Журнал «Безнең мирас»

Н.Юрушбаев белән әңгәмә

Милләтебезнең төп сыйфаты нидән гыйбарәт икән? Кайсы төшенчәне асыл билгебез итеп күрсәтергә мөмкин?
Беркатлы фикерләвемнән кыенсынып, урынлы-урынсыз уйларымны кул изәп куам да... яңадан әйләнеп кайтам: ә шулай да, кайсы соң? Һәм сорауга сорау белән җавап биреп карыйм:
фидакярлек түгелме?..
Журналист, милләтпәрвәр, халкыбызның дөньяга сибелгән хәзинәләрен барлаучы Нәсүр Юрушбаев, үзе әйтмешли, Габдулла Тукайның якташы – Пермь төбәгенең Барда районы егете (Мәмдүдә абыстайның әтисе Зиннәтулла хәзрәт шул туфрактан). Туксанынчы еллар башында мөһаҗирлеккә тарып, бүгенге көндә Алманиянең Лейпциг шәһәрендә гомер кичерә. Хәер, соңгы җөмләм хакыйкатькә хилафлык китерер, мөгаен. Чөнки аны тәгаен бер административ берәмлеккә генә «теркәп кую» – һич ярарлык эш түгел: Нәсүр абый һәрвакыт сәфәрдә, юлда, эзләнүдә һәм, тырышлыгының күркәм нәтиҗәсе буларак, табуда да.
«Безнең мирас» журналханәсе бусагасы аша җәт-җәт атлап кергәндә Чиләбе җиле аның иңбашыннан бармак очларын ычкындырып өлгермәгән иде әле...


Аурупада татар энҗеләре


– Беләсездер, Наполеонга каршы иң зур сугыш 1813 елның 16-19 октябрьләрендә, Алманиянең Лейпциг шәһәре тирәсендә була, – дип башлады ул сүзен керә-керешкә. – Яуда алманнар, французлар, шведлар белән бергә Россиянең урыс, татар, чуаш, якут, башкорт гаскәриләреннән торган регуляр һәм иррегуляр (казаклар) армияләре дә катнаша. Чиләбе өлкәсендә шундый ук исемле станица барлыгын белгәч соң дәрәҗәдә гаҗәпләндем. Алай-болай бу авыл кешеләре арасында «Халыклар бәрелеше»ндә катнашучылар булмадымы икән, дип эзләнә башладым, шунда бардым, сораштым. Таптым бит! Бар булып чыкты андыйлар. Нәтиҗәдә, күңелемдә бер уй төенләнде: нигә Алмания Лейпцигында «Халыклар бәрелеше»нә куелган һәйкәлнең кечерәк күчермәсен Россиядәге Лейпцигта да торгызмаска әле? Аурупага кайтып шул хакта чаң суктым. Хуплаучылар табылды. Былтыр, беркадәр акча җыйгач, алман дусларымны ияртеп яңадан Чиләбе өлкәсенә юл тоттым. Көрәкләр таратып: «Казыгыз, – дидем. – Безнең ата-бабалар сезнең шәһәрне французлардан коткарган, хәзер инде сез аларга гамәл аша рәхмәтегезне белдерегез». Җәйдә үк нигезен эшләдек. Бүгенге көндә эскизлар да әзер диярлек.


Төп максатым колачлырак, билгеле: «Лейпциглар», халыклар, ци­вилизацияләр, кыйтгалар (Аурупа һәм Азия) арасында «дуслык күпере» урнаштыру. Тормыш девизым да шундый: тынычлык китмәсен, калганы булыр, калганына ирешелер!


– Һәйкәл Алманиядәге сыңарын ташка-таш кабатлаячакмы?


– Юк. Беренчедән, «Халыклар бә­релеше» урынына мин «Халыклар дуслыгы» атамасын якынрак күрәм. Икенчедән, алманнарда унике апостол сурәтләнгән. Халыкның хәрби куәтен символлаштырып, кылыч тотып тора алар. Безнекендә башка сыннар куелачак. Тәгаен нәрсә куелуын уйлап бетермәдек әле. Өченчедән, Алманиядәге һәйкәлдә «Илаһ – безнең белән!» дип чокылган. Бу сүзләр соңрак нацист сугышчыларының каешына да «күчкән». Шунлыктан, билгеле, мин моны да «Тынычлык – безнең белән!» вариантына үзгәртү яклы. Уйлыйбыз әле. Анык ки, бу һәйкәлдә «алман рухы»ның эзе дә булмаячак.


– Сез Аурупа архивларында табып, Татарстан архивына тапшырган ли­тог­рафияләр дә XIX гасырга карый сы­ман.


– Әйе, нәкъ шулай. Наполеон армиясенә каршы көрәшкән татар-башкорт кавалеристлары сурәтләнгән утыз сигез литография турында әйтәсез. Бүгенге фотография кебек алар – үзләре төсле, гаскәриләрнең киемнәре, кораллары һәр детальгә кадәр төп-төгәл сурәтләнгән. Таң калмалы табыш.


Лейпциг янындагы сугышта бабаларым да катнашкан. Шуңа күрә әлеге тема күңелемә аеруча якын. Карагыз: татар-башкорт полклары ул чакта Парижга кадәр барып җиткән бит! Очынып китеп, бу хакта документаль тасма төшерергә уйладым. 2008 елда. Таныш-белешләр Башкортстанга барырга, андагы киностудия белән хезмәттәшлек итәргә киңәш бирде. Нәтиҗәдә фильм ут күршеләргә багышланды, «Сенада курай моңнары» дип атала. Шуның белән монда, Казан кинофестивалендә катнаштым. Бик яратып карадылар. Соңрак «Әтиемнең тавышы»н алып килгән идем. Анысы да җылы кабул ителде.


– Бу фильмны төшерүгә баш әйләндергеч вакыйгалар, шәхсән үзегез өчен дә, милләтебез өчен дә бәһасез хәзинәләр табылу сәбәпче булды дип беләм. Шул хакта искә төшереп үтмәссезме?


– Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татар солдатларының тавышларын таптым бит – җәмгысе кырык өч пластинка (Эдисон цилиндры)! Алманнар әсирләрдән безнең җырларны, мәкальләрне, мәзәкләрне яздырып алган. Аннары Готтхольд Вайль исемле галим аларның барысын анализлаган, тәртипкә салган, китап итеп бастырган. Мин ул пластинкаларның да, халкыбызга нисбәтле башка материалларның да барлыгын белеп, һәммәсен чынлап торып махсус эзләдем. Бихисап байлыкка тап булдым. Шуларның берсе – «Татар язмалары» китабы.


Болай иде ул. Мавыга торгач, Грасси музее архивына (Лейпциг) кердем. Татарлар турында эзләгәч, иң беренче «т» хәрефенә башланган сүзләрне карыйсың, шулай бит? Берзаман 1931 елда нәшер ителгән «Tatarische Texte» дигән китап килеп чыкмасынмы! Карточканы сузып, миңа шуны табып бирегез әле, дидем. «Ярар, ике-өч көннән килегез», – диделәр.
Укый башлагач, бөтен гәүдәмә каз тәне чыкты! Шаккатмалы! Искитмәле! Күпмедер вакыттан соң айнып киттем: бәй, пластинкалар буенча эшләнгән китабы булгач, аның пластинкалары да булырга тиеш ләбаса. Берлинга юл тоттым. Өч ай эзләдем. Таптым барыбер. Бүгенге техник әсбаплар укырлык форматка күчереп, яздырып, монда алып кайттым. Мәдәният министр­лыгында ай ярым вакыт дәвамында урысчага аудардым. Ләкин, ни гаҗәп, китап минем тәрҗемәче икәнлегемне искәртмичә генә дөнья күрде...


Соңрак, чыннан да, кино төшердем. Ибраһим Хәлимов исемле әсирнең хәзерге Питрәч районы Күн авылыннан булуы ачыклангач, шул тарафка хат салдым: фәлән-фәлән хәлләр, абзыйның исән туганнары юк микән? Җавап хәбәре мине, урынымнан кубып, шул мизгелдә үк Татарстанга очарлык итте: анда «Ибраһим Хәлимовның кызы Венера апа бүген дә исән-сау гомер кичерә» диелгән иде. Әүвәлге очрашуда аудиоязманы тыңлатмадым, йөрәге түзмәс, дип курыктым...


Дөресен әйтергә кирәк, Беренче Бөтендөнья сугышында әсир төшкән Россия мөселманнарының байтагы алманнарда яхшы яшәгән: кәрҗиннәр үргән, уенчыклар ясаган, хезмәт хакы алган, кайберләре алман кызлары белән гаилә дә корып җибәргән. Алмания җиңелгәч, әсирләр үз язмышына үзе хуҗа булып калган, теләгәннәре шунда төпләнгән, теләгәннәре Төркиягә, Франциягә, Америкага күчкән. Ибраһим Хәлимов исә, күпчелек сыман, өченче юлны сайлаган – туган иленә, туган йортына кайткан. Кесә тулы акча. Иңендә фотоаппарат. Велосипед. Авылында яңадан укытучы булып эшли башлаган. Җылы бәдрәфле өр-яңа мәктәп салдырган. Һәм (соңрак ачыкланганча – үз башына) күргәннәре-белгәннәре белән бүлешкән: Алманиядә яхшы юллар, матур йортлар, бөтен җирдә тәртип, иплелек, гүзәллек... «Ялачы»ны 1937 елда кулга алып, 1938 елда Казанда атып үтергәннәр. Хәзер Венера апа да вафат инде. Әмма әтисенә багышланган тасмада ул мәңге исән калды.



Яхшылык кыл да суга сал...


– Беренче татар басма китабын табуыгыз турында да беләбез.


– Бусын эзләү коткысы Әбрар ага Кәримуллинның язмалары аша Казан университетында (әңгәмәдәшем биредә журналистика факультетын тәмамлый – Р.М.) укыган чакта ук салынды: кайдадыр Аурупада, Алманиядә, шундый-шундый китап булырга тиеш, дип язган иде ул. Шактый гомер узгач юлыктым мин аңа.


Беренче басма татар китабы дип саналса да, Австрия галиме Иероним Мегизер тарафыннан алман телендә язылган һәм татар-төрки теле грамматикасын, фонетикасын өйрәнгән, мәкаль-әйтемнәрен, дога тәрҗемәләрен туплаган саллы җыентык ул. «Institutiones linguae Turcicae» – «Төрки тел нигезе» дип атала. Мин аны Лейпциг шәһәренең университет китапханәсендә таптым. Ул Бөек Рим империясенең заказы буенча язылган булырга тиеш. Хәрби сер дәрәҗәсендәге басма. Алар, аурупалылар, монда килеп җитәселәрен әллә кайчан уйлап, ниятләп, шуңа әзерләнеп торганнар. Үзегез уйлап карагыз – без 1612 елда чыккан китап турында сөйләшәбез!


– Татарлар – язмыш тарафыннан мөһаҗирлеккә дучар ителгән халык. Аның материаллары, документлары бөтен дөнья буйлап сибелгән, әллә нинди архивларда әллә нинди энҗеләребез ятадыр әле...


– Әлбәттә, шулай: Гыйракта, Кытайда, Төркиядә... Үзегез әйтмешли, җиһан тулы. Һәм аларны, һичшиксез, кайтарырга тырышырга кирәк. Ләкин кайвакыт аяк астында яткан мирасны да күтәреп ала алмыйбыз бит. Ерактагыны күрәбез, ә борын төбендәгене – юк. Милләтебезнең нигезе – авылда, дибез. Бу да хак. Әмма салаларыбыз бушый, кешеләре кайсы кая тарала: читтән бәхет эзлибез, башка илләргә, җирләргә күчәбез, башка кавемнәргә кушылып сыекланабыз... Нигә моны искә төшерәмме? «Россиянең ачык капкалары» дип аталган яңа проектым шул борчуларга җавап рәвешендә уйлап табылды. Элек авылга кергәндә капка торган. Хәзер ул юк. Капкасы булмаганда авылның, бәлки, иминлеге, тынычлыгы, бәхете дә була алмыйдыр? Бәлки, борынгы традицияне яңартырга вакыт җиткәндер?


Пермь краеның кендек каным тамган Бакчавылында гомер кичергән яшь гаилә (кардәш-тумачаларым) көн­нәр­дән беркөнне әти-әниләреннән калган агач капканы йолкып ташларга, аның урынына тимердән һәм пластмассадан эшләнгән яңаны корырга ният итте. Мин шунда идем, карышып карадым. Алай да үз фикеремә күндерә алмагач: «Әйдәгез, сатып алыйм», – дидем. Исләре китте: «Нәрсәгә инде ул сиңа?» «Иртәгә күрерсез», – дип җавапладым. Сатмыйча, болай бирделәр.


Мәчеткә барып ниятемне Нәзир хәзрәт Кучуковка җиткердем. Ул берсүзсез хуплады. Бер көн эчендә аның аша иганәчеләр, цемент, тимер торбалар (агач баганаларны ныгытыр өчен) табылды, Каенавылдагы Мәсгут Имашев исемендәге мәктәп кадәр мәктәп укучыларын ярдәмгә җибәрде, трактор бирде. Укытучылар, директор үзе килде! Без, туган җирне җан кыйммәте күргән авылдашлар, иске капканы сүтеп алдык, өч көндә авыл башына күчереп, яңадан җыеп та куйдык!


Бу гамәлемнән дә, үземнән дә сәерсенүчеләр булды, әлбәттә, аның каруы, идея һаман яши, һаман үсә, чикләре һаман киңәя бара! Ничә авылның шундый ук эш башкару теләге белән янып йөргәнен беләм. Исеме дә исеме: «Бәхет капкасы» бит! Өйләнешкән парлар элек Ленин һәйкәле янына басып фотосурәткә төшсә, хәзер монда килеп рәсем алдырачак.
Капка – такталар җыелмасы гына түгел, ул – символ, ачкыч. Мәхәббәткә, куанычка, өметкә һәм... ышанычка да. Димәк, дошман эчкә үтеп керә алмаячак! Ә кунаклар өчен ишек мәңге ябылмас. Шуңа күрә үз капкаларымны ачык калдырдым мин...


– Ихтимал, сез һаман эзләнүдәдер. Тагын яңа ачышлар көтелмиме соң?


– Беләсезме, алманнар Беренче Бөтендөнья сугышында әсир эләккән татар гаскәриләренең тавышын (мәкальләр әйтүен, хикәятләр сөйләвен, җырлар җырлавын) гына алдырып калмыйча, аларның төрле-төрле уен коралларында уйнавын да яздырган. Шуларны да таптым әле мин Берлинда.


– Ул Татарстанга кайттымы?


– Юк. Моңа шәхси үпкәм дә комачау итте кебек. Берсендә Казанга кайтып җанымны бушаттым: «Күпме йөрдем, күпме рухи һәм матди байлыклар таптым, бер тапкыр булса да самолет билеты хакын түләгез әле? Һичьюгы, ике көнгә кунакханәдә бүлмә бирегез?» Финанс мөмкинлекләрем чиксез түгел бит. Бүгенге көнгә кадәр һәрбарчасын үз хисабыма эшли килдем.


– Коры энтузиазм белән әллә ни еракка китеп булмый лабаса...


– Нишлим соң? Ярдәм итәргә атлыгып тормыйлар. Булыр, булыр, бу эшләр программага кертелде, диләр дә... вәссәлам. Гаҗәп нәрсәләр бар инде. Ләкин зарланып әйтүем түгел. Факт буларак искәртәм генә. Мин үз эшемне беләм. Кулдан килгәнчә эшлим. Монда сүз шул, һичьюгы, юл чыгымнарын өлешчә каплау турында бара ала. «Архив таптым, акча бирегез!» – дип әйтергә... Аллам сакласын! Кабахәтлек, түбәнлек булыр иде бу.
Берәр кайчан мин аларның барысын да илгә кайтарырмын, билгеле. Ләкин бүген түгел. Бәлки, иртәгәдер? Хәзер Чернобыль турында документаль фильм төшерү белән мәшгульмен.


Моң


– Алманнарга килгәндә, дикъкатькә лаек: алар Беренче Бөтендөнья сугышында да татарлар белән кызыксынган, Икенчесендә дә... Мөнәсәбәтләре безгә карата җылырак булган, димме соң. Уңайрак, димме?..


– Алар тарихыбызны белә бит. Һәм гомер-гомергә белгән. Прагматикларча бик гади уйлаганнар: урыска каршы яу чапсак, татарлар безнең якка авышырга тиеш. Наполеон да шул фикерне алга сөргән. Сугыш башлаганчы монда үз кешеләрен җибәргән ул. Вазгыятьне өйрәнергә, тикшерергә. Уралга кадәр килгәннәр. «Урысларның аркасына пычак кадагыз!» – дип котырту өчен. Ләкин безнең халык аңа бармаган.


– Бу нилектән, сезнеңчә?


– Менталитет. Намус кушмый. Хәтәр-хәвеф килсә, барыбер үзебезнең ватанны (хакиме кем генә, нинди генә милләттән, диннән булса да!) саклаганбыз.


– Россиядә хәзер Бөек Ватан сугышы турында бик бәхәсле фикерләр яши. Ревизия ясау очраклары бихисап. Хәтта илкүләм мәгълүм затлар арасында да: «Гитлер өлгерлек күрсәтеп СССРга басып кермәсә, бераздан Сталин үзе Алманиягә басып керер иде» сыман инанулар да яшәми түгел. Милләтебез эченнән дә андый фаразлар ишетелгәли. Алманиядә коткаручы күреп, Шәфи Алмасларны каһарман югарылыгына күтәреп, Муса Җәлилләрне, киресенчә, империя әнчекләре түбәнлегенә төшереп, каралтып күрсәтергә тырышучылар очраштыргалый. Бу хакта сез, яңа Алманиядә гомер кичерүче татар кешесе, ни уйлыйсыз?


– Узган елгы Казан кино­фес­тивалендә мин «Җәвит һәм Вальтер» фильмы белән катнаштым. Ике әсир турында ул. Ике гомер. Ике язмыш. Берсе – Кызыл Армия солдаты, татар егете, Уфадан. Сугышны постта каршылый. Өч көн оборона тоталар. Аннары, камалышта калып, өч ел таш капчыкта ята. Шунда, Җәлилебез кебек, яшерен оешма эшчәнлегендә катнаша. Ничә тапкыр асарга, ничә тапкыр атарга хөкем ителә – ләкин, үлемгә үч итеп, барыбер исән кала. Биш мәртәбә кача. Икенчесе – вермахт солдаты, алман. Анысы монда, Магнитогорскида утыра. «Гомеремнең иң матур, рәхәт мизгелләре совет әсирлегендә узды», – дип бәян кылды. «Ничек алай?» – дип сорадым. «Әфисәрләр кыйнамады, кешечә мөнәсәбәт, шимбә саен мунча, чиста кием, якшәмбе – ял», – дип тезеп китте. Шулай яшәгәннәр. Кинода чиратлашып әсирлекләре турында сөйләде алар.
Менә шуны төшергәндә мин Икенче Бөтендөнья сугышына, анда кан койган гаскәриләргә, әсирләр газап чиккән лагерьларга бәйле бик күп документаль фактлар белән таныштым. Берлин янында урнашкан Заксенхаузен концлагерен күрдем. Бу гади лагерь гына булмаган, анда кешеләрне ничек үтерергә кирәклеген өйрәткәннәр, ягъни, тәҗрибә уртаклашканнар. Алманнарның ничә концлагерь оештыруын беләсезме?


– Белмим.


– Якынча?


– Якынча да белмим.


– Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча – җитмеш мең. Ә болай, ким дигәндә, ун мең. Аларның һәрберсендә меңләгән-меңләгән кешенең җанын кыйганнар! Шундый вәхшилекләр кылган халыктан рәхим-шәфкать көтәргә ярыймы соң?


Гомумән, тарих «әгәр дә» дип сөйләүне өнәми. Ничек булган – шулай булган. Илаһ тарафыннан шулай дөрес, шулай тиеш табылган, димәк.


– Ә Аурупада, тәгаен Алманиядә, бу сугыш турында үзгә фикерләр борын төртмиме? Без хаклы булганбыз, димиләрме?


– Юк. Анда мәктәптән башлап университетка кадәр үз хаталарын таныйлар, Гитлерның кеше кыяфәтле иблис булуын аңлаталар, рейх хакимиятен гаять ялгышкан дип исәплиләр һәм әлегәчә үкенү кичерәләр. Аларда Сигезенче май – азат ителү көне. Капитуляция көне түгел.


Алманнар – гаҗәпләнерлек халык. Аларны кемнәр генә тукмамады – Наполеон, «Антанта», совет гаскәрләре, союздашлар... Һәммәсе ничә килеп ничә тапкыр Алманиянең сыйрагын сындырып китмәде. Барыбер күз алдында аякка басалар! Рухлары сау чөнки. Рухлары нык. Халыкның рухы, моңы булырга тиеш. Татарның да моңы бар, шуңа күрә аны күпме изсәләр дә, кыйнасалар да, ул изелми, юкка чыкмый. Милләтебезнең барлык кыйтгаларга сибелгән уллары, кызлары да шушы моңнан мәхрүм түгел – ул кайда да безнең белән йөри. Моңы булган халык беркайчан да үлмәячәк.


Нәсүр абый Юрушбаев белән әңгә­мәбез бу урында өзелмәде әле. Озак сөйләштек без. Кирәген дә, бәлки, кирәкмәгәнен дә... Ләкин хәзер, әллә кайчангы очрашу вакыйгасын хәтердән барлап утырганда, шушы урында нокта куясы килеп китте: «Моңы булган халык беркайчан да үлмәячәк!»


Әңгәмәнең журналдагы исеме - Нәсүр Юрушбаев:«Тарих «әгәр дә» дип сөйләүне өнәми...»

Теги: Рүзәл Мөхәммәтша Яңалыклар Редакция хәбәрләре

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру