Журнал «Безнең мирас»

Бәхет кошы

Гани фатирына бәхет кошы тоткандай кайтып керде. Куанмаслык та түгел шул: башлык бүген аны үзенә чакырып, сайлау кампаниясе вакытында ышанычлысы булырга тәкъдим итте. Депутат булгач, ярдәмчем итәрмен,акчасы эчеңне төртеп тишмәс. Кем белә,икенче сайлауларда үзеңнең дә депутат булып куюың бар!», – дип тә өстәде.
Ганигә шул сүз җитә калды.Ул үзенең депутат булуын күз алдына китерде.Менә ул чираттагы сессия вакытында гади халыкны кайгыртып чыгыш ясый. Халыкның авыр хәлдә яшәве, пенсияләрне күтәрергә кирәклеге хакында да искәртергә онытмый. Хәтта бу мәсьәләне сессиянең көн тәртибенә кертергә дә тәкъдим итә. Тәкъдиме узмаса да югалып калмый ул,карауга кертелгән мәсьәләләрне тикшергәндә кызып-кызып чыгышлар ясый.Шуннан соң аерым түрәләрнең коррупциягә катнашы барлыгын фаш итеп, коррупциягә каршы көрәш турындагы канунны кырысландырырга чакыра.
Утырыш тәмамлангач, пикетта торучылар янына тукталырга да онытмый, аларга курыкмыйча үз фикерен әйтә,комагай hәм эшлексез түрәләрне эттән алып эткә салып сүгә.Аның фикерен күтәреп алып: Афәрин, Гани Галиевич, дөрес сөйлисең!» – дип кычкыралар. Бер-берсенә: «Менә бу чын халык депутаты ичмасам», – диләр. Дулкынланудан, хисләр ташкыныннан Ганинең күзләренә яшь килде. Чү, бу нинди шалтырау тавышы тагын?!. Гани өстәлдән башын күтәрде. Кулына башын куеп йоклап киткән икән ләбаса. Телевизордан төнге бергә кадәр футбол матчын карап утырган иде.Язган җирдән эш урынында йокыга китүен сизми дә калган икән.Өстәлдә трубка селкенер дәрәҗәдә телефон шалтырый. Гани ике кулы белән трубкага ябышты. Аннан башлыкның:
— Син кайда йөрисең, Шәпиев? Минем доклад әзерме? – дигәне ишетелде.
— Мин ни – туалетка гына чыккан идем, Мингалим Салихович! Доклад әзер. Хәзер, компьютерда гына җыйдыртам да…
Гани алдындагы язмага, «Ихтибарыгыз өчен рәхмәт!» – дип өстәде дә күрше бүлмәдәге кызга кертте.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру