Җыр белән атлыйбыз
Җәй көне картәти безне – мине, Сәлмән һәм Кәримә апаны Яңарус (Новотроицк) дигән рус авылына укырга-язарга өйрәнергә илтеп куйды. Без анда унбиш көн булдык. Укытучы безгә рус хәрефләрен укырга-язарга өйрәтте. Бик тиз өйрәндек. Укып кайткач, фатирның хуҗа хатыныннан өй эчендәге әйберләрнең атамаларын сорап, хәтердә калдырырга тырыштык. Безнең русча бар белүебез шул булды.
Картәти үз дәверендә, культуралы кеше буларак, газета-журналлар алдыра иде. Газетаның исеме – «Вакыт», журналныкы «Таң» иде кебек.
1917 елгы революциядән соң күп тә тормый, картәти үзе теләп муллалыгын ташлады.
Әтинең үскән авылы Агыйдел буенда, бик матур җирдә урнашкан булганлыктан, ул авылын бик сагынгандыр. Печәннәр, ашлыклар өлгергәнлеген белү өчен басуларга чыкканда мине дә үзе белән тарантаска утыртып алып чыга һәм мондый җыр җырлый иде:
«Аккош атасым килә,
Атсам, аласым килә.
Илегез ямьсез, суыгыз тәмсез,
Илемә кайтасым килә».
1917 елның сентябрендә әти мине укырга Уфага илтеп куйды. Анда Абызгильдин фамилияле мөфти карамагында кызлар мәдрәсәсе бар иде. Мине өченче сыйныфка алдылар. Укытучыбыз Рәсимә Акбирдина дигән яшь кенә апа. Ул өстенә ал кофта, кара итәк кигән, башына ак батист яулык бәйләгән килеш күз алдымда тора. Анда да уку, матур язу, хисап дәресләре бар иде. Нигәдер, башка фәннәр хәтеремдә калмаган. Дәрестән соң югары класслар челтәр бәйләү (тастымал башларына, простыняга куяр өчен), кәрестән (йон җебеннән) кофта бәйләү кебек кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Мин дә өйдә генә Мөхәррәмәдән (әтинең сеңлесенең кызы) тастымал башына челтәр, кесә сәгате өчен сәгать савыты кебек вак-төяк нәрсәләр бәйләргә өйрәндем.
Әкълимә апа да шул мәктәптә укыта иде. Мин Агыйдел яры буендагы Бельская дигән урамда, почмактан икенче йортта тордым. Хәмит ул вакытта Уфада, Әкълимә апаларда торып, рус мәктәбендә укый иде. Мин торган өйдән чыккач та Иделгә төшәр өчен агач баскыч эшләнгән.
Өй хуҗасы Әхмәт абый үзе урам яктагы өйдә тора һәм өенә терәп салган кечкенә кибетендә сату итә иде. Аларның аскы катында авылдан килеп извозчик булып эшләүче бер кеше гаиләсе белән яши. Аның Хәмидә исемле кызы минем классташым иде.
Язучы Гариф Ахунов һәм шагыйрь Илдар Юзеев
Шул йортның икенче башында минем хуҗа – Җәмилә апа яши. Әнисе, рус мәктәбендә укучы бер кызы, бер улы бар иде. Хуҗа Газиз абый кызыл гаскәрдә хезмәт итә иде.
Шәһәрне башлап кына күргәнгә, болай да юаш, куркаграк булганга, мин олы урамнарга һәрвакыт Хәмидә белән йөри идем. Менә Кәримовлар кибете. Аның башына «Борадәран Кәримовлар» (Братья Каримовы дигән сүз) дип гарәпчә язылып куелган. Ул ике катлы, анда төрле нәрсәләр сатыла, безнеңчә универмаг дияргә була.
Өстенә кара костюм, башына кара кәләпүш кигән приказчик абыйлардан кечкенә генә, матурлап эшләнгән кәгазь тартмалар сорап ала идек. Аларны балачак истәлеге итеп техникумны укып бетергәнче саклаган идем.
Шуңа каршы «Хөсәения» дигән китап кибетенә кереп, китап, дәфтәр, төрле каләмнәр алабыз. Дәфтәрләргә иптәшләрдән истәлекләр яздырабыз, үзебез ишеткән җырларны да язабыз.
Бер мәртәбә «Туманная картина» карадык. Эчтәлеген хәтерләмим. Толчок базарына барып курчак театрын карыйбыз. Ул урамда койма башына менеп утыра да таягы белән янымдагы кешеләрнең баш киемнәрен эләктереп ала. Исеме Петрушка була.
Русча белмәгәнлектән куркып, иң элек: «Мин русча белмим – я по-русски незнаю», – дигән сүзне өйрәндем. Урамда бер рус хатыны нәрсәдер әйтте. Мин: «Я по-русски незнаю», – дим, ә аның: «Әнә ич, беләсең!» – дигәнен аңлап торам.
Базарда чәчәк сатучы кытайларны карыйбыз. Кәгазьдән сырлап, төрләп ясаган чәчәкләрен өйгә дә алып кайткан идем.
Бу 1918 елның кышында Уфада булган хәлләр.
Тагын бер вакыйганы искә аласым килә. Аңа хәзер ярты гасырдан да узып киткәнгә, хәтерем таркалган, онытылган. Вакыйганың елын, кай вакытта булганын ачык кына әйтә алмыйм. Үземчә 1918 елның март ае булырга тиеш дип уйлыйм.
Башка бервакытта да эш кушмаган Җәмилә апа, беркөнне миңа Иделдән су алып менәргә кушты. Мин, су алып, баскычка менәргә юл аша чыгам дип торганда, борылышта атлы солдатлар чабып килгәнне күрдем. Күрү белән йөрәгем купты. Һәм мин бернәрсә дә белмим. Мин уянганда үзебезнең өй кырындагы почмак өйнең йорт уртасында ята идем. Буш бидерә, көянтәм янымда тора. Мин торып өйгә кайттым, Җәмилә апаның бик кайгырып, сөйләнеп йөргәне хәтердә калган. Шуннан йөгереп урамга чыктым. Сугыш, ату тавышлары юк. Күрше йорттагы яр башына пулеметлар корганнар. Без шуларны балалар белән карап йөрдек. Шул көннеме, икенчесендәме Җәмилә апаның ире Газиз абый кайтып, хатыны, балалары белән күрешеп кенә чыкканы истә калган.
Безнең мәдрәсәдә укулар да үзгәреп тора. Аклар кергәндә дин дәресләре укытыла. Кызыллар керсә, туктатыла. Мөфтинең хатыны Гайшә абыстай һәм аның янында карт Мәрьям абыстай, классларга кереп, дәрес барышын карап йөриләр иде.
Безнең күршедә сатучы Кәримовларның туганы яши иде. Аның Наҗия, Фоат исемле балалары янына хуҗаның кызы Нурдидә белән уйнарга керә идек. Аларның чын самавыры, чынаяк-тәлинкәләре, чын сыйлары белән чәйгә чакырышып уйный торган идек. Без, әдәпле кызлар булганга, әнисе безне бик ярата, һәрвакыт безнең кереп уйнавыбызны тели иде. Җәмилә апаның кызына күлмәк тегеп бирә идек.
1918 елны июнь аеның иң матур көннәренең берсендә безнең өйгә зур кайгы килә. Уйламаганда әти үлеп китә. Әни 33 яшендә кечкенә 5 бала белән ятим кала. Миңа – 12 яшь ярым, Әминәгә – 10, Гарәбигә – 4, Мөшфикага – 2, Зөфәр 4 айлык булып, бишектә ятып кала. Әтине зиратка озатканда, Әминә, үкереп елап, аның артыннан иярә. Мин картинәй кочаклаган килеш капка төбендә елап торам. Гарәбине хәтерләмим. Мөшфика карбаз өстендә йоклап кала. Әнинең ничек елаганын күрмәдем. Ул соңыннан еламады. Ул, нинди зур кайгысы булса да, күзеннән яшь чыгарып елый алмый иде. Бөтен кайгысын йөрәге белән кичерә. Ачы кайгы-хәсрәтен тышка чыгару өчен, Тукайның җырын: «Шунда тамсын күз яшенең иң ачы һәм татлысы», – дип ярсып-ярсып җырлый иде. Әнинең никадәре әрнегәнен, эченнән өзгәләнгәнен мин аңлый башлаган идем. Шулай җырлаганда бик ямансу була иде.
Менә шул сәгатьтән башлап минем бәхетле балачагым тәмамланды. Алда мине балачагымның икенче төрле язмышы көтә иде.
1918 елның сентябрендә, Хәмит, Сәлмән һәм мине утыртып, картәти Бирскига укырга илтеп куйды. Хәмитләрнең кайда укыганын әйтә алмыйм. Мине татар мәктәбенең 3 нче классына бирделәр. Анда төпле белем алырлык укулар булмады. Чөнки ул вакытта укытучылар җитешмәгәч, әле берсе, әле икенчесе алмашынып тора иде. Шуның аркасында укылмаган көннәр бик күп булды. Шул кышны каникулга Падлубка кайттым. Анда Байкыбаш волость хезмәткәрләреннән һәм кайбер укытучылардан төзелгән агитбригада белән, Гыйльми апа мине дә толыпка төреп, чанага утыртып алып барды. Башта волость үзәге Байкыбашта сәяси темага доклад сөйләгәннән соң, концерт бүлегендә шигырь сөйләү, җырлаулар булды. Мин «Ятимә кыз ана кабере янында» дигән җырны җырладым. Тагын берничә авылда булдык. Мин җырлаганда кешеләр күз яшьләрен сөртеп, елап утыралар иде. Сәфәребез тәмамлангач, шунда катнашкан хезмәткәрләр, бакыр, көмеш акчалар җыеп, миңа тоттырдылар. Ул акчалар бер сумга җиткәндерме – белмим.
1919 елның язындамы, җәендәме мине апалар Бирскидагы Вострецовская урамындагы татар-башкорт балалары өчен ачылган «4 коммуна» дип йөртелгән балалар йортына бирәләр.
Тәрбиячеләр иртән сәяси темаларга әңгәмәләр үткәрәләр, шигырьләр сөйләтәләр, җырлаталар һәм төрле уеннар уйнаталар. Кайсы көннәрне тегү мастерскоена тегү тегәргә өйрәтү өчен алып баралар. Орчык эрләргә оста кызлардан йон эрләтәләр. Кухняда дежур тору, бүлмәләрне чиратлап җыештыру, юу кебек эшләрне үзебез башкара идек. Безне бик яхшы ашаталар, бик матур киендерәләр. Урамга алып чыкканда малайларга да, кызларга да яшел күлмәк, башка кызыл түбәтәй, аякка шыгырдап торган күн ботинка бирәләр. Стройга икешәр рәт тезелеп, җыр белән атлыйбыз.
Текстны журналга Гөлнара Халморадова һәм Ләйсән Данилова әзерләде.
"Безнең мирас". - 2021. - №12. - 84-87 б.
____________________
Шагыйрь Илдар һәм галим Нил Юзеевларның әнисе Шәкүрә Юзееваның Башкортстандагы Ямады авылы музеенда сакланып калган истәлекләреннән өзекләр. Дәвамы. Башын монда укый аласыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА