бар ди. Аптырагач, маяга калдырырга булганнар.
Димәк, яшиселәр, күрәселәр алда әле, җәмәгать. Безгә: “Яшәсен капитализм, яшәсен хакимият!” — дияргә генә кала.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру