Журнал «Безнең мирас»

Иптәшләр һәм әфәнделәр

Барысы да шул үзгәртеп корудан, иптәш Горбачевтан башланды. Югыйсә, кеше кешегә дус, иптәш һәм терәк булып йөргән булыр идек. Ә хәзер түрәләргә иптәш дип әйтеп кара әле син. «Каз дуңгызга иптәш түгел!» – дип кенә җибәрәләр. Хәер, хайваннарны рәнҗетмик. Казларның Римны коткаруын, дуңгызларның исә урыс халкын туйдырып торуын бөтен дөнья белә.
Берәүләр иптәш сүзенең юкка чыгуында базар мөнәсәбәтләрен гаепли. Янәсе, алыпсатарларга акча гына иптәш. Алай дисәң, болгар сәүдәгәрләренең товарларын озатып йөрүчеләрне товар ишләре дип йөрткәннәр бит. Урысның товарищ сүзе шул товариши – коллега бит инде.
Ни әйтсәң дә, әфәнде матуррак яңгырый анысы. Мәсәлән, син берәр җитәкче янына керәсең, ди. Ә ул сиңа ягымлы итеп: «Тыңлыйм Сезне, хәерче әфәнде!» – дип эндәшә. Дөрес, Рәсәйдә эшләүче халыкның яртысыннан артыгы хәерче хәлендә яши. Шуны искә алсак, әфәнделәр күбәеп китә китүен . Тик монысыннан да чыгу юлын табарга була, яңа пролетарийларга иптәш әфәнде дә ярап куя. Әфәнде килеш тә үзләрен иптәш итеп тойсыннар ичмасам.¬¬¬
Әле менә шул исемдәге партия дә оештырырга уйлап торам. Ә нигә?! Шәп яңгырый бит: ИӘП – иптәш әфәнделәр партиясе. Урысчасы да ничава гына килеп чыга: ПТГ – партия товарищей господ.
Яңа елдан коммуналь хезмәтләр өчен түләү шактый артты. Бусы да безнең файдага: димәк, яңа партиянең сафлары тагын да ишәячәк. Башка партияләрдән аермалы буларак, әгъзалык кертемнәре дә түләү каралмаган . Безнең партиягә керү өчен бер генә шарт куелачак – хезмәт хакың хәерче дәрәҗәсеннән артмасын.
ИӘПнең лозунгысы да әзер: «Рәсәйнең барлык хәерчеләре, берләшегез!» Илдәге президент сайлауларына да күп калмый. Шулай булгач, сайлауларга бүгеннән үк әзерләнә башларга, сайлау алды платформасын булдырырга кирәк.
Яңа елдан яңа партияне мин тыгыз сафлар итеп күрәм. Кемнәр генә юк арада: укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре…
Сез инде мине яңа партиянең генераль секретаре яки рәисе булырга чамалый дип уйлыйсыздыр. Ялгышасыз! Оештырып бирәм дә вәссәлам. Йә, кемнең теләге бар?!.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру