Зөлфәт «Әгәр»
Минме кичермәдем хыянәтне?
Тукта, ичмасам, дип, йөрәгем,
Тын Иделнең таң йокысын бозып,
Япа-ялгыз минме йөрмәдем?
Минме сыенмадым ялгыз талга,
«Бу ни булды инде?» – дигәндәй.
И балкыды гашыйк, ялгызак ай,
Өлешенә көмеш тигәндәй!
Күз алдымда торды толымнары,
Күзләремә баккан күзләре...
Алып китче, Идел, ераккарак
«Тик син генә...» – дигән сүзләрен!
Күз алдымда торды ак юрганга
Ак канаттай яткан куллары.
Әллә аңлап Идел, әллә инде
Аңламыйча авыр сулады.
...Минме кичермәдем хыянәтне
Яшьлекнең бер авыр кичендә?
Истә һаман ул кич... Яшьлек үтте,
Яшьлек белән үтте үчем дә.
Уйладыммы икән куллар диеп
Шундый назлы ике канатны...
Мәңге гафу итмәм дигән идем,
Гафу иттем... Чөнки яраттым.
Хыянәтне кичтем... Тик һәрвакыт
Шул карашны һаман эзләдем,
Ишетәсем килде кабат-кабат:
«Тик син генә...» – дигән сүзләрен.
Очрасачы гомер юлларымда,
Ераклардан йөгреп килсәче,
Иңнәремә пар канатын салып:
«Тик син генә... Тик син!» – дисәче!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА