Шөһрәтле галим, зирәк җитәкче
Шөкер, безнең халкыбызда кылган фидакарьлек гамәлләре, миһербанлылык сыйфатлары белән горурланырлык кешеләр аз түгел. Хәзер хөрмәтле газета укучыларны шундыйлардан миңа яхшы таныш, тәгаенрәк әйткәндә, берничә ел минем белән бергә хезмәттәшлек иткән, күп яктан матур үрнәк булырлык Мазһар улы Әхмәт Мазһаров дигән зур галим һәм игелекле кеше белән якыннанрак таныштырып китим.
Әхмәт Мазһаров – нефть һәм газ химиясе өлкәсендә гаять зур казанышларга ирешкән, СССРда һәм Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә мәгълүм олпат галим. Россия һәм Татарстанның фәннәр академияләре академигы, шулай ук Ислам дәүләтләренең халыкара фәннәр академиясе академигы һәм вице-президенты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләре лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның орденнары һәм медальләре кавалеры һәм башка төрле дәүләт бүләкләре иясе.
Әхмәт Мазһар улы Мазһаров – мин белгән зур дәрәҗәле күп галимнәр арасында аеруча зур казанышларга ирешкән шәхес. Ул дүрт дистәдән артык ел буена СССРның һәм Россиянең иң әһәмиятле гыйльми-тикшеренү учреждениесе – Бөтенсоюз углеводород чималын фәнни тикшеренү институтының директоры булып эшли, шуның белән бергә ике срок (10 елга якын) гаять зур һәм мөһим эш – Татарстан фәннәр академиясенең президенты вазифасын башкара. Бу уңайдан шуны искәртү зарур: Әхмәт Мазһар улы республикабызның фәннәр
академиясе җитәкчелегенә үз инициативасы белән алынмый, бәлки бу эшкә бик лаеклы, зур дәрәҗәле галим булганлыктан һәм Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев тәкъдиме, шулай ук академия галимнәренең бердәм хуплавы нәтиҗәсендә алына, һәм шул мәгълүм булсын: бу зур җаваплы, авыр эшләрнең икесен дә ул уңышлы башкарып бара.
Институт эшләренә килгәндә, монда академик Ә.Мазһаров җитәкчелегендә гаять әһәмиятле гамәлләр кылына, нефтьтән һәм газдан нәтиҗәле файдалану өчен, яңа алдынгы проектлар эшләнә, мөһим ачышлар ясала. Бу проектлар һәм ачышлар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә, шул исәптән Америка Кушма Штатларында, Иранда да уңышлы кулланыла.
Фәнни эшләрнең иң җитди күрсәткече – уйлап табулар, патентлар, аларны эшләтеп җибәрү, җитештерү әйләнешенә кертү һәм басылып чыккан хезмәтләр. Бу өлкәдә Әхмәт Мазһар улы максатчан, үрнәк итеп куярлык киң колачлы эш җәелдергән. Ул 134 авторлык таныклыгы һәм патентлар авторы, аларның бишесе АКШта һәм берсе Германиядә теркәлгән. Шулай ук Ә.Мазһаров – төрле фәнни җыентыкларда, журналларда басылып чыккан 207 мәкалә авторы. Аның фәнни-гамәли конференцияләрдәге чыгышлары теманы әйбәт белүе, куелган
мәсьәләнең чишелү ысулларын ачык күрсәтүе, тәкъдимнәренең төгәл булуы белән башкаларныкыннан аерылып тора.
Татарстан фәннәр академиясе оештырылу – республикабызның алга баруының җитди мисалы, дәүләт суверенитеты игълан ителүнең уңышлы чагылышы. Бу баш гыйльми оешманың төзелүендә президент М.Шәймиевнең һәм күренекле галим, дәүләт эшлеклесе М.Хәсәновның роле зур булды.
М.Хәсәнов 2006 елда сәламәтлеге буенча Академия президентлыгы эшеннән азат ителгәч, аның урынына бердәм рәвештә академик Ә.Мазһаров сайлап куела. Әхмәт Мазһар улы ике срок президент булып эшләгән чорда Татарстан академиясенең эшләре яңа баскычка күтәрелә, анда күп кенә әһәмиятле үзгәрешләр була. Бу елларда фәннәр академиясе төрле гыйльми институтларны, югары уку йортларын, промышленность предприятиеләрен берләштерү үзәгенә әверелә, шулай ук академия составына дәүләт органнарының һәм оешмаларының күренекле җитәкчеләрен кертү турында карар кабул ителә.
Ә.Мазһаров Татарстан фәннәр академиясе президенты булып эшләгәндә, бу төп галимнәр оешмасының җегәре тагын да ныгый, абруе күтәрелә, даны еракларга тарала, Татарстан фәннәр академиясе дөнья күләмендәге мәшһүр милләттәш галимнәр белән тулыландырыла. Мәсәлән, Америка Кушма Штатларында яшәүче, шөһрәтле гыйльми институт директоры академик Роальд Сәгъдиев, шулай ук Германиядәге дәрәҗәле гыйльми институт (Макс Планк исемендәге) директоры академик Рәшит Сюняев, Россиянең космик тикшеренүләр институты директоры, элекке Казан педагогика институты профессоры, Россия фәннәр академиясе академигы Камил
Вәлиев, Россия фәннәр академиясенең Океанология институты директоры, академик Роберт Нигъмәтуллин безнең академия галимнәре сафларына да бастылар. Бу исемлекне тагын да дәвам иттерергә мөмкин.
Әхмәт Мазһар улының безнең халкыбыз өчен аеруча кыйммәтле сыйфаты – үз милләтенә турылыклы, аны кайгырта һәм аңа зур хөрмәт белән карый торган кеше булуы. Бу сыйфатлар Ә.Мазһаровның бөтен яшәешендә чагылыш таба, барлык гамәлләрендә күренеп тора. Аның татар теле, әдәбияты хакында сүз барган дәрәҗәле халыкара конференцияләрдә үз телендә матур итеп акыллы чыгышлар ясавы, татар халкы тарихын өйрәнүне алга җибәрүгә аеруча игътибар бирүе, татар мәдәниятенең язмышы мәсьәләсендә һәрчак үз карашын ачык һәм кискен белдерүе, гаиләсендә кызларын милли мәдәниятле алдынгы татар яшьләре итеп тәрбияләве һ.б. моның мисалы.
Ә.Мазһаров Татарстан фәннәр академиясе белән беренче чиратта татар кешесе буларак җитәкчелек итә. Аның академия инициативасы белән үткәрелгән Бөтендөнья татар галимнәре форумында ясаган докладындагы «Татарстан академиясе барыннан да бигрәк татар халкы, республикабыз өчен кирәк. Ул – халыкка хезмәт итәргә тиеш» дигән сүзләре шуңа дәлил. Бу чыгыш Татарстан фәннәр академиясе президентының милли мәсьәләгә аек акыллы мөнәсәбәтен, бу юнәлештә академик структуралар алдына куелган бурычларның дөреслеген аеруча ачык күрсәтә.
Ә.Мазһаров җитәкчелегендәге Татарстан фәннәр академиясенең Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә төрле илләрдә яшәүче татар галимнәрен Казанга Бөтендөнья татар галимнәренең форумына чакыруы бик вакытлы һәм киләчәккә карап ясалган адым булды. Бу очрашу читтә яшәүче күп кенә зыялылар белән танышырга һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итте. Бүген академия институтларында, югары уку йортларында башкарыла торган проектларда читтә яшәүче татар галимнәре дә катнаша.
Әхмәт Мазһар улының милли телне яклауга кагылышлы яратып куллана торган образлы гыйбарәсе бар: «Җир шарындагы милләтләрнең телләре – зур бер букеттагы төрле төстәге, формадагы чәчәкләр кебек. Әгәр бер чәчәк корый яки сына икән, букет төссезләнә. Тел белән дә шулай. Бер телнең юкка чыгуы дөнья мәдәниятенә зыян китерә». Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.
Ә.Мазһаровның үз халкына, теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хәерхаһлы булуы, милләтенә, туган җиренә кадерләп каравы – аның бик күркәм табигате, холык-фигыле. Аның бу сыйфатлары үзенең шәхси тормышында да, гаиләсендә дә ачык күренә. Аның ике күркәм кызы – Суфия белән Наилә дә Казандагы татар мәктәбендә укыган, туган телләрен бик яхшы белү белән бергә, алар берничә чит телне дә әйбәт үзләштергән. Бу уңайдан искәртеп китик: Әхмәт Мазһар улы үзе дә туган телендә дөрес әдәби телдә матур итеп сөйли, шул ук вакытта немец һәм инглиз телләрендә дә сөйләшә.
Бу шөһрәтле галим, эшләре бик күп булуга карамастан, туган җире Балтач районының Сасна авылын онытмый, анда еш кайтып, авыл халкы белән үз кеше булып, якыннан аралаша. Алай гына да түгел, ул туган авылына, үзе укыган мәктәбенә ярдәм итеп тора: мәчет салуга, авыл урамнарындагы юлларны, зиратны төзекләндерүгә өлеш кертә һәм башка игелекле гамәлләр кыла. Аның тагын бер изге эше: ул инде күп еллардан бирле үзе укыган мәктәпнең иң уңган берничә укучысын академик Мазһаров исемендәге премия белән бүләкләп бара.
Әхмәт Мазһар улының җитәкчелек стиле – үзе бер матур үрнәк. Аның ике зур җитди оешманы – бөтен Союзга, Россиягә һәм дөньяның күп илләренә мәгълүм мәшһүр углеводородлар институтын һәм күренекле галимнәр ассоциациясе Татарстан фәннәр академиясен күп еллар уңышлы җитәкләп бара алуы академик Ә.Мазһаровның олпат галим генә түгел, зирәк, акыллы җитәкче булуы белән дә аңлатыла.
Әхмәт Мазһар улының үз командасындагы кешеләргә игътибарлы булуы, алар белән әдәпле сөйләшә, аларны тыңлый, үтенечләрен, проблемаларын аңлый белүе, гомумән алганда кешелекле зат булуы аны якыннан белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләрдә канәгатьләнү, соклану, хөрмәт хисләре тудыра.
Газета укучыларда бу олуг галим һәм кешелекле кешедәге мондый күркәм сыйфатларның чыганагы кайдан икән соң дигән сорау туарга мөмкин.Ата-анасыннан һәм әби-бабасыннан, тәрбиядән килгәнлеген әйтеп киткән идем инде. Тырышлык, кеше хәлен аңлый, моң-зарларын тыңлый һәм ихтыяҗлы кешеләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итә белү кебек миһербанлылык сыйфатларының тагын бер мөһим чыганагы ул – хезмәт, ягъни бу шәхеснең бала һәм яшь чагыннан ук хезмәт белән, хезмәттә катнашып яшәве. Бу – аксиома. Моның гыйбрәтле мисаллары бик күп. Бу шартның мул уңыш китерүе язмабыз герое Әхмәт Мазһаровта аеруча ачык чагыла. Әхмәт дигән яшүсмер-егет хезмәттә пешеп үскән. Ул, дәһшәтле сугыштан соңгы кырыс авыл тормышының бөтен авырлыкларын күреп, йорт
хуҗалыгындагы һәм колхоздагы күп эшләрдә катнашып яшәгән: бишенче классны тәмамлагач та җәйге каникул вакытында ат җигеп эшли башлаган, үзләренә яңа йорт салу эшләрендә дә өлешен керткән, өй янында, агачлар утыртып, бакчада эшләгән, помидор үстергән, Мөхәммәт абыйсы белән Мари урманнарына барып агач кискән...
Ә.Мазһаровның зур уңышларының тагын бер сәбәбе – аның турылыклы гомер юлдашы – кайгыртучан хатыны Әлфия Корбангали кызы.
Бу шәхес турында күбрәк мәгълүмат алырга теләгән кешеләр, аның юбилее уңаеннан язылып, Татарстан фәннәр академиясе чыгарган «Дорогой созидания» дигән китабын укый алалар.
Без аңа зур уңышлар, нык сәламәтлек һәм моннан соң да республикабызның, илебезнең данын арттырырлык күркәм гамәлләр кылуын телик!
Рүзәл ЙОСЫПОВ,
Татарстанның фәннәр академиясе академигы,
Казан федераль университетының
атказанган профессоры.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА