Журнал «Безнең мирас»

Бизнес

Хезмәт хакын айныкын айга җиткерә алмый йөдәгән Әхтәри эт үрчетеп карарга булды.
— Сенбернар ал, – дип киңәш итте аңа дусты Хәттаб. — Иң ходовой эт шул хәзер. Сатканда, бәясе дә хәйран гына. Череп баерсың!
— Соң, аны бит әле сатып та аласы бар. Ул кадәрле акчаны каян табыйм?
— Анысы шулай инде. Бик биреп торыр идем дә, акчасыз вакытым шул. — Ул ашыккан кеше кыяфәте белән сәгатенә күз салды. — И-и, сәгать көндезге өч тулып килә икән. Хатын кичке бишкә чәйгә барабыз дигән иде. Әле күчтәнәчләр дә аласы бар. Йә, ярый, хуш иттек. Син акчаны Мөстәкыймнән сорап кара әле. Ул бит базарда сату итә.
Аның киңәшен тотып, Әхтәри Мөстәкыйм янына базарга китте.
Мөстәкыйм аны ачык чырай белән каршы алды. Кочаклашып диярлек күрештеләр. Акча турысында сорагач та, гозерен кире какмады.
— Сенбернар үзе болай яхшы эт инде анысы. Тик син аны ашатып туйдыра алмассың. Махсус карау да кирәк. Өстәвенә, исенә дә түзәрлек түгел. Син болай ит — пудель ал. Үзе кечкенә, аз ашый, матурлыгы да бар. Юындырсаң, исе дә килми аның. Мәче кебегрәк инде, йоны гына бөдрә. — Аннары кесәсеннән шытырдап торган меңәр сумлыклар чыгарып бирде. — Мә, рәхәтен күр. Тик син аны базардан алма, алдаулары мөмкин.
— Соң, базардан алмый кайдан алыйм тагын?
— Бер дә борчылма. Туры килеп торуын кара әле син. Узган атнада күршемнең эте балалаган иде. Пудельнең дә иң кечкенәсе, мәчедән аз гына зуррагы. Теләсәң, бүген үк алырга була.
— Яхшы булыр иде.
— Алайса, мин әйберләрне җыештырып, складка илткәнче, базарны әйләнеп чык. Бер ярты сәгатьтән сугылырсың.
Күршесе дә әйбәт кеше булып чыкты Мөстәкыймнең. “Күрше хакына”, – дип, ике меңгә ана көчекне кулына ук тоттырды. Әле җитмәсә: “Үскәч, урамга чыгара күрмә. Югыйсә нәселне бозып куюы бар. Чиста токымлы ата эткә үземә китерерсең. Аның өчен бер тиен дә алмам”, – дип тә өстәде.
Үзеннән дә бигрәк улы Илсур куанды көчеккә. Пудельгә “Бөдрә” дигән кушамат тактылар. Ботарланган өч пар аяк киемен, ертылган мендәр тышларын, йолкынган келәмне, хатын белән талашып агарган чәч бөртекләрен санамаганда, көчекнең әллә ни зыяны тимәде. Үсеп җиткәч, аны Мөстәкыймнең күршесенә алып барды Әхтәри.
Менә Бөдрәнең балалар вакыты да җитте. Әхтәри дүрт күз белән көчекләрнең тууын көтте.
Беркөнне улы аны ишектән үк каршы алды. Үзе куанычыннан нишләргә белми сикеренә.
— Әти, Бөдрәнең бәбиләре бар. Әйдә, күрсәтәм, — диде ул, Әхтәринең кулына ябышып.
Тартмадагы көчекләрне күргәч, чак кына хуштан язмады Әхтәри. Ап-ак йонлы Бөдрә янында аклы-каралы төстәге ярымбөдрә йонлы йөнтәс көчекләр кайнаша иде.
Хатыны аның хәленә керәсе итте:
— Бик шыңшыгач, син хуҗасына алып барыр алдыннан, Илсур аны урамга алып чыккан булган. Шунда бер урам эте ияргән. Илсур: “Көчкә куалап җибәрдем”, – дигән иде.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру